События

«Әдәби хәзинә» тапшыруының яңа чыгарылышы якташыбыз, драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана 22.10.2018

«Әдәби хәзинә» тапшыруының яңа чыгарылышы якташыбыз, драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана

«ТНВ-Яңа гасыр» каналының чираттагы “Әдәби хәзинә” тапшыруы танылган драматург Гафур Каюмов тормышы һәм  иҗатына багышланачак. Бу хакта “Татар-информ”га ТНВның Әдәби-музыкаль тапшырулар берләшмәсе мөхәррире Әлфирә Мәһдиева хәбәр итте.

Мөхәррирнең әйтүенчә, башта Гафур Каюмов үзе турында тапшыру әзерләү тәкъдиме белән ризалашмаган. «Халыкка әйтәсемне әйттем инде, башка сүзем юк», — дигән драматург. Тапшыруның мәктәп укучылары өчен булуын белгәч кенә ризалык биргән, әмма бу теләк драматург үзе исән чакта тормышка ашырылмый калган.

  • Драматург Гафур Каюмов, 2018 елның 26 июлендә Арча мәдәният йортының сәхнә артында тимер торбага егылып төшеп, алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды.

«Гафур Каюмов 9-10 сыйныфларда Яңа Кенәр мәктәбендә укыган булган. Тапшыруны да шул мәктәптә эшлисе килде аның. Гафур вафат булганнан соң, мин аның сүзләрен васыяте кебегрәк кабул иттем һәм уй-фикерләремне Яңа Кенәр мәктәбе коллективына җиткердем», — диде Әлфирә Мәһдиева.

Тәкъдимне шунда ук Арча хакимияте җитәкчеләре дә күтәреп алган. “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә Гафур Каюмовка багышланган күргәзмә дә әзерләнгән. «Якташларының кадер-хөрмәтен үзе исән чакта ук тоеп яшәгән шәхес ул», — диде мөхәррир.

“Гафур яшәгән йорттан ерак түгел генә иске мәчет бинасы бар. Ул бервакыт клуб һәм мәктәп буларак та файдаланылган. Гафур бала чагында өлкәннәр өчен язылган спектакльләр куюларын, үзенең дә өлкәннәр ролендә уйнавын сөйләгән иде. Танылган драматургның сәнгать юлы бәлки шушыннан башлангандыр да», — дип сөйләде Әлфирә Мәһдиева.

«Әдәби хәзинә» тапшыруының чираттагы чыгарылышы 27 октябрьдә 14.30 сәгатьтә «ТНВ-Яңа гасыр» телевизион каналында күрсәтеләчәк.  Тапшыруның режиссеры — Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррире Әлфирә Мәһдиева, операторы — Александр Вольнов.

  • Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында музыкаль хезмәткәр булып эшләде.

«Татар-информ», Сания Әхмәтҗанова.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/21/173809/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение