События

Кышкарда халык театры эшли 19.10.2018

Кышкарда халык театры эшли

70 ләп хуҗалыклы гына авылда яшәсәләр дә, исемнәре бөтен республикага таныш аларның. Авылдагы мең мәшәкать арасыннан арынып мәдәни тормыш өчен янып-көеп, сәнгать дөньясында үрнәк булып иҗат итеп яткан көннәре. Заманында Кышкар данлыклы мәдрәсәсе белән татар дөньясына танылган булса, хәзер сәнгать җанлы авыл халкы оештырган “Нур” халык театры белән танылу алды.

Кышкарда театр дигән серле дөньяның тарихы үткән гасыр белән бәйле. Режиссеры Ләйсән Шәфигуллинаның бабайсы да, әтисенең апасы да заманында авылда спектакльләрдә уйнаган. Нәселнең театрга мәхәббәте Ләйсән ханымда да чагылыш таба. 1987 елның җәендә туган авылы клубында мөдир булып урнашуга, яшьләр белән спектакль куярга әзерләнә башлый һәм 1988 елның 8 март бәйрәменә куялар да. И, ул чакта… “Мин уйныйм, мин уйныйм”, — дип төп роль өчен үпкәләшкән чаклар да аз булмый. Аптырагач, рольләрне жирәбә салып бүлешәләр. Авылда яшьләр күп, яшь гаиләләрдә кечкенә балалар. Репетициягә чиратлашып йөриләр: беркөн кич хатыны килсә, икенче көнне ире килә, иптәше бала карап кала. И рәхәт чаклар булган! Елга ике спектакль кую язылмаган закон: берсе 8 мартка бүләк булса, икенчесе Октябрь бәйрәменә. Әле шул ара эчендә балалар, яшүсмерләр белән өйрәнеп, авыл халкына яңа спектакльләр тәкъдим ителә. Һәммәсенең режиссеры Ләйсән Шәфигуллина. “31 ел эчендә исемнәрен әйтеп тә, санап та, язып та бетерә торган түгел уйнаучыларның. Һәр буын кешесе белән уртак тел табып, аңлашып эшләдек, — ди ул авылдашларына рәхмәтен җиткереп. — Тик хәзер авыл өлкәнәеп бара, спектакльдә уйнарга кеше аз, яңа спектакльләр чыгару өчен студентларны зарыгып көтеп алабыз. Аларның да буш вакыты сирәк”.

Әнә шул өч дистә ел эчендә кышкарлылар тарафыннан сәхнәдә 40тан артык спектакль куела. Бу әле санап барганнары гына. Ә саналмаганнары, концертларга, төрле чараларга әзерләнгән өзекләр күпме! Һәр яңа спектакль Кышкар халкы өчен генә түгел, күрше-тирә авыллар өчен дә бәйрәм. Карарга килгән тамашачы белән ул көнне клуб шыгрым тула.

Узган елның декабрь ае театр тарихына зур вакыйга белән кереп калды — “Нур”га халык театры исеме бирелде. Жюри рәисе Гафур Каюмов (урыны җәннәттә булсын) коллективка: “Үзешчән түгел, зур сәхнәләрдә уйнарлык артистлар сез”, — дип хезмәтләрен югары бәяли.   Бу бәя, дәрәҗә, әлбәттә, иҗади биеклекләргә әйди һәм нурлыларга канат куя. Быел Өлкәннәр декадасын ябу уңаеннан оештырылган көнгә алар Фәүзия Бәйрәмованың “Сандугачның балалары” спектаклен алып килде. Авыл сәхнәсендә уйнап өйрәнгән артистларга район Мәдәният йортының тулы залы алдында чыгыш ясау имтихан кебек булса да, сынатмадылар, имтиханны уңышлы тапшырдылар. Авыл үзешчәннәренең зур сәхнәгә чыгып уйнавы үзе батырлык ул. Авыл халкы риясыз бит, артистларның уйнавын шулкадәр чын итеп кабул итәләр, тискәре рольләр уйнаучыларны урамда күрсәләр дә орышып китүчеләр була икән.

– Уң кулларым берничә, — дип санап китә Ләйсән ханым, — китапханәче Гөлнара Ибраһимова, укытучы Эльмира Исламова, сәнгать җитәкчесе Эльмира Зарипова, үзе артист, үзе таксист, сәхнә ветераны Фарух абый Хәйретдинов, авылыбыз кияве, 15 ел спектакльдә уйнаучы Радик Хәйретдинов, аның дәвамчысы, улы Ранил Хәйретдинов, авылыбызның “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы…

Репертуардагы иң уңышлы дип күңелендә калган спектакльләре күп түгел Ләйсән ханымның. Оештыручы, режиссер күзлегеннән карый шул ул. Аеруча истә калганы — Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм”е. Истә калмыйча! Пьесасын Казанга авторга барып, әле китапта басылганчы ук кулъязма рәвешендә алып кайтып, шул спектакль белән трактор арбасында Әтнә районы авылларына кадәр барды бит алар! Аннан,  колхозның терлекче, механизатор, комсомолларны җыеп Казанга театрга алып барулары һаман күңелләрендә кадерле истәлек булып саклана. Үзләре карап кайткан спектакльдән өзекләрне авыл халкына да куя торган була  яшьләр. Коллективның ветераннарын яшьлекләренә алып кайтырга ярата Ләйсән ханым. Берничә тапкыр инде 15-20 ел элек куелган спектакльләрне яңартып яшьләр белән чыгаралар да, премьерага элек уйнаган өлкәннәрне чакыралар, ахырдан чәй табыны артында китә истәлекләр барлашу, макташу, киңәшләр бирү…

Театр елы дип игълан ителәчәк киләсе елга алар инде бүгеннән әзерләнә, пьеса сайлыйлар, артистларны барлыйлар. “Халыкны тәрбияләүче спектакльләрне тамашачыга җиткерүне бурыч итеп алдык. Сәнгатьне яраткан авылдашларыма рәхмәт. Моннан соң да яуланган исемебезгә тугры калып эшли алсак, сынатмасак иде”, — ди режисссер.

Розалия Зиннәтова

  

http://arskmedia.ru/2018/10/19/kyishkarda-halyik-teatryi-eshli/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение