Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак
Әдәбият сөюче дуслар игътибарына! Ноябрь урталарында Арчада язучы Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамыр” әсәре буенча “Әдәби суд” узачак. “Идел” журналы оештырган әлеге чарада Казан арты төбәгенең шагыйрьләр, прозаиклары, әдәбият сөючеләр катнашыр дип көтелә.
Рабит Батулла җитәкчелегендә барачак “Әдәби суд” кысаларында “гаепләүчеләр” әсәрне тәнкыйтьләячәк, “яклаучылар” язучыны һәм аның иҗат җитмешен яклаячак, матбугатта бастыру-бастырмау турында фикер әйтәчәк.Сез дә әлеге әсәрне укып, үз фикерегезне яза аласыз. Шулай ук “Әдәби суд”та да катнаша аласыз. Төгәл урыны һәм вакыты хакында өстәмә хәбәр итәчәкбез.
http://matbugat.ru/news/?id=23757
Киселгән тамырлар
Зиннур Тимергалиев
Яшенле яңгырлары, чыдый алмаслык челләләре белән җәй дә үтеп китте.
Табигать тагын көзгә керде. Җәй айлары, билгеле, бик матур. Ул чәчкәгә күмелгән болын-тугайлар; кояш белән бергә күтәрелгән печәнчеләрнең чалгы тавышлары; мөгерәп-бәелдәп, урамнан узган көтү; күрше-тирә хатыннары белән хәл-әхвәл сорашу; җиләге-җимеше дигәндәй; бал кортлары безелдәве; аллы-гөлле күбәләкләр дисеңме?! Һай, чын тормыш белән яши табигать җәй айларында. Ә авылда бигрәк тә. Бакча эшләре, кырдагы печән өсте, аннары уракка чыгалар. Кемдер, көзгә кергәнче, малайны башка чыгарам дип,йорт күтәрә; кемдер мунча, абзар җиткерә. Иртүк урамнан узып киткән көтү тавышын балта, чүкеч, ышкы тавышлары алыштыра. Аңа чалгы кайраган тавыш кушыла, әтәч-тавык, чебеш, каз-үрдәк тавышлары… Үзе бер авылның җанлы оркестры. Ничек дигән әле Тукай? “Монда цирк та шул, оркестр да шул”.
Узып бара инде андый вакытлар, хәзер сентябрь ае. Табигать кабат көзгә керде. Иң беренче булып, көз якынлашканын каеннар белдерә. Беренче каеннарның яфракларына сары иңә, каеннарга шомыртлар кушылып китә, аннары инде бар җиһан сарыга төренә башлый. Бар халык, бакчага ябырылып, бәрәңге ала. Бу инде соңгы эшләр, халык кышка әзерләнеп бетә. Көз үзенә күрә бер тынлыгы белән матур. Бәлки иртәдән кичкә кадәр өзлексез җәйге шау-шудан ялыгадыр халык. Көз айларында авыл халкы ничектер бер тынычланып, сабырланып кала. Табигать белән бергә яши авыл халкы. Яз белән уяна, җәй белән эшли, көз белән тынычлана, кышлар белән тынып кала.
Суфия апа акрын гына капка төбенә чыкты да ике бүкән өстенә кадаклап куйган такта өстенә барып утырды. Авылда мондый гади генә утыргычлар капка-йорт саен. Кичке сигез. Бу вакытта инде караңгы төшә, сентябрь бит, көннәр кыскара. Салкынча, ярый әле өстенә үзе белән бергә гомер иткән көртиен киеп чыккан иде. Борынга бәрәңге сабагы исе, яңа сөргән җир исе, көлгә тәгәрәткән бәрәңге исләре килеп керделәр. Ә-әә, тагын саргайган үлән исе һәм яңа чыгарган тирес исләре бар икән. Урамда беркем дә юк. Көне буе бәрәңге алып арыган халык. Шулчак Суфия апаның аягына йомшак кына кемдер килеп кагылды. «Мияу!» Актүш икән, Суфия апаның мәчесе. Үзе чем-кара булса да, түшендә ак тамгасы бар, шуңа исемен дә “Актүш” дип куштылар. Актүш карт инде, ундүрт ел мәче Суфия апа белән шушы йортта гомер итә. Кемдер мәче баласын, каргалар күтәреп алып китсен дип, чүплеккә чыгарып ыргыткан булган. Җансызлар диген инде. Әйе, шушындый көз айлары иде. Сәкинә апаның өченче малае белән булачак килене мәче баласын, әнисен чакырып мияулаган тавышын ишетеп, эзләп тапканнар да күтәреп өйгә алып кайттылар. Суфия апаның карт мәчесе бар иде үзе. Бик курыкты Суфия апа Актүш өчен, кыерсыртыр инде мәче баласын карт мәче дип. Тик моңарчы хуҗалыкка бер мәчене дә аяк атлаттырмаган ата мәче кечкенә мәче баласын иснәп кенә карады да урынына барып ятты. Ә берәр атна узуга, каядыр китеп югалды. Мәче, якты дөньядан китәр вакыты җиткәч, хуҗаларын борчырга теләмичә чыгып китә икән. Карт ата мәче шул китәр вакыт җиткәнен сизенеп тимәгән дә инде Актүшкә. Әйтерсең, менә миңа да вакыт җитте, бу хуҗалык синең өстә кала инде, сакла барын да, күсе- тычканнарга үрчергә ирек бирмә, хуҗаларга чын күңелдән хезмәт ит, дигәндер. Менә шуннан бирле Актүш Суфия апа белән бергә яши. Хуҗалыкны күсе-тычканнар борчыганы булмады. Карт мәченең васыятен төгәл үтәп килде.
Актүш Суфия апаның алдына менеп утырды да, хуҗа хатын белән бергәләп, тирә-якка каранып утыра башлады. Аның башына яргаланып беткән, ләкин шулай да бик якын кул килеп кагылды да йон уңаена сыпыра башлады.
— «Мырау»!
— Нәрсә Актүш, күңелсезме сиңа да?
Хуҗа хатын утлары сүнгән йортка борылап карады. Йорт буш түгел. Анда диванга сузылып яткан Мөдәррис карт йоклый. Суфия апаның бергә гомер иткән ире Мөдәррис карт. Инде кырык ел бергә торалар. Алтмыш дүрт яшьлек Мөдәррис карт хәзерге вакытта ләх исерек булып йоклап ята.
Бергә тормыш башлап җибәргәндә, Мөдәррис дигән егет авылның Сабантуйлары батыры, кулыннан килмәгән бер генә дә эш юк иде. Балта эшеме, техника, тимер-томыр эшләре дисеңме – барсын да булдырды. Җиде яшеннән әтисез үскән Мөдәррис исемле егет алтын куллы һәм бик тә чибәр иде. Аракы белән дә мавыкканы булмады. Һай, күп кызларның күзе шушы оста куллы чибәр егеттә булды. Ә Мөдәррис сыер савучы булып эшләгән Суфия исемле кызны сайлады.
Ул вакытта Суфияларның мондый шыңгырдап торган хуҗалыклары юк иде әле. Ике терәү белән терәткән, ишелергә торган кечкенә генә йорт. Абзар дип аталган тавык кетәклеге, кара иске мунча һәм өйдә ажгырып торган Фатыйма каенанасы бар иде. 1907 нче елгы бу хатынны абыстай булса да, авыл халкы “Җенле Фатыйма” дип йөртте. Шулай да булгандыр ахыры. Өстенә бер көрти, башында юка җәйге яулык белән кыш чыга иде Фатыйма абыстай. Яланаяк карга басып тәһарәт алды. Авызын тутырып, итле аш ашады, өйдә итле аш пешермәгән көнне кара тавыш чыгарды гел. Унике чакрым ерактагы авылда кызы – Мөдәрриснең апасы яшәде. Фатыйма абыстай көнендә, җәяү барып, әйләнеп кайта иде кызыннан. Чынлап та, җеннәре йөрткәндер. Өстәвенә, урыс телен су эчкән кебек белә. Урысча укый-яза, татарча укый-яза, гарәпчә дә бик яхшы белде. Исәп-хисап эшләрен әйтеп тә торасы юк. Хәзерге вакыт булса, оныклары “ Компьютер әби” дип йөрткән булырлар иде үзен. Үз вакытлары өчен, бигрәк тә авыл хатыннарына хас булмаган гыйлемле хатын.
Яши башлагач, нигә шундый иске йорт икәне дә ачыкланды. Фатыйма абыстайның ата-анасы авылның иң бай укымышлы кешеләре булганнар икән. Әнисе дә шундый ук бик усал. Әзмәвер кебек ирләрне тотып тукмый торган олы гәүдәле хатын булган. Бар авыл кешесенең өннәрен алып куркытып торган. Өч кызын да Рәхимәбикә, мөгәллимәләр чакыртып, акчалар түләп, өендә укыткан. Дөньялар болгана башлагач, революция чыгып, патшаны төшергәннәр. “Бар байлык ярлыларга” дигән сүзләр чыга башлагач, Фатыйма абыстайның әти-әнисе бар мөлкәтләрен, җирләрен, ат, сыер, сарык көтүләрен, кибетләрен сатып, алтынга әйләндергәннәр дә яшереп куйганнар. Анннары ике катлы өйләренә ут төртеп яндырып, ярлы гаилә булып, шушы иске йортка күчкәннәр икән. Бигрәк тә башлы кеше булганнар инде. Бар байларны “кулаклар” дип алып киткәннәр, ә боларга авылда “иң ярлы гаилә” дип тимәгәннәр.
Һай, күрсәтте дә соң каенанасы килененә күрмәгәннәрен. Алдыннан сөт-майларны алып ыргытулар. “Бирән, алып килгән сыерың бар мәллә, ялкау, авыл шаксысы, пешерә белмисең, кер юа белми, хәерче тәре”, — дип тиргәүләр. Авыл байларының бөтен холкын белә алды шунда Суфия. Гарьләнеп елый иде яшь килен. Эшенә киткәндә дә, кайтканда да каенанасы кесәләрен актарды, янәсе берәр нәрсә кыстырмаган микән.
Түзде дә соң Суфия, ничекләр түзә алгандыр, үзе дә шакката. Мөдәррис белән яңа йорт тергезделәр, олы балага йөкле килеш бүрәнә ташу, иртүк торып фермага чыгып чабу, кайткач, ашарга пешерү, шуларга өстәп, хуҗалыкта мал-туар көтеп тора. Мөдәррис – механизатор — көне буе эштә, соң гына кайта, ул кайткач, йорт күтәрәләр, акча юк, алтын куллы Мөдәррис үзе эшләде барын да. Бер тамчы аракы да капмады ул вакытта. Суфияның мендәргә башы тиде микән, юк микән, 22 яшьлек яшь килен бит. Ничек итсәләр иттеләр, тик, авыл халкын шаккатырып, болын кадәр йорт салып куйдылар.
— Абау, Мөдәррис моның кадәр йорт нигә кирәк сиңа? – диде күрше Галәү карт. – Нәрсә тутырып бетерергә җыенасың син моның эченә?
Суфия белән Мөдәррис, шатлыкларын күрсәтеп, көлешеп куйдылыр. Иң өлкән бала Шамилне бала табу йортыннан яңа өйгә алып кайттылар. Шушы яртылаш буш, болын кебек йортта кечкенә Шамилнең разбуй салган тавышы яңгырады.
Әле эшләре ай-һай күп иде шул. Сарай кирәк, яңа мунча, капка-койма, каралты-кураны яңадан торгызасы бар. Шамил – малай кеше, тамакка таза, гел ими сорап шар яра иде. Яшь ананың сөте тиз бетә, тамагы тиз ача. Суфия ныгытып ашарга тырышты. Моны күреп, күзәтеп торган каенана тагы килен алдындагы ризыкка килеп ябышты да тартып алды.
— Бирән, нәрсәгә дип шуның кадәр тыгынасың?
Моңарчы сабыр гына йөргән юаш киленнең бала хакына бар сабырлыгы юкка чыкты шунда. Суфия каенанасы каршына килеп басты да, Фатыйма абыстайны, ике кулыннан тотып, мич арасына ыргытты. Күзләре дүрт булды шунда җенле Фатыйманың. Ничек инде ул алай, йолкыш, хәерче килене Фатыйма кадәр Фатыймага кул күтәрде.
— Аһ син шакшы, хәерче тәресе шулаймы әле?
