События

Тукай Күпербашта кымыз эчкән 27.10.2018

Тукай Күпербашта кымыз эчкән

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1911–1912 елларда берничә тапкыр Күпербаш авылында булган. Билгеле булганча, Көтернәс авылы (хәзер ул Күпербашка кушылган) егете Әхмәтсафа Хәбибуллин Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибисаҗидәгә өйләнә. “Шәфкатьле апаем! Синең сабый вакытта һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсаң да онытмам. Әнием үлгәч, бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, бары син бар идең”, – дип яза бер хатында Г.Тукай.

Г.Тукай җизнәсенең Көтернәстәге туганнарында булмый калмагандыр. Аннан аның Югары Масра авылында яшәүче Фәйзә апасы (әтисенең бертуган апасы Бибифаизә Югары Масра мулласы Җәләлетдингә кияүгә чыга) янына туры юлдан – Күпербаш аркылы баруы бик ихтимал.

Үпкәсе авырудан газап чиккән Габдуллага Күпербашның таза хәлле кешесе Хәбибулла Дәүләтшинга барып кымыз эчәргә тәкъдим итәләр. Тукайга кымызны Хәбибулланың кызы Әминә чыгарып бирә. Бик чибәр кыз була ул, шагыйрьнең аңа күзе төшүе бик табигый. Ул аның кулын да сораган, әмма әтисе йортсыз-нисез кешегә бирергә теләмәгән.

http://arskmedia.ru/2018/10/24/tukay-k-perbashta-kyimyiz-echkan/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение