|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
17.10.2018
Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!
12 октябрьдә Казанда «Призвание» («Омтылыш») II Бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Хафизов Артур Газинур улы «Җыр башкару» номинациясендә I дәрәҗә лауреат, Гайнуллин Булат Марсель улы һәм Әглиуллин Вагыйз Нурулла улы «уен-коралларында башкару» (гармун дуэты) номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Җиңүегез белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.




