События

Арчада 74 гаилә бер көндә фатирлы булды 01.11.2018

Арчада 74 гаилә бер көндә фатирлы булды

30 октябрьдә Арча шәһәренең Бакый Урманче урамында ике 22шәр фатирлы һәм бер 30 фатирлы йортларны тапшыру тантанасы булды. Яңа фатирларда нигездә социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк.

Яңа фатирларның ачкычларын район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов тапшырды.

– Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә шатлыклы вакыйга, – диде ул, –  Яңа, уңайлы фатирларда бәхетле гомер кичерергә язсын. Әлеге йортлар урнашкан бистә тагын да матурлана барачак,  биредә озакламый яңа балалар бакчасы ачылачак, яңа йортлар, башка биналар төзеләчәк.

Яңа Кенәр авылыннан 22 яшьлек Ришат Салихов ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга торак бирү программасы буенча бер бүлмәле фатир алды.

– Мин үземнең тору урыны булуга чиксез шат, – диде ул. – Әлегә опекуннарым – Нигъмәтҗановлар гаиләсендә яшим. Әтием Рәшиткә һәм әнием Люциягә ата-ана җылысы һәм мәхәббәте биргәннәре өчен зур рәхмәт! Алар минем яңа фатирда иң кадерле кунакларым!

Арчадан Ахуновлар гаиләсе социаль ипотека программасы буенча 88 квадрат метр мәйданлы өч бүлмәле фатир алды. Гаилә башлыгы Айнур Арчаның 2нче мәктәбендә директор урынбасары, тормыш иптәше Гөльяз районның үзәк даруханәсендә эшли. Алар ике малай – 6 яшьлек Данир һәм 2 яшьлек Әмирне тәрбияләп үстерәләр.

– Бездә бүген зур бәйрәм. Фатирыбыз чиста һәм якты,  иң мөһиме – иркен, балалар йөгереп рәхәтләнсен. Хәзер үк күченәбез, кеше фатирында яшәп болай да күпме акча түләргә туры килде. Хәзер түләсәк тә үзебезнеке өчен түләячәкбез, – ди Айнур Ахунов.

Әлеге йортларның инвесторы – төзүчесе ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Йортларның берсен (12 номерлысын) “Төзү материаллары комбинаты” ширкәте, икенчесен (14 номерлысын) “Шәһәр электр челтәрләре” ширкәте, өченчесен (16 номерлысын) “Энергосервис” ширкәте төзеде.

1995 елдан башлап ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тормышка ашыра торган программалар ярдәмендә 162 меңнән артык гаилә яңа фатирлар алды. 70 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча яңа фатирлы булды.

Ильяс Фәттахов



http://arskmedia.ru/2018/10/30/archada-74-gaila-ber-k-nda-fatirlyi-buldyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение