«Алма, алмам, алмакай!»

«Алма, алмам, алмакай!»

Кышкар авыл клубында китапханә белән берлектә “Алма, алмам, алмакай!” дип исемләнгән алма бәйрәме үткәрелгән. Кичәдә “Тупырдап алма коела…” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән. “Алмалы могҗизалар”, “Алмадан тәмлүшкәләр” бәйгесенә килгән эшләрдән дә күргәзмә ясап куелган. Тамашачылар белән “Мәкальне дәвам ит”, “Күршеңне макта” уеннары оештырылган, алма турында җырлар, шигырьләр искә төшерелгән, алмадан как ясау буенча осталык классы күрсәтелгән. Шулай ук бәйрәм барышында алманың файдасы турында да сүз булган, аны үстерү, алмадан ризыклар пешерү серләре дә ачылган. Бу көнне бәйрәмдә катнашкан һәр кеше кып-кызыл алмалар һәм алмадан пешерелгән пироглар белән сыйланган.




http://arskmedia.ru/2018/10/25/alma-almam-almakay/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша.jpg