События

Арча көрәшчеләре Саба районында узган ачык турнирда көчләрен күрсәтте 10.11.2018

Арча көрәшчеләре Саба районында узган ачык турнирда көчләрен күрсәтте

3 нче ноябрь көнне Саба районы Олы Шыңар авылы мәдәният йортында көрәш буенча ачык турнир узды. Мәрхүм көрәшче, спорт остасы Салават Гайнанов истәлегенә балалар һәм үсмерләр бил алышты. Бу ярышларда Арча районы җыелма командасы да катнашты. Команда составында тренерлар Саляхов Марат, Ахмадеев Марат, Һидиятуллин Фәнилләрнең укучылары бар иде. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Моратов Динияр — 1 нче, Мостафин Данир — 3 нче урында калдылар.

Арчаның 3 нче номерлы мәктәбеннән Абдулзалиев Рафил 3 нче урын яулады. Урта Курса мәктәбе укучылары Закирзянов Әлфис белән Хөснетдинов Данил пьедесталның 3 нче баскычына күтәрелделәр. Шушмабаштан Каримов Таһир, Ашытбаштан Файзрахманов Райнур 2 нче урынны яулады. Шушмабаштан Таҗетдинов Динарис 3 нче урында.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Шайхетдинов Хәлил Хәмитович тәбрикләде.

Һәр призер медаль, грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды.




http://arskmedia.ru/2018/11/09/archa-k-rashchelare-saba-rayonyinda-uzgan-achyik-turnirda-k-chlaren-k...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение