|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.11.2015
Көрәштә безнең егетләр бирешми
Биектауда 13 тапкыр Татарстан республикасы, 8 тапкыр Россия чемпионы булган Данил Галиев истәлегенә үткәрелгән спорт көрәше буенча ачык турнирда 12 команда катнашкан.
Анда Арча педагогика көллиятеннән Инсаф Корбангалиев һәм Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Фәнгиз Мәннапов беренче, педагогика көллиятеннән Динар Гайнетдинов икенче, Нәсим Габидуллин өченче урыннарны яулаган. Безнең җыелма команда өченче урында.
