События

Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора 13.11.2018

Данил Салихов: Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып тора

Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов язучы Вакыйф Нуриев әсәрләреннән сөт агылып чыга дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай клубындагы язучының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсендә әйтте.

«Матурлыгы, эчендə булган җылылыгы аның əсəрлəрендə дə чагыла. Аның һəр җөмлəсеннəн сөт агылып чыга. Əсəрлəрендə ниндидер сихри төсмерлəр бар. Күп язмый, матур һəм тирəн мəгънəле яза», — диде Татарстан Язучылар берлеге рəисе хəбəрчегə.

«Кичəгə халык килəме, дигəн сорау бирмəдем, чөнки тулы зал җыелачагын белдем. Аны халык бик яхшы белə. Шулкадəр итагатьле һəм тəрбияле ул. Язучылар берлегендə ике генə шундый кеше бар: аның берсе — Шаһинур Мостафин, икенчесе — Вакыйф Нуриев», — ди Данил Салихов.

«Арча төбəге əдəбият өлкəсендə йөзгə якын танылган кешелəрне биргəн. Сезнең иҗатыгыз күплəргə үрнəк алырлык», — диде Арча районының мəдəният бүлеге җитəкчесе Рамил Мөхетдинов.

Шулай ук Вакыйф Нуриевка Арча районы башлыгы исеменнəн Рəхмəт Хаты тапшырылды.

Зилә Мөбәрәкшина

Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/11/13/175007/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение