События

Композитор Гөлсинә Акбитова Арча районы тернәкләндерү үзәгенә очрашуга кайтты 03.11.2018

Композитор Гөлсинә Акбитова Арча районы тернәкләндерү үзәгенә очрашуга кайтты

Хәзерге авыр һәм тотрыксыз заманда сәламәтлеген югалткан һәм өлкән кешеләргә бик кыен. Аларга җылы сүз һәм ягымлы караш , тере аралашу җитми.

“Мәрхәмәтлелек үзәге” тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәрне бай күңел ачу программасы көтә. Танылган язучылар, артистлар, күренекле шәхесләр белән очрашулар биредә бик еш үткәрелә.

Бүген дәваланучылар янына композиторы, танылган артист, хит булып өлгергән “Мәхәббәт булмаса дөньяда” җыры авторы, “Нечкәбил” конкурсы финалисты Гөлсинә Акбитова килде. Ял итүчеләр бик рәхәтләнеп аның белән аралаштылар, Гөлсинә ханымның иҗаты тарихы, җырлар язу стиле , кайбер җырларның иҗат ителү тарихын тыңладылар.

Очрашу тәмам. Өлкәннәр Гөлсинә ханым белән ретро-җырлар башкардылар, үзләрен кызыксындырган сорауга җаваплар алдылар. Соңыннан истәлеккә  фотога тоштеләр.



http://arskmedia.ru/2018/11/02/kompozitor-g-lsina-akbitova-archa-rayonyi-ternaklander-zagena-ochrash...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение