|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.11.2018
Арча көрәшчеләре Биектаудан җиңү белән кайтты
3 ноябрь көнне Биектауда данлыклы көрәшчеләребезнең берсе Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры узды. Бәйгедә 2001-2003 елда туган яшь көрәшчеләр бил алышты. Ярышларда тренерлар Зарипов Ф.В., Лотфуллин Т.А., Ахмадеев М.Г. кулы астында шөгыльләнгән Арча районы җыелма командасы да катнашты.
Арча педагогия көллияте студентлары Мифтахов Альмир, Нурисламов Раниф, Мубаракшин Инсаф, Салахутдинов Рәсим үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урынны яулады.


http://arskmedia.ru/2018/11/08/archa-k-rashchelare-biektaudan-i-belan-kayttyi/