Каенанасы, мич арасындагы уклауны кулына алып, килене өстенә сикерде.
— Бәреп үтерәм мин сине хәзер.
Суфия, тыныч кына калып, уклауны бер кулы белән тотып алды аннары каенасының бер кулыннан тотып, бусага аркылы болдырга олактырды:
— Син тәмуг кисәве, Убырлы карчык, – диде Суфия, — син мин салган йортта торасың, шуны башыңа киртләп куй. Тагын зәхмәтләреңне чыгарасың икән, йортка да кертмим мин сине. Әнә кызыңа барып торырсың, аңладыңмы!
Фатыйма җиңелүен, бөтен власть килене кулына төшкәнен аңлап алды, ишек алдындагы чирәмгә сузылып ятып гарләнүеннән эт кебек уларга тотынды. Улы Мөдәррис кайтканчы, чирәмдә тәгәрәп, улады ул шулай.
Урамнан авыл халкы, күрше-тирә узып киткәләде. Моңарчы Мөдәррисләр хуҗалыгында көн саен яңгырап торган Фатыйма абыстайның ажырган тавышы алар өчен гадәти хәл булып килде. Ә менә чирәм өстендә тәгәрәп улап яткан җенле Фатыйманы күрү – бу авыл халкы өчен сенсация. Телевидение һәм радио җиткергән яңалыклар чүп кенә, бүген Мөдәррисләр ишегалдында барган үзгәрешләр – чып-чынлап искитәрлек яңалык. Билгеле инде, авылның хәбәрчеләре бу яңалыкны бик тиз эләктереп алдылар, өйдән – өйгә йөреп, бар авыл халкына, җиткереп тә өлгерделәр. Хәбәр арыш басуында комбайн белән урак урып йөргән Мөдәррискә дә бик тиз барып җитте.
Мотоциклына атланып, колхоз бригадиры — Мөдәрриснең классташы — Рәсүл килеп чыкты комбайн каршына.
— Кордый! Анда синең хатын белән Фатыйма апа дөнья бүләләр, малай кайт давай өеңә, эшләр хәтәр синең. Комбайныңны үзем кайтарып куярмын, син әнә минем матайны ал да сыптыр өеңә.
Мөдәррис хатыны белән анасының килешмәгәннәрен бик яхшы белә иде, билгеле. Яратмады анасы киленен. Тик шулай да әни кешегә артык каршы да килеп бетеп булмый.
Мөдәрриснең әтисе авылга иң беренче машина алып кайткан кеше. Сабыр холыклы, беркайчан аның Фатыйма абыстайга каршы әйткәне булмаган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә Шакир абый һәм юкка да чыга. Бары тик 1946 нчы елның октябрь аенда гына кайтып егыла туган туфрагына. Сугышның беренче бәрелеше вакытында ук пленга төшкән. Дүрт ел буе фашизмның бөтен кабахәтлегенә шаһит булган. Унлаган концлагерьларны, меңләгән әҗәлләрне җинеп чыга шушы сабыр холыклы авыл егете. Биш мәртәбә пленнан качарга тырыша.
— Төн уртасында бөтен лагерьны аякка бастырдылар немецлар, — дип сөйләгән Шакир абый авылдашларына.
— Барыбызны да, кыйный-кыйный, брезент япкан машиналарга төяргә тотындылар. Бик каты ашыктылар. Мин утырган машина, язмыш рәхмәтедер инде, әсирләр төягән колоннаның иң артына туры килде. Минем белән бергә барган бер иптәшемнең кесәсендә пыяла кисәге бар икән. Шуның белән калын брезенты кисеп, тышка карадык. Арттан килгән конвой мотоциклы бераз арттарак калган икән. Мин, Ходайдан ярдәм сорап, бисмилла әйттем дә машинадан барган шәпкә тышка сикердем. Минем арттан башка әсирләр дә сикерделәр. Арттан пулемёт тавышы ишетелде. Бик каты чаптык инде. Аннары еракка киткәч барлаштык. Машинада утызлап әсир идек, барыбыз да сикергән. Тик менә иң алдан сикергән җиде генә әсир исән калганбыз. Безне күреп ата башлаган пулемёт пулялары безнең арттан сикергән әсирләгә эләккән. Алар тәннәре белән безне каплаган булып чыга инде.
Алар караңгыда качып торалар һәм таң алдыннан Америка танклары каршына килеп чыгалар. Дүрт ел буе әсир булган авыл егете шулай итеп мең дә беренче үлемннән исән кала. Соңыннан билгеле була: фашистлар ул лагерьдагы бар әсирләрне, карьерга алып барып, атып үтергән булалар. Аларга бик яхшы итеп аңлатырга тырышалар.
— Рәсәйгә кайтсагыз, сезгә көн булмаячак. “Сатлык җаннар” дип хөкем итәчәкләр сезне, – ди аларга Америка сержанты тәрҗемәче аркылы. — Әйдәгез Америкага, анда сезгә берәү дә тимәс, яңа тормыш башларга ярдәм итәрбез.
— Анда калучылар да булды, — дип сөйләгән Шакир абый.
Тик ничә еллар буе җирем-күгем дип җан асраган авыл егете туган иленә кайтырга була.
Бик дөресен әйткән аларга Америка сержанты. Совет Армиясе ягына чыгу белән, аларны НКВД солдатлары чорнап ала һәм тагын бер елга сузылган Сталин лагеры башлана. Атна саен сорау алулар. Сатлык җаннар, шпионнар һәм башка шуның кебек мыскыллаулар. Бу юлы немецлар түгел, ә инде совет офицерлары кыйный. Шулай итеп, Шакир абый дөньяның бар газабын үтеп, кара көздә туган туфрагына кайтып егыла. Анда да тынычлык юк, өч айга бер район НКВД сына чакыртып сорау алалар.
— Шакирымның аннан кайткан көнне бөтен тәне күгәреп беткән була, — дип елаган ул вакытта Фатыйма апа.
Менә шул газаплар эзсез калмый билгеле, таза авыл егетенең сәламәтлеге бөтенләй какшый. Сугыш бетеп, дүрт ел узуга, Шакир абый якты дөньяда бер рәхәт күрмичә китеп тә бара.
— Каян сатлык җан булсын ди ул Шакир?! — дип сөйлиләр иде авылдашлары аның турында.
— Аның белән бергә су кергәндә күреп тордык, җөйләнмәгән бер генә җире юк иде тәненең. Тимерчыбыклар белән кыйнап, ярып бетергәннәр немецлар. Ничек исән кайта алган – шаккатарлык. Егет чагында бик тә таза иде, шуңа исән кала алгандыр, диделәр.
Күпме булган икән, туган җирем дип, авыл капкасын керүгә, газиз туфракны кочаклап елаган һәм авырлыкларга түзә алмый якты дөньядан китеп барган Шакир абыйлар?! Мең генә түгел, йөзәр меңдер…
Фатыйма апа ике кечкенә баласы – улы һәм кызы белән тол кала. Кияүгә сорап киләләр аны, тик:
— Шакирымның рухын мыскыл итәсем килми, — дип кире бора ул яучыларны.
Ике баланы тәрбияләп аякка бастыру өчен, берүзе ун ирлек эшләр эшли. Районның иң алдынгы “колхозницасы” булып тора. Мактау такталарыннан фотосы бер дә төшми. Менә шул вакытларда инде аны “җенле Фатыйма” дип атап йөртә башлый авыл халкы.
Яшьли тол калып, берүзе бар дөнья йөген тарткан, ике баланы аякка бастырасы бар дип, бер караңгыдан икенчесенә кадәр баш күтәрми эшләгән Фатыйма апаның күңеле таш булып ката. Дөнья аны җәлләмәде, шуңа үч итеп, Фатыйма да берәүне дә жәлләмәде.
Мең газаплар белән аякка бастырган Мөдәррис улы киленнеке була алмый, бары тик әнисенеке генә булырга тиеш дип уйлады. Шуңа күрә киленен күралмас булды. Ничек инде Мөдәррис улы өчен тагын бер кадерле хатын-кыз булырга тиеш? Булмас ул алай, булмаячак та. Шуңа да инде Фатыйма, киленен улыннан аерып алырга теләп, Суфияга каршы сугыш башлады. Юаш килен түзмәс, йорттан чыгып китәр дип уйлады. Тик ул уйлаганча барып чыкмады. Ул уйлаганча “үшән килен”, каенанасын урамга чыгарып атты. Хәтта янады да әле, йортка кертмим, диде. Хурлык-хурлык, Фатыйма тәгәри-тәгәри улады ишегалдында. Капка төбендә мотоцикл килеп туктаган тавыш ишетелде. Бераздан, ишегалдына кабалана-кабалана, Мөдәррис улы килеп керде.
— Тагын нәрсә булды инде әни, нәрсә бүлешәсез, ә? Кайчан килешерсез икән, үтерәсез бит инде мине, – дип әнисенә ачынып эндәште улы.
— Үләм улым, соңгы көннәрем шушы инде, бәхил бул, – дип сөрән салды Фатыйма. – Ай Аллам, картлык көннәремдә килен кулыннан китәселәрем бар икән. Атаң Шакир исән булса ни дияр идеее…
Әнкәй тагын нишләдегез?
Мөдәрриснең каны кыза башлады.
Фатыйма килене каенанасы артыннан ишегалдына ыргыткан уклауга төртеп күрсәтте.
— Әнә хатының шушы уклау белән башымны сугып ярды. Бөтен миләрем чәчрәп чыкты. Аннары, типкәләп, ишегалдына чыгарып атты. Үлмәсәң, мин сине сәнәк белән кадап үтерәм, ди-и-и.
Мөдәррис әнисе белән хатыны килешә алмауларына болай да борчылып йөрде, тик эшләрнең болай бик зурга китәр дип уйламаган иде. Аяк киемннәрен дә салмыйча өйгә атылды Мөдәрис.
Суфия түр якта кечкенә Шамилне имезеп утыра иде бу вакытта. Каршына очынып килгән әзмәвер ирен күреп куырылып килде.
— Сссин, син, – Мөдәррис әйтәсе сүзен әйтә алмыйча торды. – Син нигә минем әнигә кул күтәрдең? Минем әни бит ул. Бар әйберләреңне җый да, баланы алып,моннан чыгып ычкын.
Мөдәррис шкафның ике ишеген шартлатып ачтып Суфияның киемнәрен идән уртасына ыргыта башлады.
— Миңа баланы тоттырып, кире әтиләргә кайтарып җибәрергә җыенасыңмыни? – диде тыныч кына Суфия. – Синең балаңны минем әти багып үстерергә тиешмени хәзер? Нәрсә, анаң белән икәүләшеп килеп, үзегезгә яңа өй салырга хезмәтче сорадыгызмыни минем әти-әнидән? Сиңа хатын кирәк түгел, хезмәтче кирәк идемени?
Мөдәррис сабыр хатыннан мондый сүзләр көтмәгән иде. “Шулай сабыр гына җыеныр да кайтып китәр атасы йортына”, — дип уйлады ул. Ә хатыны әнә кузгалмый да утыра. Алай гына түгел, сүзләре белән бәгырь итен турап-турап ала.
Суфия дәвам итте:
— Сез аналы-уллы икәүләшеп, мине ат урыннына эшләтеп, яңа өйдә торып каласы, ә мин кире атам-анам янына кайтып китәсе инде алайса? Ике аягымнның берсен дә атламыйм. Баланы син ясадын, үзең үстерерсең дә, минем әти түгел. Йортны икәү бергә күтәрдек, бергә торырбыз да. Ә анаңның нинди холыклы кеше икәнен үзең дә бик яхшы беләсең: “Женле Фатыйма”. Мин шушы йортта яшәячәкмен һәм анаңның бөтен кыланышларына түзеп яшәмәячекмен дә. Ошамаса, анаңны житәклә дә үзең чыгып кит өйдән. Мин яңа йортта бала тәрбияләргә кеше табармын. Закон минем якта, йортка Шамилнең дә хакы бар, ничек булса да яшәрбез. Тик менә син зәхмәт суккан анаң белән ничек яшәрсең, кайсы җүләре сезне йортка кертәр икән авылда.
Кызып-кызып ирлеген күрсәтергә тырышкан Мөдәррис шып итеп туктап калды. Аннары акрын гына идән уртасына таралып яткан Суфия киемнәре арасына чүгәләде. Дөресен сөйли бит хатыны. Фатыйма законы гына түгел, Совет законы да бар бит әле. Ул закон берсүзсез Суфия ягында, алай, монда эшләр башка якка борыла бит болайга китсә. Суфияны авыл советы да, иптәшләр суды да кыерсытырга ирек бирмәс. Анаңны җитәкләп, ал да, ял да белмичә салган йортыңан үзең чыгып китмәгәең Мөдәррис. Менә сиңа юаш Суфия, каршы дәшерлек урын да калдырмады иренә.
Шул вакыт йорт ишеге киң итеп ачылып китте.
—Ни хәлләрдә сез, әй? – ишектән авыл фельдшеры Рәхилә апа килеп керде, кечкенә Шамил янына килгән, —Ничек, зур булып үсәсезме?
Рәхилә апа олы яшьтә инде. Гомере буе авыл фельдшеры булып эшләде. Беркайчан да үзен аяганы булмады. Төннең кай вакытында ярдәм сорап ишеген какмасыннар, кая ярдәм сорап чакырмасыннар, үзенең төрле медицина җиһазларын, даруларын сумкасына тутырып, авыру янына чыгып йөгерде. Авылда грипп, су чәчәге, кызамык эпидемияләре килеп чыкканда, бөтенләй ял итмәде. Зур сумкасын асып, көн саен авылның барлык йортларын әйләнеп чыга. Ай-һай, аяклары ничек түзәдер. Грипп һәм башка эпидемик авырулар язга таба калкып чыга. Күз ачмаслык язгы буран димәде, барысының да, күреп, хәлләрен белде, көн саен бит. Мондый кешеләрне Ходайдан табиб диләр. Үз эшенә, авылдашларының сәламәтлегенә бик зур таләп белән карый апа. Гиппократ антына гомере буе тугры булды. Ул кайсы гына йортка килеп кермәсен, өй эче ничектер бер ягымлылык белән яктыра. Хәтта каты авыруларның да хәлләре җиңеләеп китә, бик каты арыган булса да, һәрбер йортка елмаеп килеп керә иде Рәхилә апа.
Тәмле теле, ягымлы елмаю белән үзенә җәлеп итә белде Рәхилә апа авыл халкын. Ярдәмчел, эшчән, тырыш табиб булуы белән хөрмәт казанды авылда.
—Авырмыйсызмы? – дип сорады өйдәгеләрдән фельдшер апа.
Авыл фельдшеры яше дә тулмаган балалы йортларны ике көнгә бер әйләнеп чыга. Яшь аналарга киңәшләрен бирә. Баланың үсешен, сәламәтлеген контрольдә тота. Бу юлы да кечкенә Шамил янына кереше иде. Ул, шулай ягымлы гына елмаеп, йорт эченә күз салды. Идән уртасы хатын-кыз киеме белән тулган. Мөдәррис белән Суфия икесе дә кызарышып чыкканар. Яшьләр талашып алганнар икән. Рәхилә апа, ишегалдында тәгәрәп яткан Фатыйма абыстайны күреп, йорт эчендә тыныч түгел икәнен чамалап керде.
— Ууу, сезнең монда эшләр зур икән, – диде фельдшер апа, яшьләргә карап. – Ярар, әйдә, була торган хәл. Килешерсез әле. Мин тагын ике көннән килеп чыгармын.
Ничек елмаеп кергән булса, шулай елмаеп чыгып та китте. Йорт эченә Рәхилә апа артыннан ниндидер бер ягымлы яктылык ягылып калды.
Фельдшер, ишегалдына чыгып, чирәмдә улап яткан карчык янына чүгәләде. — Фатыйма апа, нәрсә булды, нигә, башыңны тотып, көпә-көндез ишегалдында улап ятасың?
— Үләм, Рәхилә кызым! Киленем уклау белән башымны сугып ярды. Бөтен миләрем чәчрәп чыкты, зинһар бульнискә алып кит мине. Монда шул кабахәт киленнең кулыннан шаһит китәсем килми.
Кая, карыйк әле башыңны Фатыйма апа! — дип, карчыкның башына үрелде авыл фельдшеры.
Сакланып кына Фатыйма абыстайның башын карап чыккач, карчыкны тынычландырып, кабат эндәште:
— Юк, бернинди дә куркыныч күрмим мин Фатыйма апа, башың ярылмаган да, каны да чыкмаган. Менә маңгайдан аз гына өстәрәк шеш бар, куркыныч түгел, ике-өч көн эчендә бетәчәк.
Табиб буларак, Рәхилә апа яхшы психолог та була алды. Ул авылда киленнәре белән килешмәгән каенаналарның зарын көн дә ишетеп тора.
— Фатыйма абыстай, — дип ипләп кенә эндәште ул карчыкка, — болай сиңа ишегалдында үкереп яту бер дә килешми, җитмешне тутырып киләсең бит инде син. Аннары “Җенле Фатыйма”ның данын төшереп улап ятма.
Шул сүзләр җитә калды Фатыймага. Чынлап, “Җенле Фатыйма”ның даны төшә икән бит болай ятсаң. Көчсез Фатыйма түгел лә ул. Шуны аңышып алган карчык шып итеп улавыннан туктады да ялт итеп торып та утырды.
— Менә бит, акыллы кеше дә инде син Фатыйма абыстай, — дип, фельдшер аның аркасыннан кагып капкадан чыгып китте.
Йорт эчендә калган яшьләр тынычланып, ничектер бер-берсенә якынаеп киткән кебек булдылар. Мөдәррис акрын гына ачык шкаф каршына килеп басты. Бераз аптырап, бер идән уртасында аунап яткан хатын-кыз киеменә, бер шкафка карап торды да Суфияга эндәште.
— Әнисе, мин шкафка кая нәрсә куясын белмим, син үзең рәтлә инде, китер монда улымны, үзем карап торам.
Фатыйма ишегалдында, караңгы төшкәнче, килененең җыенып чыгып киткәнен көтеп утырды, исәбе артынан кычкырып калырга иде. Тик килене, әйберләрен күтәреп, ишектән килеп чыкмады. Тәненә суык үтә башлагач, каенана өйгә атлады. Түр якта сиртмә бала бишеге, анда Шамил оныгы йоклый, ә бишек янындагы караватта Мөдәррис улы белән килене бер-берсенең кочагына сыенган килеш йоклап яталар. Җен ачулары чыкты Фатыйманың.
— Кара син боларны, урамда туңып утырган аналарын өйгә дә чакырмадылар.
— Эң-г-гә, – бишектән кечкенә Шамил аваз салды.
Фатыйма акрын гына бишек янына килде.
Әбисен күрүгә, бала елмаеп, кулларын чәбәкләгәндәй итте.
— Г- ге …
Моңарчы баланы кулына да алып карамаган каенана сакланып кына оныгын кулына алды. Әби кешенең ничектер бик еракта эчкә яшеренгән аналык хисләре кымшанып куйды. Фатыйма акрын гына баланы күкрәгенә кысты.
— Гге –гэ –гэ.
— Нәрсә дисең улым, әббә дисеңме? – дип, назлы итеп балага эндәште Фатыйма. — Дөрес әйтәсең, мин синең әбиең шул, таныдыңмыни мине? Син минем оныгым, ә мин синең әбиең, шулай бит улым. У, кая монда эшләр синең, астың юешләнгән икән бит. Ай бу әнисен, шуны да белми, әйеме. Кая әле, коры чүпрәккә төрим әле улымны, аннары шешәдән тәмле итеп сөт эчәрбез. Анаң бик ябык шул синең, сөте җитми дә торгандыр.
Шушы минуттан соң Фатыйма абыстай усал каенанадан оныгы өчен үлеп торган әбигә әйләнде дә куйды.
Моңарчы беркемгә дә баш бирми яшәгән җенле Фатыйманы дүрт айлык оныгы аягы астына салды да куйды. Дөнья шулай шул, балаңның баласы балдан татлы, дип тиккә генә әйтмәгәннәрдер. Каршы тора алмады Фатыйма кечкенә Шамилгә. Оныгы, аның оныгы бит. Баланың чүпрәген алыштырып, сөт эчерткәч, әби кеше, оныгын беләгенә салып, шыпырт кына көйләп тибрәтә башлады:
—Әлли-бәлли бәү, йокла улым, йокласаң, тизрәк дәү үсәрсең .
— Ә-не-ге-гә.
— Юк, балам, болай гына әйтәм, син болай да зур малай инде.
Шулай итеп төн уртасында онык белән әби кеше серләштеләр. Тәрәзә аркылы ай нуры төшкән йортка тынычлык иңдерә торган ниндидер бер илаһи хәл тудырган кебек булды. Бу гаиләдә әти-әни дә, кечкенә Шамил дә, оныгы өчен җан атып торган әби кеше дә бар. Чын бәхет өчен башка берни дә кирәк түгел кечкенә Шамилгә. Ул, имезлек капкан килеш ,әбисенең култык астына борынын төртте дә йокыга талды.
Узган көннәргә кайта-кайта, Суфия шул көнне исенә төшергәли.
— Аллаһы Тәгалә үзе жибәргәндер сине ул көнне Рәхилә апа. Баланың ятим булып үсүен теләмәгәндер. Нинди изге күңелле кеше булгансыз сез. Шул вакытта Рәхилә апа син килеп кермәгән булсаң, нишләп кенә бетмәгән булыр идек без.
Суфия, намазлык өстенә утыра башлаган көннән бирле, бу изге хатынны догасыннан бер дә калдырмады.
Тормыш шулай акрын гына алга таба барды. Фатыйма апа килененә Шамилне тәрбияләргә булышты. Суфия хуҗалык-бакча эшләрен караганда, Шамил әбисе кулында калды. Бала тәрбияләгәндә аралашып, каенана белән килен дә якынаеп киттеләр. Каенана хәтта ашарга да әзерләде, чәен дә кайнатып куйды. Билгеле, “Җенле Фатыйма” холкы бөтенләй юкка чыкмады, аның ажгырып алган вакытлары да булгалады. Тик күрше-тирә хәзер Мөдәррисләр ишегалдында кычкырышкан тавышка караганда
— Суфия, әйдә, чәй кайнады, чәй эчеп чык, Шамил йоклап китте. Үземнең дә тамагым кипте инде!
— Ярый, әнкәй, бозауга сөтен эчертеп кенә бетерәм дә керәм, – дигән сүзләр күбрәк ишетелде.
Күрше-тирә моңа бик шатланды.
— Йортта тавыш чыгарып, мин баш, дип нишлисең инде, килен дә кеше баласы бит. Бик дөрес эшләде Фатыйма абыстай, алай ук җүләр кеше түгел лә ул. Менә Суфиясына бераз жиңеллек килде. Ул эшләрен бетергәнче, аш өлгертә Фатыйма апа, бала карый, бик яхшы. Шулай алга таба тату гына яши күрсеннәр инде, амин, – диделәр күршеләре.
Күрше-тирә шулай сөйләнә торды. Ә килен белән каенана, бала, тормыш мәшәкатьләре турында сөйләшә-сөйләшә, тәмләп чәй эчтеләр. Әнисе белән Суфияның килешеп яши башлауларына Мөдәррис тә бик шатланды.
Тормыш алга таба барды. Мал-туар абзары салып бетергәндә, йортта тагын сабый бала тавышы яңгырады. Суфия икенче улын Ниязны алып кайтты.
Авыр хезмәт, зур-зур бүрәнәләр күтәрү үзенекен итте. Җылы абзарның өске ниргәләрен күтәреп азапланалар иде Мөдәррис белән Суфия. Шулчак Суфияның кулыннан бүрәнә төшеп ките. Үзе урталай бөгелеп килде.
— Үләм, эчем… – Суфия, тора алмыйча, җирдә тәгәри башлады.
Мөдәррис хатынын йортка күтәреп кереп урынга салды аннары Рәхилә апаны эзләп чыгып йөгерде. Килене янында, ай-вай килеп, каенана калды.
Тиз килеп житте фельдшер апа.
— Суфияның корсагы төшкән, балага тулгак тота башлаган, тиз йөгер колхоз рәисенә. Машина кирәк, нәрсә карап торасың, тиз бул, дим мин сиңа.
Рәхилә апаның мондый усал булганын беркайчан да күргәне юк иде Мөдәрриснең. Ут капкандай, колхоз конторасына чыгып йөгерде. Колхоз рәисе Рөстәм абый – Рәхилә апаның тормыш иптәше иде.
— Бар, әнә минем УАЗ ик тик тора, шофёрга әйт тә чыгып чабыгыз районга, – диде.
Район белән авыл арасы 25 чакрым, хәзерге кебек асфальт юл түгел шул. Чокыр да чакыр. Барып җитә алмадылыр вакытында, шунда арткы урындыкта якты дөньяга килде бала. Кендек әбисе Рәхилә апа булды. Вакытында алда, җиде айлык булып туды Нияз. Шамил абыйсы белән яшь аралары яшьтә сигез ай гына.
Зәгыйфь, хәлсез булып туган баланың гомере киселмәсен өчен, район табиблары бөтен көчләрен куйдылар. Суфияны да тиз генә өенә кайтармадылар. Баланы пыяла инкубаторда бер ай яткырдылар. Нияз бик ябык иде. Сабый да якты дөньяга тотынып калу өчен бөтен көчен куйды, ахрысы. Акрынлап тернәкләнеп китте. Бала шыр сөяк кенә булса да,табиблар:
—Зыян юк Суфия сеңлем, рәтләнә ул, бала үз акылында, яхшылап карасагыз, менә дигән таза егет булачак әле, — диделәр.
Килене больницада ятканда, бөтен хуҗалык мәшәкате Фатыйма апа өстенә төште. Мөдәррис кояш баеганда гына кайта басудан. Ашарга өлгертәсе бар. Яңа абзар мал-туар белән тулды: кыш чыгасы үгезе, сыерын савасы бар, сарык-бәрәннәре бер көтү, тавыгы-чебеше, инде үсеп симереп беткән унбиш баш каз. Шуларга өстәп Шамил дә әбисе кулында. Зарланмады Фатыйма абыстай, аның баш бирмәс горур холкы өстен чыкты, өлгерде барсына да. Күршеләрдән ярдәм сорамады. Ашын да өлгертте, кош-кортын да карады, иртүк, Шамилне калын юрганга төреп, көтүен дә куды. Бераз йорт эшләрен карагач, оныгын арбага тартып, бәрәңге бакчасына да чыкты. Бәрәңге килен кайтканны көтеп ята алмый, вакытынды алырга кирәк, малай көне буе эштә, соң гына кайта, егерме сутыйлы бакчаны алып бетерергә кирәк бит, үзе казыды бәрәңгене, үзе чүпләде җитмешне тутырып килгән абыстай.
— Бу әнинең, чынлап ахры, җеннәре бар. Эштә, ат шикелле эшләп, эт урынына алҗып кайттым кичә. Әни, бакчадагы бәрәңгене казып, чүпләп, утызлап капчык әзерләп куйган. Эштән кайтып, төнге уникегә кадәр капчык ташыдым бакчадан, елыйсы килеп, күздән яшьләр чыкты. Әни бәрәңгене бакчада калдырырга кушмый, бар, каршы килеп кара син аңа, ишетерсең ишетмәгәнеңне. Җитмәсә, бәрәңгесе дә котырып уңган. Ташып бетергәч, өйгә кердем, чәй эчәрлек тә, малайны кулга алырлык та хәлем калмаган, ничек урынга егылган, шул килеш йоклап киткәнмен, — дип зарланды Мөдәррис хезмәттәшләренә.
Суфия, больницадан кайтышка, бәрәңге алынып беткән – бакча чиста иде инде. Шуларга өстәп, бәбәй туена дип, ике казны да суеп эшкәртеп куйды Фатыйма абыстай. Шамил оныгы әбисенең итәгенә ябышып йөрде көннәр буе. Баланың тамагы тук, өс-башы чиста булды.
Бу эшләрне авылдашлары исләре китеп күзәтеп тордылар. Җитмешне тутырып килгән абыстай ник бер тапкыр: “Я Аллам, хәлем китте”, — дисен.
— Фатыйма бер дә картая белми, кая безгә эштә аны куып җитү, көлкегә калырсың, шул булыр , – диделәр Фатыйма апаның чордашлары.
Теле бик әшәке булса да, хөрмәт иттеләр авылдашлары Фатыйма апаны. Менә шундый баш бирмәс тырыш булганы өчен. Зарлана белмәгәне өчен. Җитмәсә, авылның бердәнбер абыстае да бит әле. Коръән-Кәримне яттан белгән, дин эшләре белән яхшы таныш. Биш намазын калдырмый, уразасын да тота. Урамда әйбер сатып йөргән чегәннәрне урыс телендә шундый итеп очырып чыгара иде,тегеләр башка урамга аяк басмаслык булалар. Авыл хатыннарының, хәтта яшьләренең дә урысчалары бик чамалы. Ә Фатыйма апалары туган телендәге кебек сөйләшә рус телендә. Хөрмәт итәрлек, үзләренә үрнәк итеп куярлык сыйфатлары да җитәрлек булды Фатыйма абыстайның.
Сентябрь ахырларында Мөдәррис шул ук колхоз УАЗигы белән Суфия һәм нәни Ниязны бала тудыру йортыннан алып кайтты. Ябыккан киленен күрде дә каенана күзләренә яшьләр килде. “Ии, – дип уйлады ул, – бала йөге башта беләктә, аннары йөрәктә була шул”.
Кечкенә Шамил әнисеннән бераз ятсынып торды, аннары ашыгып йөгереп килде дә кочаклап алды Суфияны. Әнисе дә бик сагынган улын. Иелеп кочаклады да яшьле күзләре белән каенанасына карады.
— Рәхмәт, әни, – диде килене, – баланы карагансың, зур итеп үстереп куйгансың.
Моңарчы килене каенанасына беркайчан да «Әни» дигәне юк иде. “Әнеки” диеп дәште. Ә бүген «Әни» диде, үз әнисе кебек таныды бит. Фатыйма апа каушап китте киленнең бу үзгәрешенә. Тик шулай да сер бирмәде. Күзләрен читкә борды да:
— И кызым, (моңарчы бары тик килен яки Суфия гына иде) баланы карыйсы бармыни аны. Тамагы тук, өсте бөтен булса, борчымый ул.
Шул баланы итәгенә тагып, хуҗалыкта ирләр эшли алмаслык эшне эшләгән “Җенле Фатыйма” әйтте бу сүзләрне.
— Әйдә, баланы калын юрганга төргән килеш яткырма, эсселәнеп китәр тагын. Өй җылы, чишендер Ниязны.
Килен белән каенана икесе бергә баланы чүпрәкләреннән арындырырга керештеләр.
Моңарчы арттан сүзсез генә елмаеп басып торган аталарының Ниязга күзе төште. Юрганнарга төренгән баланың йөзен генә күргән иде больницада. Ә менә хәзер чүпрәкләргә салынган баланың тәне ачылды. Бала бик ябык һәм бик зәгыйфь. Тире дә сөяк кенә.
Мөдәрриснең тагын бер малай дип ерылган авызы ябылды.
— Син нәрсә алып кайттың? – дип дәште хатынына.
Суфия белән әнисе аптырап киттеләр, күтәрелеп, Мөдәррискә карадылар.
— Ничек инде нәрсә, безнең балабыз, икенче улыбыз – Нияз .
— Бала, бала шундый буламыни? Моның бер генә җирен дә кеше дип әйтеп булмый бит. Больницада күргән булсам, бу үләксәне шунда калдырып кайта идем.
Фатыйма улыннан мондый сүзләр ишеткәненә исләре китеп карады. Аның улы авызыннан чыгамы ул шундый сүзләр? Кара син моны, килененә булышып, оныгын карап, улындагы үзгәрешләрне күрми калган икән әнисе.
Кем ул Мөдәррис?
Менә дигән механизатор, балта остасы, өрлек кебек егет барын да булдыра. Нинди хуҗалык күтәрә, үз көче белән генә бит! Авыл халкы үзен гел мактап торуына ияләшкән икән аның улы. Мөдәррис уңган, Мөдәррис булган. Менә шулар аны күкнең иң биек ноктасына менгергән. Үзен бер илаһи зат итеп тоя башлаган. Ул булдыра барын да, аның сүзе генә сүз булырга тиеш, ул бик акыллы да, булдыклы да. Ай-һай, улы кешеләргә өстән аска таба карый башлаган. Имансызга әйләнгән түгелме соң аның улы? Үз баласы турында нинди сүзләр әйтерлек булган.
Мөдәрриснең баласы чирле булырга тиеш түгел икән. Нишләрсең икән улым, әгәр кешеләрдән курыкмасаң? Нарасый сабыйны кире илтеп бирер идең микән? Үзең нинди идең соң син? Фатыйма, очын очка ялгыйм дип, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәндә, икмәккә туймаган вакытыңда, ә? Әлеге кебек пәһлеван Мөдәрисме, я булмаса, шушы бала кебек шыр сөяк чебеш Мөдәррисме? Син, кем булганыңны онытып, бик өскә сикергәнсең икән. Хәзер иман кертәм мин сиңа, миһербансыз җан.
Фатыма абыстай, бала алдыннан күтәрелеп, улы каршына килеп басты. Анасының күзләреннән усал очкыннар очканын күреп, артка чикте имансыз бала. Бик яхшы белә ул, үз анасының шул очкыннары артыннан нинди давыл кубасын. Ул тагын бер адым артка чикте:
— Ярый, минем эшкә барасым бар, – дип, ишектән чыгып та китте Мөдәррис.
Әле курка иде анасыннан улы, әлегә курка иде.
Ә Суфия, яшьләренә буылып, бала янында тәгәрәп елады, аңа кечкенэ Шамил кушылды. Үзенең ир канаты дип йөргән кеше – миһербансыз, таш йөрәкле икән бит. Нигә әле генә күрде соң боларны Суфия, мәхәббәт күзләрне шуның кадәр томалаган микәнни яшь чакта?
Фатыйма йорт эчендәге бу үзгәрешне күзәтеп торды, исен җыеп, килененә эндәште.
—Ярар килен, елап эш чыкмас бу дөньяда. Елап эш чыгара алмаганга, «Җенле Фатыйма» булдым мин. Булды, тукта. Әнә Ниязны имез, аны аякка бастырырга кирәк.
Аннары олы оныгы янына чүгәләде.
— Кая әле, минем дәү улым нигә елый икән? — дип, Фатыйма кечкенә Шамилне кулына алды. — И-ии, абый кеше шулай елап тора димени инде? Әнә кечкенә энеңне кара, бер елап та карамый. Синнән алда дәү үсеп куяр әле.
Шулай булды шул, кечкенэ Нияз бик аз елады. Үсә төшкәч тә аңа башка балалар белән бергә витамин уколлар кададылар.
— Каян шулай сабырлыклар җыеп тудың икән улым?
Фатыйма икенче улын искә төшереп уфтанып куйды.
— Башка балалар акырып елыйлар иде, ә синең күзеңнән ник бер күз яше чыксын Рәхилә апа укол кадаганда.
Шушы якты дөньяга теше-тырнагы белән ябышып исән калган бала, инде елап эш чыкмас дигәндер, ахыры.
— Сабырларга өеп бирермен, дигән ди Ходай, тик кайсысын димәгән: бәхетнеме, әллә авырлыкларнымы?
Каенанасы белэн икәүләшеп тәрбия кыла торгач, тазарып китте бит бала. Өч яшендә түм-түгәрәк бала булды. Хәтта Шамил абыйсын да этеп ега иде. Тик Мөдәррис икенче улын барыбер яратмады, кулына алып сөймәде. Эштән кайткач, олы улы белән уйный иде, ә менә Ниязны якын китермәде. “Улым” дип эндәшмәде аңа.
— Әй, син, – дип кенә эндәште Ниязга, бар эндәшү шул иде.
Тормыш алга таба тәгәрәде, мунча, гараж күтәрәбез дип җыенганнар иде, бераз сабыр итәргә туры килде. Чөнки Суфия бик теләгән, Фатыйма абыстай бик күрәсе килгән бала дөньяга килде. Ноябрь айларының ахыры. Ак юрганнарга төренгән, шул юрганнарны матур лентага төреп, төп нигезгә Мөдәрриснең өченче баласын – Гөлсемне алып кайттылар. Һай, чыннан да, көтелгән бала иде шул Гөлсем. И шатланды да инде Фатыйма апа кыз балага.
— Кызым-кызым, – диеп кенә торды, баланың яныннан китмәде дисәң дә була. Билгеле, ул ике олы баланы да чит итмәде. Каян алай итсен инде, үз оныклары бит. Тик Гөлсемне күбрәк яратты шул.
Мөдәррис тә яратты кызын, үзе өчен кыз бала бик тә мәзәк шикелле күренде, малайлар бик шук, тиктормас булдылар. Әнә, әбиләре белән әниләре карап бетермәсәләр, ике малай минут эчендә пыран-заран китереп бетерәләр өй эчен. Фатыйма абыстай, сукрана-сукрана, көненә әллә ничә өй эчен тәртипкә китерә.
Ну шушы малай тәреләре, бер утырып ял итәргә ирек бирмиләр, ичмасам, берсе кыз булып тумады.
Шулай яратып, үз итеп сукрана иде ул.
Суфияның да дөньясы түгәрәкләнгән кебек булды. Менә бит кызым бар. Үсә төшкәч, әнисенә булышыр, дип шатланды әни кеше, бәхетле иде Суфия.
Яши торгач, әти-әниләрен озак көттерми генә (Гөлсемгә өч яшь тулып килгәндә) дүртенче бала – Алмаз да дөньяга килде. Инде бу вакытта каралты- кура эшләнеп беткән. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшлисе юк. Өйдәгеләр: “Я, Аллам!” — дип, җиңел сулап куйдылар. Балаларның олылары — Шамиле инде икенче класста укый, Нияз беренчегә керде, алар да, акрынлап, кул астына керә башладылар. Авыл баласының җилкәсенә бик иртә эш өелә шул.
— Тәк, – дип куя иде Мөдәррис кичен. Ул шулай иртәге көн өчен нәрәт бирә өйдәгеләргә.
— Шамил улым, сиңа иртәгә абзар тиресе чыгарасы, ә сиңа – Нязга эндәшүе- утын кертеп куясы, аннары икәүләшеп бидон белән колонкадан су ташыйсы.
Ике олы малай, мәктәптән кайтып керешкә, бусагадан кычкыралар:
— Әби, ашыйсы килә. – Суфия эштә була бу вакытта.
Әбиләре сиксәннең уртасында булса да, һаман шул Фатыйма булып кала килде. Аның инде, балалар кайтуына, ашы әзер булды һәрвакыт.
Балалар тамак ялгаганда, әтиләре кушып калдырган эшләрне исләренә төшерде.
— Атагыз тегесен эшләргә кушты, монысын эшләргә кушты.
Фатыйма, гомумән, авыл баласына теге яки бу эш авыр дип уйлый белмәде. Балаларга тик кенә урамда шар сугып йөрергә дә озак вакыт бирмәде. Балалар, кул астына керә башлау белән, хәтта ял көннәрендә дә озак итеп йокларга рөхсәт итмәде. Иртәнге җидедә йортта аның тавышы янгырады гел.
Булды җитте, торыгыз!
Бу әмер өйдәге бар балага да кагылды, хәтта яраткан оныгы Гөлсемгә дә.
Әби кеше үзе дә беркайчан да йокы симертә белмәде, оныкларына да озак итеп йоклап ятарга ирек бирмәде. Бала чагының тәмле йокыларын татый алмый үсте оныклары. Ә Фатыйма, билгеле, сүзен тыңлата белә иде. Балалар бик яхшы белеп үстеләр. Ничек итсәң ит, тик әбинең сүзен тыңла.
Тормышлар рәтләнеп, балалар кул астына кереп беткән вакытлар. Мөдәррис, эштән кайткач, диванда гына сузылып ята башлады .
Мин өй салдым, калганын сез карыйсы, — дип кенә жавап бирергә ияләнде ул.
Өйдәгеләрнең:
— Нигә хуҗалыкта бер эштә эшләмисең? — дигән сорауларына каршы.
Әйтерсең, аның белән бергә Суфия да юан-юан бүрәнәләр ташымаган. Әнисе бөтен пенсия акчаларын шушы йортка тыкмаган. Мөдәррис берүзе генә күтәргән икән бу хуҗалыкны.
Кыш көне механизаторларга эш юк диярлек колхозда. Мөдәррис, язга чаклы дип, контор миченә ягарга кочегар булып керде. Ул вакытта газ белән берәү дә якмый иде әле, утын да ташкүмер. Шуңа күрә мич сүрелмәсен дип карап торырга кочегар кирәк.
Контор янында гына авыл кибете, ул вакытларны олылар бик яхшы хәтерли. Кибет киштәләрендә искитәрлек әйберләр булмаса да, аракы шешәләре белән сыгылып тора иде киштәләр. Бәяләре арзан, телисең ящиклап, телисең, үзең савыт алып килеп, мичкәдән агызып сатып ал. Җан рәхәте, оҗмах инде исерекләр өчен. Ә исерекләр җитәрлек иде авылда.
Кичке алтылар тирәсе иде, кочегаркага бригадир Рәсүл килеп керде.
— У малай, синең җылы икән монда, – дип эндәште ул Мөдәррискә керә керешкә, – кая синен янда бераз җылынып чыгыйм әле, урамда суык алайса.
Бригадир, шулай сөйләнгәләп, җайлап, күмер өеме янына чүгәләде.
— Яшьти, ишәеп киттең әле син әй, каралты-кура да яхшы, йортың да менә дигән, малайлар белән бер кыз да алып кайттыгыз, каян өлгереп бетәсең барсына да?
Рәсүлгә алай азапланып тормыш башларга туры килмәде. Атасы әле дә исән, егерме баш бал корты тота. Аннары, Рәсүл үсеп җиткәнче, яңа йортын да күтәргән иде. Әзер тормыш дигәндәй. Ахрысы шуңа Рәсүл аракы белән бригадир булып йөри башлаган елны дуслашып китте. Кайсы йортка кермә, шунда стакан тутырып салып бирәләр. Алай иркенәеп эчә башларга атасы ирек бирмәсә дә, барыбер хәйран салмыш көннәре дә була иде.
— Әйе, будырабыз кордаш, – дип җавап кайтарды Мөдәррис, ул мактап торуларына ияләнеп беткән иде инде. Үзен бик күптәннән югары тота авылдашлары алдында.
— Минем әти юк бит, – дип Рәсүлгә төрттерде ул. – Йортны мин өйләнгәнче салып куярга. Үзем булдырдым барын да.
Рәсүл дә жавапсыз калмады.
— Шулай шул кордый, торырга өем булгач, корсаклы хатынга бүрәнә ташытып тормадым инде.
Битенә китереп суктылармыни Мөдәрриснең, хатыныннан, бүрәнә ташытып, җиде айлык бала таптырды бит ул. Ай иң сызлаган җиренә китереп сукты кордашы. Мөдәрриснең “мин-мин” дигән чуанының өстенә үк китереп басты.
Ул тизрәк сүзне икенчегә борырга ашыкты.
— Я, ни йомыш белән кердең монда?
— Әйттем бит, җылынырга дип, — диде Рәсүл кордашына, яхшы гына җавап кайтарганына күңеле булып. — Өйгә алып кайтсаң, әти яратмый. – Кесәсеннән бер яртыны тартып чыгарды. — Кая, стакан кебек нәрсә юкмы синең?
— Әнә калай кружка бар, мич янына куеп, чәй кайнатам шуның белән.
— Һе, чәй эчеп гомерең үтә синең. — Рәсүл кружка эчендәге чәй чүпләрен мич алдына бушатты, шешәне ачып, аракы салды. – Ярый, кордый, исәнлеккә. — Голт-голт итеп эчеп тә җибәрде.
Остарган инде бригадир. Пуф итеп тын алдып кул сыртын иснәп алды.
— “Җенле Фатыйма” җаныгызны алып тора сезнең, котыгыз очып тора. Шул тешләре коелып беткән карчыктан куркып яшисең.
Бу сүзләр тагын Мөдәрриснең мин-минлегенә тиде.
— Кем, минме куркам? Куркам хәзер, беләсең килсә, минем сүздән чыккан кеше юк анда.
Ярар булмаса, бик яхшы. Берәрне күтәреп куймыйсыңмы соң? — Рәсүл тешләрен ыржайтты. — Курыкма, мин, Фатыйма абыстай килеп чыкмасын дип, ишектән карап торырмын.
«Ну син хәсрәт кисәге, атасы артына ышыкланып иркә булып яши». Мөдәрриснең җен ачулары чыкты.
— Сал тутырып (хәзер эчеп күрсәтәм мин сиңа, янәсе).
— Малай, алай сразу кружканы тутырып эчкән малайларны әниләре бик каты орыша бит.
Рәсүл тагын тешләрен ыржайтты.
— Әйт инде, аракы жәл дип.
Юк, жәл түгел кордаш кешегә.
Бригадир аракыны кружкага тутырып салды да кордашына сузды.
— Әйдә кордый, безнең исәнлеккә.
Мөдәррис кружканы иреннәренә китереп голт-голт итеп эчеп тә җибәрде, берара исен җыя алмый торды ул, тик шулай да сер бирмәде. Кул сыртын иснәгәндәй итте, янәсе без дә аракы белән таныш. Рәсүл яшьтәшенең күзеннән атылып чыккан яшьләрне күреп карашын читкә борды. Ярар инде, кыланган бул.
Мөдәрриснең аракыга ияләнмәгән тәненә җылы йөгерде. Арыган тәннәр язылып китте. Рәхәт булып ките. Болай начар нәрсә түгел икән үзе, тикмәгә мужиклар әйдә арганыңны бетерер, дип тотмыйлар икән.
Ул көнне, Мөдәррис белән бергә ияреп, сасы аракы исе кайтты өйгә. Бу ят истән балалар да чиркандылар, якын килмәделәр аталалары янына. Фатыйма апа улы янына якын килде дә:
— Син нәрсә, эчтең мәллә? — дип, күзенә туры карап сорады.
Мөдәррискә хәмер кыюлык өстәгән.
— Эчсә нәрсә булган, синнән куркыр дип белдең мәллә?
— Я Аллам, гомер булмаган нәрсә, атаң, җәһәннәмнән исән кайтып, аракыга тотынмады.
Синнән куркып тотынмаган ул. Синең генә закон бит йортта.
— Мөдәррис нишлисең инде, сиксәнгә җитәргә күп калмаган әниең бит ул, – дип сүзгә кушылды Суфия. — Балаларны карап тора, без эштә чакта. Аның яшендәге әбиләрнең күбесен үзләрен карарга кирәк бит.
— Син нәрсә кысыласың, ә? — Мөдәррис йорт селкенерлек итеп үкерде. — Бер тартсам, хәзер җаныңны чыгарам бит. Мин эштән арып кайттым, сез, өстәл әзерләмичә, миңа акыл өйрәтеп торасыз.
Ул көнне башка тавыш чыкмады йортта. Шыпырт кына утырып ашадылар. Балалар да мыштым гына йөрделәр. Суфия гына, Мөдәрриснең авызыннан килгән сасы искә чыдый алмый, идәнгә урын җәеп ятты.
Шулай тагын өч көн узып китте, кичке якта авыл кибетенә күп ирләр эштән кайтышлый сугыла. Рәсүл дә авылны бер әйләнеп чыгып, колхозчыларга кайсысы кая иртәгесен эшлисен билгеләгәч, тагын бер ярты кыстырып килеп керде кочегаркага.
— Нихәл, кордаш? Эчеп кайткач, Фатыйма абыстай артыңны кычыткан белән ярмадымы? — дип, тагын тешләрен ыржайтты бригадир.
— Ярган диярләр, – дип җавап бирде Мөдәррис. — Минем сүздән чыккан кеше юк анда.
— Ярар алайса, синең сүзең сүз булгач, бик яхшы, чын мужик икәнсең, шулай булырга тиеш тә, молодец! — Ул аракы шешәсен куеныннан чыгарды. – Кая, теге кружкаңны алып бир әле.
Рәсүл кочегаркага кергәләп йөри башлады, кышкы суыкта авыл исерекләре кереп аракы эчәргә җылы урын бар икәнен бик тиз чамалап алдылар. Кибеттән аракы алып чыгуга, туп-туры кочегаркага килеп керделәр. Кергән берсе, шул калай кружкага аракы салып, Мөдәррискә сузды:
—Давай, малай, безнең хөрмәткә.
Мөдәррис көн саен салып кайта башлады өйгә. Ә колхоз акча биргән көнне бөтенләй ләх исерек булып кайтып егыла. Фатыйма абыстай улын орышып та карады.
— Син нишлисең улым, балаларны үстерергә кирәк бит, йорт эшләрен кара бераз. Суфия күпме елап кайтты эшеннән. Бөтен авыл ирләрен кочегаркада җыеп эчертеп ята ирең, дип авыл хатыннары талаганнар.
Бөтен акылын аракы белән томалаган Мөдәррис, җавап итеп, өйдә кара тавыш чыгарды, савыт-сабалар ватылды, анасы белән хатынына кул да күтәрде.
— Өй минеке, ошамаса чыгып ычкыныгыз өйдән.
Булды андый вакытлар да. Фатыйма абыстай оныклары белән күршеләрендә төн кунгалады. Суфия, курыкса да, исерек ире белән өйдә кала иде. Белеп булмый, тагын ниләр кыласын. Төн уртасында янгын да чыгаруы бар исерекнең. Ул исерек ир белән бергә төн куну куркыныч бер мәхшәр иде. Мөдәррис исерек булса ашамый да йокламый да, төне буе өй эчендә әллә ниләр сөйләнеп йөри.
Каенана белән килен кичкә пычак, балта, шырпы кебек нәрсәләрне яшереп куя башладылар. Балалар, кич җитүгә, аталары кайтканын калтыранып көттеләр.
Язга таба инде Мөдәррис хезмәт хакыннан бер тиен дә алып кайтмый башлады, бар акчасы кибеттә калды. Ул гына җитми иде әле әҗәтләрен капларга. Кибетчеләр Суфия кибеткә килеп керүгә:
— Мужигыңның шуның кадәр әҗәте бар, – дип, акча сорарга тотыналар.
— Бирмәгез иде әҗәткә, – дип жавап кайтарды аларга Суфия, – эчә белгән түли дә белер.
Моны кибетчеләр Мөдәррискә ишеттерделәр, өйдә тагын кара тавыш купты.
— Мин салган йортта хуҗа булырга җыендың мәллә, күрсәтермен мин сиңа кем хуҗа икәнен! – дип сугып җибәрде ул хатынына.
Июнь башлары иде. Суфия кабат малай алып кайтты. Кечкенә Булатны алып кайтканда, инде олы балалар хәйран гына буй тартканнар. Барысы да йорт эшенә ярарлык. Кызы Гөлсем дә өй эчендә хатын-кыз эшләрен башкарырлырк иде инде. Балалар, бакча китмәнләп, яшелчә утырттылар. Бәрәңгесен дә утыртылар. Яз көне эшләнә торган бар эшләрне эшләп бетерделәр. Бераз күңелен юату өчен, әбиләре дә, көрәк тотып, җир китмәнләгәндәй итте.
— Әби, ярар бар кер инде, үзебез эшлибез бит, — диеп карадылар оныклары.
Тик әбиләре аларны ишетмәмешкә салышты. Ә әтиләре бакчага чыгып та карамды, ләх исерек кайтып керә дә:
—Мин юк, бетте-китте, – дип, идән уртасына сузылып ятып йоклый.
Бераз балаларга булышырга кирәктер, дип башына да килмәде.
Ә менә малай туганны яхшылап юа белде, ишегалдындагы чирәмгә бөтен авыл исереге җыелды.
— Ну, кордый , – дип лыгырдады Рәсүл.
Аны, аракы белән дуслашкач, бригадирлыктан алганнар иде инде. Атасы да дөньядан китеп баргач, үзен өйдә тыеп торучы калмады.
— Ну кордый, дүрт малай синең нигезне дурт яктан терәп торачаклар бит инде, әйеме? Дүрт яктан дүрт тамыр китәчәк, — дип, исерекләр шулайрак фәлсәфи йөрткән булдылар.
— Минем әнә өч кыз, малай булмады инде, жалко.
— Синең өч кызың да минеке булачак, малайларга алып бетерәм мин аларны, — дип көлде аннан Мөдәррис.
—Аллам сакласын, – дип сүзгә кушылды Рәсүлне эзләп килгән хатыны. —Аллам сакласын, Мөдәррис, сиңа кыз бирергә. Сиңа килен булып килгәнче, карт кыз булып калсыннар, алай күпкә яхшырак булыр кызларыма.
Әйткән сүзе рас килде Рәсүл хатынының. Фәрештәләр, канатларын җәеп, «Амин» тоткан чакларына туры килде. Өч кызының берсе дә кияүгә чыга алмады, карт кызлар булып калдылар. Кызлар чибәр дә иделәр, авыл кызларына хас сыйфат – эшкә дә әрсез булдылар. Тик егетләр, өйләнгән ирләр белән шаярышып йөрсәләр дә, Рәсүлгә онык алып кайтып бирмәделәр. Рәсүл оныкларны алдына тотып сөю бәхетен татымыйча картайды.
Кайчак сүзне әйтәбез, ахры яман булыр дип уйламыйбыз шул.
Суфия: “Олы балалар кечкенә Булатны яратмаслар инде, үзләре аерым үстеләр, кабул итмәсләр,” — дип курыккан иде. Кая ул, кечкенә Булатны кулдан-кулга чиратлашып йөрттеләр абыйлары да, Гөлсем апасы да. Кайбер көнне бала Суфияның бөтенләй кулына эләкми иде. Иии Суфия, туган-туганны чит итәмени инде. Бер каннан, бер җаннан яралганнар бит алар – биш туган. Бер карында ятканнар, бер үк бәгырьдән киселеп төшкәннәр.
Булат әбиләре кулына да сирәк эләккәләде. Моңарчы бар оныкларын үзе карап, үзе сөеп өйрәнгән Фатыйма апаның үпкәлисе килде.
— Шул баланы бер иркенләп сөяргә ирек бирмиләр, – дип сукранды. — Ии кызым, — дип сөйләнде ул, — синең әле бик бәхетле чагың, бар балаң үз яныңда.
— Кая инде алай дисең әни, йорт тулган бала-чага, аяк атларга урын юк. Өсләренә табып бетереп булмый, малай тәреләре пыр тузып әүмәкләшәләр, бөтен өйне туздыралар. Әнә Булат тәпи йөри генә башлады, ул да шулар янына йөгерә бит. Гөлсем кызым да малайлар белән үскәч, ул да кимен куймый. Каян ризык җиткерергә кирәк. Мөдәррис инде күптән йорт эшләренә булышмый. Бар тапканын эчеп бетереп бара. Әнә кулыннан тракторын тартып алып, каравылчы итеп куйдылар. Каравыл йортында көне-төне эчеп яталар бит.
— Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән дөньяга килә кызым. Әнә Шамил тугызынчы сыйныфны укып бетерә. Нияз да аннан калышмый. Чирләшкә бала, диделәр. Булыр чирләшкә. Буйга абыйсыннан да узып китте, көр күкрәкле. Менә шулай үсеп буй җиткерә башласыннар әле, чыгып китәрләр бер-бер артлы. Балаларыңны бер күрергә тилмерерсең кызым. Әле үз яныңда барсы да, шуңа сөен. Шушы “Җенле Фатыйма” рас әйткән диярсең.
Шул вакыт Суфия тәрәзә аркылы капкадан чегән хатыны килеп кергәнен күреп алды.
— Ай әни, әнә кара әле, чегән хатыны кереп бара капкадан, чыгарып җибәр әле шуны. Суфияның русчасы бик чамалы иде. Тик Фатыйма апа рус телен бик яхшы белә.
— Хәзер мин аны! – Ул тавыкларга җим алды да ишегалдына чыгып китте.
Ишектән чыгып килгән сиксән яшьлек әбине күреп, чегән хатыны тәтелди дә башлады.
— Ой, какая красивая бабушка. Я вам всё дёшева продам, — дип, сумкасыннан кием салым чыгара башлады.
— Ничего не надо нам, — дип җавап бирде Фатыйма.
Чегән хатыны ишетмәде ахыры, һаман тәтелди бирде.
— Иди отсюда.
— Такая красивая бабушка, почему так плохо разговариваешь?
Бу юлы инде абыстай “Җенле Фатыйма”га әверелде:
— Иди на хер-р-р…! -дип кычкырды.
Чегән хатынының күзләре түгәрәкләнде. Аның күп татар авылларын үткәне бар. Тик болай яхшы рус телен белгән, җитмәсә, шулай ук яхшы итеп, еракка җибәрә белгән татар әбисен беренче күрүе иде.
Тизрәк сатасы әйберләрен җыйды да капкадан чыгып качты. Ачык тәрәзәдән барын да тыңлап ишетеп торган Суфия:
— Тәүбә-тәүбә, әстәгафирулла, – дип куйды.
Ә Фатыйма абыстай, берни булмагандай, тавыклары янына ките.
— Кыртый-кыртый, кая китеп югалдыгыз, әйдәгез җим сибәм.
Көз җиткәч, Шамил, шәһәргә барып, техникумга укырга керде, тугызынчы-унынчы классларны укымады. Дөресен генә әйткәндә, өйдәге тавыш-гаугадан чыгып качты. Техникумның тулай торагы бар, шунда торырга урнашты. Котылды, алга таба уку дәвамында ике-өч айга бер генә кайтты. Укуы яхшы иде, стипендия алды. Көндезге уку беткәч, тулай торак ишегалдын себерде. Киям дисәң, камыт кайда да табыла инде авыл баласына. Фатыйма абыстайның бер дә җибәрәсе килмәде Шамилне яныннан.
— Улым, кая ашыгасың, укып бетер башта, өлгерерсең, — дип әйтеп карады абыстай оныгына.
— Юк әби, туйдым, – дип жавап бирде онык. — Синең белән әни булмаса, бу йортка аяк та атлыйсым түгел.
Олы бала (татар халкы гадәте буенча) төп йорттан чыгып китәргә тиеш. Аңа атасы аяк басарга ярдәм итәргә тиеш. Мөдәрриснең исе дә китмәде, йортта хезмәтчеләр җитәрлек иде әлегә.
Шулай итеп, төп йортны терәп торырга тиешле тамырның беренчесе киселеп төште.
Хуҗалыкта өлкән бала булып Нияз калды. Ул һаман да Мөдәррис өчен “Әй син, йон җебе” иде . Түзде Нияз, йорттагы бар ирләр эшен дә үз өстенә алды.
Җәйге каникул вакытында, Нияз сенаж ташыган тракторга грузчик булып урнаша. Ул вакытта: «Балигъ булмаган балага саклык чаралары, ярамый», — дигән сүзләр юк иде. Эшлә, бетте-китте, шул гына. Ашханәгә кереп ашап чыккач, Нияз тимерчегә юнәлде.
“Чык-чык” иткән тимер тавышы күптән үзенә чакыра иде инде аны. Ул, акрын гына атлап, тимерчелек эченә килеп керде. Монда аз гына караңгы, күмер өелгән мич эчендә ут ялтырый. Шул күмер эчендә ап-ак булып кызган тимер кисәгеннән күз алып булмый. Менә тимерче Кадыйр абый кыстыргыч белән шул тимер кисәген үрелеп эләктереп алды, аннары сандал өстенә куеп, авыр чүкеч белән кыйнарга тотынды. Исләре китеп карап торды Нияз. Тимер кисәге берсүзсез Кадыйр абыйны тыңлый, ул теләгән формага керә бара. Кадыйрның бер күзе сандалдагы тимердә, икенче күзе Ниязда. Бу кечкенә егетнең сандал өстендәге могҗизага авызын ачып карап торуыннан көлемсерәп куйды. Тимер кисәген тагын күмер өстенә ыргытты. Ниязга борылып, күрек бавына күрсәтте.
— Кая энем, әйдә, утны үрләт әле, мин тартып керәм, – дип, тимерчелектән чыгып та китте.
Нияз, шундый зур эшне Кадыйр абыйсы үзенә тапшырыр, дип башына китермәгән иде. Чөнки ул – үз эшенә бик таләпчән, пөхтә кеше. Ничә еллар тимерче булып эшләп тә, аның кара күмергә баткан пычрак киемдә йөргәнен берәүнең дә күргәне юк.
— Күмергә батып, тимер кыйнап кына тимерче булмыйлар аны, һәр эшнең тәртибе бар, бар эшне дә җайлап, пөхтә итеп эшләп була, – дип әйтә иде тимерче.
Кадыйр абый үзе тәмәкесен тартты, шул ук вакытта тәрәзә аркылы Ниязны күзәтте. Егет, мич эчендә барган могҗиза үзгәрештән күзен дә алмыйча, җан тиргә батып күрек тарта. Таләпчән тимерчегә булышчы бик кирәк, тик колхоздан биргән булышчылары кайберсе үзе чыгып качты, кайберсен Кадыйр үзе куып чыгарды.
— Кадыйр, син минем егетне күрмәдеңме?
Тимерче артына борылып карады, тракторист, Ниязны эзләп йөри икән.
— Юкка чыкты Мөдәррис малае, качты ахырысы.
— Юк, качмаган, монда ул, — Кадыйр тәрәзә аркылы Ниязны күрстәтте. —Әнә.
Тракторист, һаман мич авызыннан күзен алмыйча, күрек тарткан егетне күреп алды. Һа, эше беткән моның, күрек тарта. Ул, Ниязны чакырып чыгарырга дип, авызын ачкан иде, Кадыйр эндәште.
— Син парин, калдыр әле аны миңа, авылда малайлар бетмәгән. Бу егеттән рәт чыгар ахры. Мин аннан менә дигән тимерче ясыйм.
Тракторист җилкәсен җыерды.
— Ярар, калсын, бер-ике көннән чыгып кача ул синнән барыбер.
— Качарга ошамаган парин.
Шул көннән Нияз тимерчедә эшләп калды.
Ничек килешә алдылар соң болар. Берсе – олы кырыс кеше, икенчесе – сигезенче класс малае. Кадыйр абыйның ике кечкенә кызы бар. Икенче кызны алып кайтканда, аның бөтен өметен өзеп, табиблар:
— Хатыныгыз бик авырлык белән кызыгызны тудырды, исән-сау котылды, тик сезгә башка бала алып кайтып бирә алмаячак, – диделәр.
Бәлки бер малай булыр әле, дип күңелендә өмет йөрткән ирнең бар хыяллары чәлпәрәмә килде. Аның малай булмаячак инде беркайчан да. Бәлки шушы күндәм сабыр малайны үзенең улы булуын теләгәндер. Башка өйрәнчекләренә кайчак кычкыргаласа да, Ниязга алай тавышын күтәрмәде, барын да җайлап кына аңлатырга тырышты.
Ә менә Нияз Кадыйр абыйда әтиләрчә караш, әтиләрчә аңлашу тапты. Бик яратты ул шушы кырыс абыйны. Кәефен җибәрмәс өчен, бар кушканнарын төгәл һәм Кадыйр абыйча чиста итеп эшләргә тырышты. Шулай итеп бу ике кеше, уртак тел табып, килешеп, көзгә кадәр эшләделәр. Ахырга таба малайның кулы эшкә ятканын күреп, Кадыйр аны тимер эешенә өйрәтә башлады. Тимерчегә җәй көне авылда эш җитәрлек. Соңга калып эшләделәр. Ниязга калса, ул бер дә тимерче абыйсы яныннан китмәс иде. Өйгә кайтса, аны үз атасы Мөдәррис:
— Ә кайттыңмы, “йон җебе”, тимерчедә дурак сатып йөрисең. Өйдәге эшләрне мин эшләргә тиеш мәллә. Мин төне буе каравылда йокы күрмим, син дурак сатып йөрисең, — дип каршы алды.
Төне буе эчеп чыгам да, өйгә кайтып, көне буе йоклыйм, димәде.
Инде сентябрь башлары, Кадыйр абый каравыл йортына килеп керде.
— Ну егетләр, Суфияның малае (Мөдәррис малае түгел) Ниязның куллары алтын. Рәт бар ул малайда, барын да булдыра. Киләсе каникулга туры тимерчегә кил, дидем әле.
— Мин ул эшләгәннәрне кү…м белән дә эшләмим, – дип мыгырданды Мөдәррис. Үзенең йортында бары ул гына бик тырыш, бик булдыклы кеше дип саный иде ул һаман да. Тик инде авыл халкы анын балаларын күптән “Суфия балалары” дип йөртә. Халык әйтсә, туры әйтә, боргаланып тормый. Аталы булып та, атасыз үсәләр дип ишарәве иде халыкның. Суфия балалары, Мөдәрриснеке түгелләр.
— Синең кү… ң күптән берни дә эшләми инде Мөдәррис. Дөрес әйттең, Суфия әле дә түзеп яши сиңа, – дип җавап кайтарды Тимерче.
Каравыл йортындагы ирләр хихылдашып алдылар. Мөдәррис җавап кайтармакчы иде дә туктап калды. Кадыйр абый өйдәге балалар да, хатын да, карт әнисе дә түгел. Колак артына да кундырырга күп сорамас. Балалар куркытып, хатынга җикеренеп яшәгән ирләр куркак булалар шул.
Ике ел Нияз Кадыйр абыйсы янында эшләде, каникул вакытларында да, мәктәптән кайткач та, вакыты буш булса, тимерчегә йөгерде. Аның шулай һаман тимерчедә эшләп ятканын ишетеп алган колхоз рәисе, беркөнне алачыкка килеп керде.
— Нихәлләр Кадыйр абый, – дип кычкырып исәнләште ул, “чың -чың” иткән сандал тавышын уздырырга теләп, – тырма тешләре әзерме инде? Озакламый кирәге чыгачак.
— Күптән әзер инде алар, –д ип җавап кайтарды тимерче.
— Һай рәхмәт яугыры, кулларың алтын да инде синең.
— Мин нәрсә энем, әнә Нияз эшләде барын да, минем кулым да тимәде аларга, менә дигән, сүз әйтмәслек итеп эшләде.
Рәис сандал янында басып торган Ниязга күз салды.
— Шуны ишетеп кергән идем дә, тимерчедә бер егет эшли дигәннәр иде, күптән син мондамы энем?
— Көн саен диярлек була, ансыз мин монда ике кулсыз. Аннары яшь тә бара, чүкечне көне буе селти алмыйм. Егет таза, ул булмаса, егыл да үл инде.
— Менә нәрсә энем, мин хисапчыга әйтермен. Рас син көн саен монда икән, хезмәт хакы язылып барыр.
— Һе, хезмәт хакын атасы алып эчеп бетерәчәк бит аның.
— Эчмәс, атасы исеменә язмаслар, аңа ведомостьны үзенә ачарбыз, үзе кул куеп алыр. Кассирга әйтермен, атасына бирмәсен акчасын.
— Менә алай итсә, шәп булыр, — дип, соңгы ноктаны куйды Кадыйр өйрәнчеге өчен шатланып.
Мөдәрриснең болай да үз акчасын гына эчеп бетереп барганы җитмәгән, баларының да җәй көне эшләгән акчаларын алып эчеп бетереп барды. Өйгә кайткач, өстәвенә тавыш чыгара.
— Сез җәй буе нишләп йөрдегез, ә? Өч тиен акча эшләгәнсез, бушка ашатып яткырам мин сез ялкаулырны.
Тормыш алга таба тәгәри бирде. Нияз унберенчене укып бетерде. Гөлсем тугызны бетереп шәһәргә – Шамил абыйсы янына – укытучылыкка укырга китте. Кыз өйдәге тавышны бик авыр күтәрде. Тавыш артык күпкә китсә, үз-үзен аңышмый саташа башлый иде. Нервылары чыдамады, шуңа күрә кызга читтә яхшырак булыр, диделәр калганнар да.
Икенче бала тагын төп йортта камыт тартучы булып калды. Хезмәт хакын үзе алды, үз куллары белән, бер тиен дә тотмыйча, әнисенә кайтарып бирде. И елады да соң Суфия,улы беренче хезмәт хакын алып кайтып биргәч. Бик кирәк иде шул акча йортка. Кирәкнең тишеге зур, каплап бетереп булмый, ди халык. Дөрес сүзләр.
Ниязга да унсигез тулды, военкоматтан да повестка үзен озак көттермәде.
Менә шулай, вакыт үтә дә китә. Фатыйма апа намаз саен оныгының исән- имин солдат хезмәтен үтәп кайтуын теләде. Суфия да бик уфтанды, йорттагы төп терәк ел ярымга чыгып китә, ничекләр итеп дөнья тартып барыр Ниязсыз.
Ике көннән Ниязның озату кичәсен уздырдылар. Яшьләр җырлап авыл әйләнделәр. Бик соң таралдылар. Иртәнге якта Суфия Ниязны уятты.
— Улым, әйдә тор, хайваннар карыйсы бар. Атаң башын күтәрә алмый ята.
Ниязны районга илтергә дип, колхоз УАЗигы капка төбенә килеп туктаганда, Нияз һаман хайваннар янында иде әле.
Шофёрның җен ачулары чыкты.
— Суфия апа, синең дә җаның юк икән. Солдатка китәсе егетне, иртүк торгызып, хайван каратасың. Анда баргач, аңа йокы эләкми инде, үзем беләм ничек икәнен, хезмәт иттем мин дә. Бераз йокласын иде. Нәрсә, үзең карый алмыйсың мәллә ул хайваннарны?
Суфия, берни дип тә әйтә алмыйча, шофёрга карап торды. Соңгы елларда улына салынып бетте. Үзен гаепле дип башына китермәде. Аның йөзенә, нигә мине орышасыз, Нияз бит хайваннарны гел карый, дип язылган иде. Ахырысы, ул хайваннарны улына тоттырып җибәрергә җыена.
— Әйдә энем, — дип кычкырды шофёр Ниязга, — кемнең ит ашыйсы килә, шул карасын аларны, син ашыйсы ит түгел алар хәзер.
Нияз солдатка китәсе иртәсен, иртүк торып, мал-туарның асларын кырып, ашарларына салып китте.
Төп йортта бары ике бала калды. Алмазы зур инде, хәзер барлык эш аның җилкәсенә өелде, Булат та кул арасына керде. Суфия белән Фатыйма апа солдаттан хат көттеләр. Мөдәрриснең генә исе китмәде. Малай китә дип, бер юды авыл исерекләре белән, солдат кайткач, тагын юар, сәбәп чыгып кына торсын, артыгын борчыласы юк.
Ике атна узгач, Нияздан хат килеп төште, хат Таҗикстаннан иде. Инде Советлар Союзы бетеп, Рәсәйнең чикләрендә канлы сугышлар бара. Таҗикстанда ничек икәнен Суфия да, Фатыйма да белеп тордылар. Бу бала хәсрәтенең башы гына икән әле. Нияздан хат килгәненә атна узуга, олы уллары Шамилдән хат алдылар. Ул техникумны укып бетереп эшли башлаган иде инде.
“Әнкәй, Әби, зинһар, ачулана күрмәгез. Ниязны озатканда, солдатка алынасымны сезгә әйтмәгән идем. Мин Чечняда.”
Ике бала да ут эченә килеп кергән дигән хәбәр Суфияның тез астына китереп сукты. Бала хәсрәте аны каенанасы янына намазлыкка китереп бастырды. Көн саен, биш намазын укып, Ходайга ялварды Суфия.
Ходаем, улларымны саклый күр берүк, исән-имин кайтсыннар, — дип, намазлык өстендә тәгәри-тәгәри елады Суфия.
Ике оныгының хәсрәте Фатыйма абыстайны да аямады, туксанга чыккан карчык, куырылып, ябыгып китте. Тын бетүгә зарланды. Ишегалдына да көчкә атлап чыга башлады. Әби кешенең тәнендә җаны бары ике оныгын да исән-имин күрү өметенә генә алданып чыкмыйча торды. Алга таба сузылган ел ярым вакытның һәр көне елга тиң тоелды. Кич җитсә, икесе дә телевизор каршына килеп утыра торган булдылар. Әйләнә-тирәдә барган сугыш яңалыкларын һәрдаим күзәтеп тордылар. Пленга төшкән, яраланган яки вафат булган солдатларны күрсәтсәләр, икесе дә телевизор экранына каплана торган булдылар. Янәсе безнең балалар түгелме икән? Ике малай да аларны хатларыннан өзмәде. Хат саен “борчылмагыз, бездә тыныч” дип язсалар да, алай түгел икәнен өйдәгеләр бик яхшы аңлап тордылар. Суфия белән Фатыйма абыстайның, намазлыкка капланып, балалар өчен Ходайга ялварулары кабул булды. Ике малай да солдат хезмәтен исән-имин бетереп кайттылар. Өй эчендә мыек чыккан калын тавыш белән сөйләшеп йөргән ике егет бик тә сәер булып тоелды башта. Шамил дә, Нияз да ирәеп, олаеп кайтканнар. Күкрәкләренә батырлык өчен медальләр тагып кайтсалар да, без сугышта булдык дип борын чөеп йөрмәделәр икесе дә. Билгеле, кайнар ноктада авылдан бер алар гына булмады. Тик алар кебек кылана белмәделәр егетләр.
Мөдәррис малайлар кайтканны авыл исерекләре белән яхшы итеп юып йөрде. Исенә төшеп, ике егет белән дә әтиләрчә сөйләшеп карарга теләгән иде, тик ике малай да аны этеп кенә җибәрделәр.
Моңа ачуы килгән әти кеше кул күтәреп карарга теләгән иде дә, тик ике малай да күптән бала-чага түгел икән шул инде. Әтиләренең якасыннан тотып шундый итеп селкеделәр, Мөдәррис таралып китә язды. Әйе, инде алар күптән әтиләреннән курыкмыйлар. Аракы әтиләренең бар егәрен суырып бетергән, шуңа күрә ике егет тә өйдә вакытта шыпырт кына йөри башлады. Тавыш чыгарырга җай калмады, тавыш чыгара калса, эше харап булачагын тиз абайлап алды.
Ә менә җае чыккан саен Суфияны талый белде.
— Нигә малайларны миңа каршы котыртасың, мине әти дип тә белмиләр, ике тапкыр мич арасына тотып аттылар. Синең генә эш болар барсы да.
Суфия Мөдәррискә башта аңлатып карады:
Миннән гаеп эзлисең юк. Үзең балалар үскән чакта, аларга әти була белмәдең. Алар күптән егетләр булып җиттеләр инде. Аларга синең кирәгең юк. Элеккечә, җүләрләнеп, өйдә котырына алмыйсың. Шуңа ачуың килә синең.
Ә Алмазны ник котыртасың алайса? Ул әнә абыйлары кайткан көннән бирле мине санламый башлады. Кичә, тирес чыгарышыйм дип, янына сарайга кергән идем, кире куып чыгарды сарайдан.
Ә син оныттыңмыни инде, абыйлары киткәч, ничекләр җүләрләнеп йөргәнеңне? Ул бит кечкенә вакыттан бирле, сине күрүгә, диван асына кереп кача иде. Хәзер аңа гомердә булмаганны, әти булып, эшенә булышмакчы булгансың. Бәйләнмә башка малайларга, алар сине әти дип күптән белмиләр.
Юк, аңламады Мөдәррис, аракы белән дуслыгын барыбер өзмәде.
Инде Фатыйма абыстай айдан артык урын өстендә ята. Бар теләге тормышка ашып, ике баланы исән-имин күрә алды әбиләре. Тик башка аягына баса алмады. Ашаудан да калды. Курчак кадәр генә калган карчыкны элек ажгырып торган “Җенле Фатыйма” дип танып булмый инде күптәнән. Олы якта кемнеңдер аяк тавышын ишетеп сискәнеп китте карчык. Билгеле, ул кем кергәнен күрә алмаса да, аяк тавышын таный.
Нияз улым, — дип, хәлсез тавышы белән оныгына эндәште карчык.
Әйе, олы якка Нияз оныгы килеп кергән иде.
Әү әби, –дип җавап бирде әбисенә оныгы.
Монда кер әле улым.
Нияз әбисе яткан бүлмәгә килеп керде.
Әби йомышың бар мәллә?
Улым, тышта матурмы?
Матур инде әби, җәй бит.
Улым, мине күтәреп, өй алдындагы баскычка алып чыгып утырт әле.
Ник анда гына әби? Әйдә урамга ук алып чыгам, капка төбендә урам карап утырырсың.
Юк улым, алай кирәкми, шул баскыч төбендә утырып торасым килә.
Ярар әби.
Нияз әбисен юрганга төреп алды. Кайчандыр аны әбисе шулай, кулында күтәреп, әлли-бәлли иттерә иде, менә хәзер оныгы бала күтәргән кебек әбисен сакланып кына күтәрде дә җайлап кына өй алдындагы баскычка алып чыгып утыртып куйды.
Оныгы иңенә сөялгән килеш, Фатыйма абыстай ишегалдын күзәтә башлады. Бар нәрсә дә урынында икән.
Улым!
Нәрсә әби?
Булды, алып кереп сал мине кире.
Ник әби, утыр әйдә, мин бит яныңда менә.
Юк, булды улым, рәхмәт, миннән риза, бәхил сиңа.
Нияз әбисен кабат урынына кертеп салды.
Шул көнне кичке якта Фатыйма абыстай бакыйлыкка күчте. Вакыты җиткәнен сиземләгән каенана киленен үз янына чакыртып алды.
Кызым, — диеп эндәште ул, Суфия янына килеп кергәч. — Кызым, мин бик озак яшәдем, яши-яши арып беттем. Без озак еллар, каенана-килен булып, бергә яшәдек, төрле чаклар булды, син миңа рәнҗеп калма инде, яме? Мин сиңа риза-бәхил булып китәм, Аллаһы Тәгалә Рәсүлебез сиңа озын гомерләр бирсен, балалар кадерен күреп яшә. Биш оныкның берсе турында да авыл халкыннан начар сүз ишеткәнем булмады. Кеше каршында йөземне ертмаганнары өчен, мин рәхмәтле аларга. Мине җирләгәч, Мөдәррис тагын да әшәкеләнер. Тик синең яныңда улларың бар, шуларга таян алга таба кызым. Берүзеңне генә калдырып китмим, шуңа җаным тыныч.
Әнкәй, ник алай сөйлисең инде, менә терелеп тә китәрсең әле.
Рәхмәт кызым, син белмисең әле берни дә. Ходай биргән вакыттан берәүнең дә уза алганы юк, — диде дә Фатыйма абыстай тынып калды.
Әни, – дип эндәште Суфия янында басып торган Гөлсем кызы, — әби нигә суламый башлады ул?
Суфия кызына җавап бирмәде, каенанасының күзләрен кулы белән сыпырып япты да ясин укуын дәвам итте.
Иртәгесен Фатыйма абыстайны җирләргә авылның бар халкы килде дисәң дә була. Авыл халкының хөрмәте зур булды бу тиктормас әбигә. Капка төбе халык белән шыгрым тулы иде. Әле озак еллар буе халык Фатыйма абыстайны исенә төшергәләп торды.
Фатыйма апа берүзе, “Эх” тә итми, эшләп куйган булыр иде моны, — дияләр иде, берәр авыр эшкә тотынган вакытта.
Мөдәррис, әнисен җирләп зираттан кайтышка, юл уңае кибеткә кереп, сәдәка акчасына бер ярты алып чыкты.
Урының оҗмахның иң түрендәдер синең әнкәй, — дип үзалдына сөйләнеп алды Суфия.
Тәненә салкын үтә башлаганын тоеп, ул ничек кирәк алай төренебрәк утырды. Аннары урам чатына күзен төшереп алды. Озакламый аның янына, машинасы белән, улы Нияз килеп җитәргә тиеш. Нияз тимерче Кадыйр кызына өйләнде, менә бүген дә бәрәңгене алып бетергәч тә, төп йортта кунмыйча, хатыны белән бабасы йортына, аргы як урамга чыгып китте. Нияз гына түгел, күптән башлы-күзле булган Шамил улы да, төпчеге Булат та, Алмазы да, кияве белән кызы да бәрәңге алышырга дип җыелып кайттылар да, төн кунарга калмыйча, кире китеп бардылар. Балалар барсы да читтә, төп йортта берсе дә калмады. Кала алмадылар, көн саен исереп кайткан Мөдәррис карт аларга монда тынычлап яшәргә ирек бирмәде шул. Хәер, нигә кирәк аларга көн саен исереп, ни теләсә шуны кыланып, саташып, үзалдына сөйләнеп йөргән аталары. Шуңа бу хикмәтләрне балаларына күрсәтмәс өчен, ата-аналары кунакка кайтсалар да куна калмыйлар, китеп баралар. Исерек бабалары үз вакытында оныкларын куркытып карамакчы иде дә булдыра алмады. Әти-әниләре бик тиз бу гамәленнән туктатылар. Әйе, Суфияның балаларын яклар кеше юк иде, шуңа күрә аталары ни теләсә, шуны эшләде өйдә.
Эчтем, эчәм, алга таба да эчәчәкмен, — дип, күкрәк кагарга ярата алтмышны узган карт.
Әйтерсең зур батырлык эшли.
—Иии кызым, синең иң бәхетле чагың, балаларың үз яныңда, — дип, гел әйтә торган иде мәрхүмә каенанасы.
Бик дөрес сүзләр әйткәнсең икән әнкәй, — дип кабат сөйләнеп алды Суфия, — менә берсе дә янымда юк. Чыгып киттеләр балалар.
Бүген балалар әниләре белән бер кат ныгытып сөйләштеләр.
Әни җитте инде, торма бу исерек белән монда, бишебезнең кайсына да сыясың бит. Әйдә безнең белән, — диделәр.
Әйе, балаларның барсының да торыр урыннары бар, үзләре квартиларын булдырдылар, үзләре өйләнделәр. Аталары тиенлек тә ярдәм бирмәде аларга. Алтмышны узган бабай бары:
Квартираны юарга кирәк, машинаны юарга кирәк, — дип теләнеп йөрүдән башкасын булдырмады.
Бүген бәрәңгене алып бетергәч, балалар, утырып, берәр чокыр чәй эчтеләр дә җыенып китеп тә бардылар. Аларны озатып, кире өйгә кергән Суфияның күзе диванга төште. Мөдәррис, бакчага чыгып, бәрәңге алмады, каядыр барып, ләх булып исереп кайтты да урынга егылып йоклап китте. Бабаларының кыяфәтсез чыраен күргән оныклары әти-әниләре аркасына сыендылар. Оныкларның мондый галәмәтләрне бер дә күргәннәре юк шул.
Суфия гомер иткән йортының эчен бер кат күздән кичереп чыкты. Кайчандыр шаулап торган йортта исерек карттан башка беркем дә юк. Шуны саклап, калган гомерне дә үткәреп бетерергәме? Юктыр инде, җитәрлек түзеп яшәде. Балалар да күптән аякка баскан, җитәр. Картлык көннәрен балалар хөрмәтендә, оныклар бәхетенә шатланып үткәрергә вакыт җиткән. Бу гаугалы йортта берни дә тотмый аны башка. Суфия, кәрәзле телефонны кулына алып, номер җыйды.
Әйе, әни, — дип җавап бирде аңа Нияз.
Улым, китмәдегезме әле?
Җыенып ята идек әни.
Мине кереп алып кит инде улым.
Әни торырга киләсеңме?
Әйе, улым.
Бик әйбәт, без хәзер килеп җитәбез.
Суфия кәрәзле телефонын кесәсенә тыгып куйды да зур сумкага кирәкле әйберләрен җыйды, документларын барлады. Мич астыннан бер шешә аракы алып, өстәл өстенә чыгарып куйды.
Сиңа шушы кадерле икән атасы, кал шуның белән. Ә мин балалар белән калам.
Урам чатыннан машина фаралары яктысы күренде, озак тормый Нияз улы машинасы белән килеп тә туктады.
Булды, җыендыңмы әни?
Җыендым улым.
Теге нишли?
Исерек, йоклый.
Ярар әйдә, нерва бозып калмас, әйдә, утыр әни.
Машина кузгалып китте. Шуны гына көткән кебек, каты җил чыкты, агач башлары, җилгә бирешеп, башларын иделәр, кинәт исерек карт йоклаган йортның бүрәнәләре, урыннан купкандай, “шарт” итеп куйдылар. Шуның артыннан ук дүрт тамыры да киселеп төшелгән йорт нигезеннән кубып селкенергә тотынды. Аны әнкә җир дә, нык итеп берни дә тотып тора алмый шул инде, чөнки аның дүрт тамырын да Мөдәррис карт аракы шешәсе белән чабып-чабып төшерде. Авылда тагын бер нигезне караңгылык чорнап алды.
Бу турыда әле авылда берәү дә белми, бары тик капка төбендә әбисен озатып калган карт песи генә моңа рәнҗеп җавап бирде.
Мияу!
Гүя мин бит гомерем буе шушы нигезгә тугрылыклы булдым, ә сез ник алай иттегез, нигә ташлап киттегез, ник тирә-ягымны караңгылык каплады? — дип, хуҗаларга эндәште…