События

Арчалар беренче! 18.11.2018

Арчалар беренче!

«Арча» спорт комплексында армия хезмәте үтәчәк егетләр командалары арасында республика күләмендәге спартакиада булды. Ул спортның хәрби–кулланма төрләре буенча үткәрелде. Ярышта Арча, Саба, Балтач, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Казан, Зәй командалары катнашты. Спартакиада Татарстан Республикасының ДОСААФ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе, хәрби комиссариат, ТРның “Патриот” үзәге һәм башка министрлыклар белән бергә оештырылды. Әлеге зур чарага Татарстан Республикасының ДОСААФ идарәсе рәисе, генерал-майор Дамир Динниулов кайтты. Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Ярышта Рүзәл Галимов җитәкчелегендәге Арча командасы җиңде. Егетләр барысы да Арча педагогика көллиятендә укучы егетләр иде. Котлыйбыз!




http://arskmedia.ru/2018/11/16/archalar-berenche/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение