События

10 ноябрь-полиция хезмәткәрләре көне 10.11.2015

10 ноябрь-полиция хезмәткәрләре көне

Бу көнне җәмәгать тәртибе сагында торучылар үзләренең авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен котлаулар һәм тәбрикләүләр алалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге хезмәткәрләре дә район мәдәният йортында 9 ноябрьдә үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Район башлыгы Илшат Нуриев тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.Илшат Габделфәрт улы полиция хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәтен җиткерде, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары теләде, аннары эчке эшләр органнарында аеруча яхшы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен полициянең бер төркем хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантаналы чарада катнашучылар хезмәт бурычын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тарих битләреннән:

Бәйрәм тарихы Россия тарихына барып тоташа. Петр1 (1715 елда) җәмәгать тәртибен саклау йөзеннән полиция хезмәтен төзи. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, полиция сүзе дәүләт белән идарә итү дигәнне аңлата. 1917 елгы революциядән соң ук, 10 ноябрьдә милиция төзелә, аңа да шушы ук функцияләр йөкләнә. Президент Указы белән 2011 елда полиция дигән исем кабат кайтарылды.

Чыганак: http://trkarcha.ru/10-noyabr-politsiya-hezm-tk-rl-re-k-ne


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение