События

Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар 12.11.2018

Арчада "Тукай юлы"н җәяүләп уздылар

Татарстан Конституциясе көнендә, Арчада "Тукай юлы" җәяүле маршрутын сынау булды. Бу хакта "Татар-информ"га район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов хәбәр итте.

19 чакрым араны 15 кеше җәяүләп үтте. Маршрут Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша үтеп, Яңа Кырлайда тукталды.

Барлык сәяхәтчеләр Тукай музеенда кунак булды. Ара ераклыгы, көзге көн, авыл юллары сәяхәтчеләрне куркытмады. Җәяүле юлдашлар арасында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР Президенты ярләмчесе Олеся Балтусова да бар иде. 

Татар-информ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174694/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение