События

“Безнең авылда бөтен йортка диярлек газета-журнал килә” 08.11.2018

“Безнең авылда бөтен йортка диярлек газета-журнал килә”

“Журналларга иң яхшы тираж” номинациясендә  Урта Сәрдә почта бүлекчәсе җиңү яулады. Җитәкчесе Эльмира Ганиева башта Шиһабетдинов хуҗалыгында хисапчы, аннан мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире, пешекче булган. Ә Урта Сәрдә почта бүлекчәсендә ул җиде ел эшли. Үзе начальник та, үзе үк хат ташучы да.

– Безнең почта бүлекчәсенә ике авыл керә – Урта Сәрдә һәм Әтнә районының Югары Сәрдәсе. Анда хат ташучы Гөлнур Хөснетдинова. Икебез бергә килешеп, аралашып, ярдәмләшеп эшлибез, – дип аңлатып китте Эльмира Ганиева.

– “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә алдагы елларда да катнаша идегезме? “Журналларга иң яхшы тираж” номинациясендә ничек җиңдегез? Сер булмаса, башкалар белән дә уртаклашыгыз әле.

– Бәйгедә катнашып килдек. Тик язылучылар саны күп чыкмый иде. Бу юлы мәктәп укучылары да, укытучылар да язылды. Ата-аналар белән дә, укытучылар белән дә сөйләштек. Безнең авылда 2-3 кешедән тыш, алары да ялгыз әбиләр, бөтен йортка газета-журнал килә. Район газетасын да яратып укыйлар. Бер алдырган кеше ел да яздыра.

– Журналлардан аеруча ниндиләренә язылдылар?

– Балалар “Салават күпере”, “Ялкын”, өлкәннәр “Сәхнә”, “Сөембикә” журналлары алдырачак. Югары Сәрдәдә дә шулай. Бу җиңү минем үземнеке генә түгел, Гөлнур Хөснетдинова белән уртак хезмәт нәтиҗәсе.


http://arskmedia.ru/2018/11/07/bezne-avyilda-b-ten-yortka-diyarlek-gazeta-zhurnal-kila/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение