События

Ашытбашта шашка турниры узды 23.10.2018

Ашытбашта шашка турниры узды

Узган атнада Ашытбаш мәктәбе 100дән артык укучы һәм укытучыдан торган 13 команданы шашка ярышына җыйды. “Интеллектуаль мәктәп” дип аталучы  республика күләмендәге турнирда катнашу өчен районыбыздан гына түгел, Әтнә, Балтач, Казан, Биектау районнарыннан килгәннәр.

Мондый турнир район тарихында беренче тапкыр уза һәм аның Ашытбаш мәктәбендә узуы гаҗәп түгел, чөнки биредә үз эшенә бирелгән, сәләтле яшьләрне дөньяга чыгару өчен бар күңелен биреп эшләүче шашка-шахмат буенча тренер, тренер буларак “Татавтодор” җәмгыятенең, “Ак барс холдинг” җәмгыятенең һәм укытучылар арасында Татарстан турниры чемпионы, күп тапкырлар Сабантуй батыры  Сөләйман Галиуллин эшли. Ел саен идеяләрен тормышка ашуын хуплаучылар, иганәчеләр (үзе дә шулар рәтендә) ярдәме белән район, республика күләмендә ярышлар оештыруны традициягә кертте инде тренер. Ә быелгы турнирның үзенчәлеге шунда — ул өч этаптан тора. Беренчесе менә бүген шашка ярышы булып узса, икенче этабы — шахмат ярышы ноябрьдә Яңа Кенәр мәктәбендә узачак һәм өченчесе дә шунда ук, шашка-шахмат турниры бергә булачак.

Ашытбаштагы турнирда егермегә якын Татарстан чемпионнары катнашты. Турнирның тагын бер үзенчәлеге — мәктәп командасында укучылар белән укытучылар бер командада уйнады, укытучылар шәкертләре алдында яшьтәшләре сыман калып, сәләтләрен күрсәтте. Шашка, шахмат уйнаучыларны “башлы” дияргә яратабыз. Әлеге төр уеннар чыннан да, фикерләү сәләтен үстерә, уйларга өйрәтә, алай гына да түгел, тырышлык, үҗәтлек, сабырлык кебек сыйфатларда да сыналасың.

Уйлау сәләтен арттыра, дигәннән, “Күптән түгел биология фәненнән укыдык, шахмат белән шашка гомерне озынайта икән”, — ди ярышта катнашучы Гүзәл Фәйзрахманова. Гүзәл әлеге уен серләренә башлангыч сыйныфта укыганда ук төшенә башлаган. “Бервакыт әтинең туганнарына кунакка барган идек. Шунда балаларның шашка уйнаганын күрдем. Бик ошады бу уен миңа. Кызыксынуымны күреп әти миңа да шашка алып кайтты, кичләрен бергәләп уйный башладык”, — дип сөйли ул. Бүгенге көндә Шушмабаш мәктәбенең 8 сыйныфында укый. Әтисе белән генә уйнау җитми, кыз Ашытбаш мәктәбендәге Сөләйман Галиуллин җитәкләгән түгәрәккә йөри башлый. Үзе артыннан энесе Рүзәлне дә ияртә. Гомумән, Фәйзрахмановлар спортчы гаилә. Гаилә башлыгы Ренат яшьлегендә чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәсә, әниләре Гөлназ йөзү буенча район чемпионы.  Бүгенге ярышларда Рүзәл Фәйзрахманов 5-7 сыйныфлар арасында 1 урынны яулады.

Катнашучылар арасында Европаның бронза призы иясе Чулпан Габделганиева да бар. Ул Балтачтан үзе өйрәткән балаларны алып килгән, команда составында үзе дә уйный.

Хөкемдарлар нык таләпчән, Казандагы олимпия резервы мәтәбенең Биектаудагы филиалында озак еллар тренер булып эшләүче, 20 еллар инде хөкемдар буларак ярышларда катнашучы Павел Иванов, Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин. Павел Иванов ярышларга әзерләнүдә Сөләйман Галиуллинның да киңәшчесе икән. “Без балаларны ярышларга әзерләп кенә калмыйбыз, мәктәптәге фәннәр белән һәм сәламәт тормыш рәвешенә бәйләп, әхлакый кысаларга таяныч та тәрбиялибез, илебезгә патриотлар әзерлибез”, — диләр.

Районыбызның сәләтле яшь шашка, шахматчылары турында горурланып сөйли Сөйләйман абый: “Пөшәңгәрнең ике укучы, бер укытучыдан торган башлангыч мәктәп командасы Носы командасын җиңүгә иреште. Алар Арча мәктәпләрен дә откан команда, бу мәктәп командасын районда иң яхшылар рәтендә дип саныйм. Шулай ук Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәпләре турында да уңай фикердә, — дип район мәктәпләренең оста шашкачыларын санап китә: — Пөшәңгәрдән Руслан Котдусов, Яңа Кырлайдан Алсу Шакирова, Ашытбаштан Рүзәл Фәйзрахаманов, Яңа Кырлайдан Фирүзә Минҗанова, Кәчедән Алмаз Мифтахов, Ашытбаштан Илфат Шәрипов. Алмаз белән Илфат гер, чаңгы спортында да алдынгылар рәтендә”.

Тагын бер укучыны аерып әйтте тренер. Шушмабаштан Айгөл Фәттахова. Укуда гел алдынгылыкны бирмәүче, олимпиадаларда призлы урыннар яулаучы, шашка-шахмат буенча район күләмендә 3 медаль иясе Айгөл дә спорт  сөюче гаиләдән. Башлангыч сыйныфтан уйный башлаган.

Сөләйман Галиуллин идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм иткән мәктәп коллективына, иганәче Айдар Закировка рәхмәтле. Киләчәккә планнары зур аның. 3 октябрьдә районның өлкәннәре арасында үзе оештырган турнир сыман ярышларны Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә һәм Арчадагы “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уздырырга ниятли.

Розалия Зиннәтова

“Интеллектуаль мәктәп” турниры җиңүчеләре:

1-4 сыйныфлар арасында:

Малайлар:

1 урын — Руслан Котдусов (Пөшәңгәр),

2 урын — Самат Гарифуллин (Норма, Балтач),

3 урын — Ислам Ситдыйков  (Яңа Кишет)

Кызлар:

1 урын —Анна Романова (Биектау),

2 урын — Дилә Хәбибуллина (Норма, Балтач),

3 урын — Алинә Низамова (Пөшәңгәр)

5-7 сыйныфлар арасында

Кызлар:

1 урын — Алсу Шакирова (Яңа Кырлай),

2 урын — Айгөл Фәттахова (Шушмабаш),

3 урын — Лина Гатауллина  (Норма, Балтач),

Малайлар:
1 урын — Рүзәл Фәйзрахманов (Ашытбаш)

2 урын —Наил Гайфуллин (Түбән Аты),

3 урын — Әмир Рамазанов (Норма, Балтач)

8-11 сыйныфлар арасында

Кызлар:

1 урын — Фирүзә Минҗанова (Яңа Кырлай),
2 урын — Алинә Сәлимҗанова (Ашытбаш),

3 урын — Айзирәк Хәлимова (Ашытбаш)

Яшүсмерләр:

1 урын — Алмаз Мифтахов (Кәче),

2 урын — Илфат Шәрипов (Ашытбаш),

3 урын — Рүзәл Әүхәдиев (Ашытбаш).

Укытучылар арасында

Хатын-кызлар:

1 урын — Чулпан Габделганиева (Балтач),

2 урын — Анастасия Галкина (Биектау),
3 урын — Гөлназ Котдусова (Пөшәңгәр)

Ир-егетләр:

1 урын — Сөләйман Галиуллин (Ашытбаш),

2 урын — Рәҗәп Вильданов (Шушмабаш),
3 урын — Бәкер Галиев (Носы).

Командалар арасында:

1 урын — Ашытбаш мәктәбе,

2 урын — Яңа Кырлай мәктәбе, 3 урын -Балтач һәм Пөшәңгәр белән Носы мәктәпләренең берләшкән командасы

     

http://arskmedia.ru/2018/10/22/ashyitbashta-shashka-turniryi-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение