События

Арча “Венеция”сендә кунакта 09.11.2018

Арча “Венеция”сендә кунакта

– Мин бу ресторанда берничә тапкыр булганым бар. Кунак буларак та, үземнең юбилеемны да биредә үткәрдем. Андагы уңай мохит, чисталык, тәртип, хезмәт күрсәтү, әлбәттә инде, кухнясы бик ошый, – диде Арчадан Рәмзия Әхмәтгалиева.

– Беренче тапкыр бирегә туйга кайттым. Өстәл, зал бизәлеше, ризыклар – искиткеч. Күңел биреп эшләгән күренеп тора. Мәҗлес буена мин үземне иркен һәм рәхәт хис иттем, – диде Казанда яшәүче Венера Рәхмәтуллина.

– Кешенең хәзер тамагы тук, өсте бөтен. Мәҗлесләргә ашарга, дип түгел, күңел ачарга киләләр. Ресторанның кечерәк кенә бер залында юбилеем уңаеннан Коръән ашы үткәрдем. Андагы матурлыкка хәйран булдым. Туганнар, дуслар да бик ошатып китте. Ризыклары да искиткеч иде, – диде Арча станциясендә яшәүче Әлфия ханым.

Быел җәй “Арча АТП”сы бинасында урнашкан “Венеция” кафе-ресторанына туйга барасымны белгәч, танышларымның шушы сүзләре искә төште. Юк, “Венеция”дә беренче генә булуым түгел. Тик бу юлы мин аңа инде кеше фикерләрен дә искә алып икенче төрлерәк күзлектән карадым.

Хуш исле чәчәкләргә, яшеллеккә төренгән, кышын да ямь-яшел булып утырган биек чыршылар әйләндереп алган бакча аша салынган юлдан яшь пар атлый. Аларны бәхетле тормыш теләп якыннары, дуслары озатып кала. Тәнәфесләрдә ял итү, истәлеккә фоторәсемнәргә төшү  өчен дә бу мәйданчык бик оригиналь эшләнгән. Су эчендә утырган Венецияне хәтерләтеп бер көймә урын алган, икенче якта фонтан, аның сулары кояш нурларында җем-җем килә… Үзенчәлекле бит.

Арчада кафе-рестораннар хәзер бик күп, аларның саны артканнан-арта. Әмма берсе дә бер-берсен кабатламый, тышкы күренеше беләнме, бизәлеше, халыкка хезмәт күрсәтүе, уңай мохите, заманчалыгы, зәвыгы беләнме аерылып торалар, һәрберсе үзенчәлекле.

Биредә затлы бәллүр люстралар, стеналардагы картиналар, зәвык белән бизәлеш… Барысы да күзгә ташланды. Дөрес әйтә Әлфия ханым, кеше хәзер туйга, юбилейга, нинди мәҗлес булса да, культуралы ял итү өчен килә. Нәкъ менә шундый мохит тудырырга тырышканнар “Венеция” кафе-ресторанында (хуҗасы Фәридә Гәрәева). Өстәл дә, бизәлеше дә, сый да – бик яхшы. Пешекчеләре кулларыннан куансын, бар да тәмле. Хезмәт күрсәтү дә бик ошады. Кунакларга тагын ни кирәк.

Фәридә Гәрәева әйтүенчә, биредә барлыгы җиде кеше эшли. Барысының да хезмәт стажлары биш елдан югары. Алар ризыклар да әзерлиләр, өстәл дә бизиләр, официант булып, кунакларга хезмәт тә күрсәтәләр. Ике эшне берләштерүнең уңай ягы да бар. Кунакларга нәрсә ошый яки ошамый, нинди үзгәреш кертергә кирәк – пешекчеләр үзләре күреп, белеп торалар.

Ә ризыкларга килгәндә… Азык-төлек продуктлары ышанычлы кешеләрдән генә алына. Фәридә ханым барысын да үзе барып сайлый. Ул иң беренче чиратта сыйфатка тәэсир итә. Арзанлы әйбергә  кызыкмый, чөнки аның сыйфаты да шундый гына була. Ит хәләл.

Кунаклар өчен уңайлыклар да тудырылган. Мәҗлесләр матур, чиста, затлы урында үтсә, ризык та тәмле икән, күңел дә күтәренке була. Тәнәфес вакытында фотозонада кияү-кәләш белән фотога да төштек. Фотозона гади генә, әмма матур итеп эшләнгән. Кафе-ресторан исеменә туры китереп арткы планда Венеция күренеше сурәтләнгән. Туй, юбилей, никах яки башка мәҗлес үткәрүчегә фотозонаны үзенчә бизәргә дә мөмкинлек бирелә икән. Теләге булган пар бирегә килеп язылышуны да оештыра ала. Бернинди каршылык юк. Хәзер күпләргә шулай ошый бит.

Ә тәнәфес вакытында кечерәк кенә, агачларга күмелеп утырган, чәчәкләр белән бизәлгән бакчага чыгып күңелле итеп ял иттек, аяклар талганчы биедек.

… Әнә шундый тәэсирләр белән кайттым туйдан. Ә беркөнне биредә тагын бер зал – никах залы ачылуы турында белдем. Туганымның никах мәҗлесенә кунак булып барырга туры килде. Бу урында элек бүлмәләр иде. Берсендә коллектив белән Яңа елны да каршылаган идек әле. Хәзер шуларны берләштергәннәр. Әле күптән түгел, 23 июньдә генә ачканнар.

Яңа әйбер һәрвакыт кызыксыну тудыра бит. Мин дә үзгәреш, яңалык күрергә өметләндем. Һәм өметем акланды. Бусагадан атлап керүгә андагы матурлыкка хәйран калып бик озак карап тордым. Ак һәм алтынсу төс кушылып эшләнгән стеналар, уттан төрле төсләргә кереп ялтыраган зур бәллүр люстралар, камин, яхшы диваннар  залга үзенчә бер затлылык өсти. Күренеп тора, алтын куллы осталар хезмәте кергән монда.

– Хәзер мәҗлесләрне өйдә үткәреп тормыйлар бит. Безгә 30-50 кешелек никахлар, Коръән ашлары уздырырга теләп мөрәҗәгать итә башладылар, – диде Фәридә Гәрәева. – Ә никах ул кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган тантана. Шуңа зал да матур булсын, бу көн кияү белән кәләш күңеленә онытылмаслык истәлек булып кереп калсын, дидек. Аннан хәзер никах туе үткәрү модага кереп китте. Башта никах укыйлар, аннан күңелле итеп, тамадалар белән бәйрәм итәләр. Өстәлдә хәләл ризыклар, матур парлар, искиткеч матур, истә калырлык мизгел. Әйе, хәзер яшьләр арасында спиртсыз эчемлекләр белән мәҗлесләр үткәрергә теләүчеләр көннән-көн күбәя бара.

Биредә ике зал. Кеше санына карап залларны алыштырып торалар. Шундый мөмкинлекләре дә бар. Берсендә өстәл артында утырсалар, икенчесендә йомшак диваннарда ял итәләр, бииләр. Арткы яктагы бакчага чыгып та биергә, һава да суларга мөмкин. Ә кайвакыт икесендә дә бәйрәм була. Музыка тавышы, ике зал өчен дә бер бакча булу бер-берсенә комачауламасмы икән, дигән идем. Юк, бер чит тавыш кермәде. Аны да көйләгәннәр. Җайлаштырып үз колонкаларын куйганнар. Шулай ук видеопроектр белән экранны да үзләре урнаштырганнар. Тамадалар алып килеп йөрми. Һәм алар бәйрәм үткәрүчеләргә бушка бирелә. Аннан бер залда мәҗлесне беразга иртәрәк башларга тәкъдим итәләр. Шулай ук тамадалар белән сөйләшеп куеп, тәнәфес вакытларын җайлаштыралар. Без, мәсәлән, күрше залдагылар белән бер тапкыр да очрашмадык. Никах туебыз матур үтте. Башта никах укылды, ул күңел ачу белән дәвам итте. Бернинди спиртлы эчемлексез.

Кунаклар арасында намаз укырга теләүчеләр булды. Хуҗалар анысы турында да алдан уйлап куйган булып чыкты. Икенче катта тәһарәт алу, хатын–кызлар, ир-атлар өчен якты, иркен, чиста, матур намаз уку бүлмәләре бар. Мин кызыксынып карап төштем, намаз укучыларның да күңелләре булган. Әлегә кадәр мондый уңайлыклары булган кафе–ресторан турында ишеткәнем юк иде. Теләк кенә кирәк, барын да эшләп була икән.

Аннан кечерәк компанияләр белән кереп утырырга да була. Алдан заказ гына биреп куярга кирәк. Тиздән Яңа ел. Корпоративлар үткәрү өчен менә дигән урын. Тик бар кеше дә кафе яки ресторан яклы түгел, эштән соң өйдә генә дуслар белән җыелып аласы, берничә кеше белән генә утырып аласы килә. Ә кунак булгач әзерләнергә кирәк. Тик кай арада? Аның турында кайгыртканнар биредә. Шалтыратып заказ гына бирәсең, тиешле вакытка салатлары да, салкын закускалары, бәлеш, гөбәдиясе дә – бар да әзер була. Аларны хәтта тәлинкәләргә матур итеп тезеп тә куялар. Өстәлгә генә тезәсең. Танышым шулай Корьән ашы үткәрде. Өйдә кечкенә баласы бар. Яныннан беркая китә алмый. “Венеция”гә генә шалтыратты. Туй өстәле иде. Акча күп кирәк, диярсез. Үзең әзерләгәндә күбрәк тә китә әле. Без бит норманы белмибез.

Халык өчен тагын бер уңайлык, көндәлек туклану өчен ашханә бар. Төшке аш вакытында кафе-ресторан һәрвакыт тулы була. Ул шимбә, якшәмбедән тыш һәр көн иртәнге 9дан кичке 15 сәгать 30 минутка кадәр эшли.

“Венеция” кафе–ресторанына бер килгән кеше, икенче юлы да аны сайлый икән.  Алдан ук көнен билгеләп куярга кирәк. Югыйсә, сез теләгән көнгә урын калмаска да мөмкин. Чират аеруча җәй айларында була. Икенче елның җәенә күп урын калмаган инде. Кабат килүчеләргә яхшы бүләк тә каралган.

Туйларын, юбилейларын, никах мәҗлесләрен, Коръән ашларын “Венеция” кафе-ресторанында үткәрергә теләүчеләргә адресын да җиткерә алам. Ул Арча шәһәре, Комсомол урамы, 47нче йортта урнашкан. 3-09-99, 89196495550 телефоннарына кичке 4кә кадәр шалтыратып заказ бирергә мөмкин. Фәридә Гәрәеваның үзенә дә шалтыратырга була. Номеры: 89063200400. Телефонны алмаган очракта ул аларга үзе чыга. Бер генә клиентны да игътибарсыз калдырмый.

Гөлсинә Зәкиева  

 


http://arskmedia.ru/2018/11/06/archa-venetsiya-senda-kunakta/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение