События

Саклый белсәң тузмый ул 19.10.2018

Саклый белсәң тузмый ул

“Аю” ширкәте базасында 11 октябрьдә хуҗалыкларның баш инженерлары белән уздырылган семинар-киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Бездә техника елга ике ай, кайбер хуҗалыкларда гына күбрәк эшли. Техника эшләгәннән түгел, ә дөрес итеп сакларга куймаганнан туза”, – диде.

Соңгы елларда яңа техника алу мөмкинлеге дә чикле. Быел нибары 5 яңа трактор кайткан (Закирҗанов Р.М., Сафиуллин А.В. хуҗалыклары, “Ватан”, “Яңарыш” ширкәтләренә). Азык комбайннары – 2 (“Северный” ширкәте, Сафиуллин А.В. хуҗалыгы). Ашлык комбайннары – 3 (“Курса МТСы”, “Тукай” ширкәтләре, Абрамов хуҗалыгы). “Кырлай” ширкәте үзйөрешле ургыч, “Яңарыш”, “Игенче” ширкәтләре чәчү комплекслары алган. Шуның белән шул. Моннан тагын бер тапкыр булганының кадерен бел, дигән нәтиҗә ясап була.

Семинар-киңәшмәнең “Аю” ширкәтендә узуы да юкка түгел. Колхозларны  инвесторлар китереп талату, таркату хикмәтләренә эләкми калган хуҗалык бу. Дөрес, бертуган Сафиуллиннарны да инвестор дип әйтеп буладыр. Әмма алар биредә килмешәк түгел, ә шул җирлектә туып-үскән, туган җирне, аның халкын хөрмәт итүче, кадерен белүче ир-егетләр. Кайсы җитәкче бүген комбайнга утырып иген ура, суга? Сафиуллиннар кирәк булганда теләсә кайсы техникага утырып эшли һәм моңа берәү дә гаҗәпләнми. Белгечләре дә шундый. Ничә килсәң дә аларны эшчеләр янында очратасың, киемнәре белән дә аерылып тормыйлар, утырып йөргән машиналары да күзгә ташланып тормый.

Әле менә машина-трактор паркын карап йөрдек. Мәйданы да зур, техника белән дә тулы. Комбайннарны, ургычларын алып, сүтәсе әйберләрен сүтеп, өрдереп, юдырып, герметик урыннарын кар, су кермәслек итеп саклауга куйганнар. Һәр комбайнга нәрсә кирәклеген язып кабинага элеп куйганнар. Эшкә яңа кеше килсә дә аптырап йөрерлек түгел.

Азык комбайннары, тракторлар, янгын сүндерү машинасы, төрле агрегатлар, пресслар түбә астында, аерым бинада саклана. Запас частьлар складында исләребез китте: запас частьлар маркасы, номеры буенча аерым шүрлекләргә урнаштырылган һәм склад тулы! Заманында һәр колхозда шулай иде бу.

Искесен тапшырмыйча яңасын бирмиләр икән.

Авыл хуҗалыгы машиналары тезеп, майлап, тәгәрмәчләрен агартып күтәртеп саклауга куелган. График нигезендә төзәтергә кертәләр. Тырмалар, чәчкечләрне төзәтеп бетереп киләләр.

Гаражны төзекләндерү тәмамлану алдында, техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп аерым цехлар, җылы ял бүлмәсе булачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров, “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов алда торган мөһим бурычларны аңлаттылар.

Ильяс Фәттахов




http://arskmedia.ru/2018/10/19/saklyiy-belsa-tuzmyiy-ul/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение