События

Арчаның 1 мәктәбе һәрвакыттагыча шаккатыра! 26.10.2018

Арчаның 1 мәктәбе һәрвакыттагыча шаккатыра!

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбенең 3 сыйныф укучылары төрле һөнәрләр буенча күргәзмә оештырдылар. Башта әти—әниләр җыелышында җыелып сөйләшү булды. Нинди һөнәрләр буенча күргәзмә оештырабыз дип. Һөнәрләрне читтән алмадылар. Әти-әниләр арасында төрле һөнәр ияләре бар бит! Рәсемдә «Агроном» һөнәре күргәзмәсе — 3 А сыйныф.Мәсәлән, 3 А сыйныфы (укытучылары Альбина Гайнетдинова) агроном һәм журналист һөнәрләре буенча күргәзмә ясарга булдылар. 3 Б сыйныфы (укытучылары Илсөя Вәлиева) «Флорист» һәм кул эшләре буенча «Остабикә», 3 В сыйныфы (укытучылары Гөлнара Гаранина) медицина белгече һәм тегүче һөнәрләре буенча күргәзмә оештырдылар. Кичен әти—әниләр белән берлектә күргәзмәләрне ясап куйдылар, иртән инде мәктәпкә килүгә икенче катта кызыклы күргәзмәләр каршы алды. Укытучылары бу һөнәрләр турында балаларга сөйләде. Балаларга бик кызык булды. Ә сез «Агроном» күргәзмәсен күрсәгез иде! Исегез китә! Бодай, арыш кына түгел, бөҗәкләргә кадәр бар иде анда! Ә күпереп пешкән ипие… Соңыннан балалар сыйланган. Агроном һөнәре аларның исендә мәңгегә калачак. Һәр эшкә иҗади якын килү кирәк шул! Булган әйберне тезеп кую гына түгел бу! Баланың хәтерендә дә калырга тиеш! Ә «Җурналист» һөнәре күргәзмәсендә хәтта  «Фотоаппарат объективында 3 А класс» дигән фотолар тупланган зур сурәт тә бар иде! Һәм тагын журналист һөнәре белән бәйле кызыклы сүрәтләрне күрсәгез иде сез, эчең катып көләсең! Берсен генә әйтәм: җан-фәрманга хәлдән таеп спортчы финишка йөгереп килә. Аннан да катырак җурналист фотоаппарат белән «Елмай, елмай инде!» дия-дия чаба. Журналист һөнәре менә шушы инде ул! Җурналист һөнәрен, мөгаен, балалар крокодил, эт, мәче, сарык уенчыклары белән дә истә калдыргандыр. Аларның һәркайсының муенына язулы «плакатлар» асып куелган иде. Крокодилга «Без шундый үткен тешле дә була беләбез», эткә — «Без тугрылыклы һәм кыюлар», мәчегә — «Без өйне дә яратабыз һәм кыргыйлар да», сарыкка — «Без үҗәтләр» дигән плакатлар эленгән иде.

«Доктор» күргәзмәсендә манекенга кидертелеп куелган ап-ак киемнәргә кадәр бар иде. Шприцлар, мамык, бинт тагын күп төрле медицина приборлары укучылар өчен кызыклы иде. Тегүче күргәзмәсендә тегү машинасын күреп тә хәйран калдылар. Төрледән төрле җепләр, тасмалар, киемнәр… Кызыксынып һәм кызыгып карарлык иде. «Флорист» һөнәренең исеме үк кызыксынырлык иде. Кем ул флорист? Чәчәк букетлары ясаучы икән ул! Мөгаен, бу күргәзмә иң матуры булгандыр. Ничек инде, чәчәкләр булсын да матур да булмасын ди ул?! «Остабикә» күргәзмәсе үзенә бер кызыклы. Аның серләр тулы чемоданы гына да ни тора?! Сез аларны фотолардан күрә аласыз.




http://arskmedia.ru/2018/10/26/archanyi-1-maktabe-arvakyittagyicha-shakkatyira/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение