События

Көзге муллык 09.09.2015

Көзге муллык

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер дигән борынгылар. Узган ял көннәрендә халык шатлана-шатлана бәрәңге алды. Соңгы елларда андый уңышны күргән юк иде.

Көз белән бергә ярминкәләр дә башланды. Узган шимбәдә Арчада Җиңү паркы янындагы мәйданда “Ватан”, “Северный”, “Мәрҗани”, “Ак барс” агрокомплексы”, балык хуҗалыгы, элеватор ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр сату итте. Район җитәкчесе Илшат Нуриев ярминкәгә бик яхшы әзерлек белән килгән “Ватан” һәм “Северный” ширкәтләре җитәкчеләре Мансур Әхмәтовка, Рөстәм Хәйруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Быел тимер юл вокзалы янындагы мәйданда да ярминкәләр үтә. Бу юлы “Курса МТСы”, “Аю”, “Татарстан”, “Акчишмә” ширкәтләре сату итте.

8 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район хуҗалыклары 45115 гектардагы игеннәрне урып-җыйдылар. Бу барлык мәйданнарның 87 проценты. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан”, “Кырлай” ширкәтләрендә бу эш төгәлләнде. “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә 2-3 мең гектардагы игеннәрне урып-җыясы бар.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш — 24,8 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 45,8, “Кырлай”да 42,7 центнер җыйнап алдылар.

Район хуҗалыкларындагы 1999 гектар бәрәңгенең 250 гектары алынды. Уртача уңыш — 345 центнер.

Икенче икмәк “Кырлай” ширкәтендә 750 гектарда игелде. Хәзерге вакытта үзйөрешле ике комбайн бәрәңге ала.

— Тәүлек буе эшлибез, — ди Фидәрис Зарипов. — Төнге сменага Илнур Шакиров килә. Бер сменада 10 гектар чамасы алабыз. Көн әйбәт, уңыш яхшы, эшлисе килеп кенә тора.

— Комбайн 40 сутыйны алуга 20 тонналы трактор арбасы тула, — дип сүзгә кушылды яшелчәчелек буенча агроном Алмаз Сабиров. — Гектардан 390 центнер чамасы чыга.

Алмаз Сабиров Голландиягә барып бәрәңге игү серләрен өйрәнеп кайт-кан, сортларын да үзе сайлаган. “Андагы уңыш белән бездәге уңыш бер чама”, — ди.

Бәрәңгене үстерү генә түгел, ничек саклау да бик мөһим. Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазинның киңәшләре файдалы булыр.

— Алгач та базга салыр- га ашыкмагыз, — ди ул. — Ашау бәрәңгесен кояш нурлары төшми торган урында 18–20 көн таратып тотыгыз. Кипшереп китәр, аралаганда авыру билгеләре булганын аерып алыгыз. Утырту бәрәңгесен сеткаларда саклау әйбәт, яз көне баздан чыгарып яровойлаштыру өчен дә уңайлы. Утырту бәрәңгесен көз көне дә бер атна чамасы кояшта тоту әйбәт. Яшелләнсен, андый бәрәңге авыруларга бирешми.

Ильяс Фәттахов

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение