События

Зиннурны акладылар 17.11.2018

Зиннурны акладылар

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть секциясе һәм “Идел” журналы каршында оештырылган Татарстан әдәби судының күчмә утырышы булды. Анда язучы якташыбыз Зиннур Тимергалиевның “Киселгән тамырлар” повестена карата “җинаять эше” каралды. Арча тарихында беренче тапкыр.

– “Әдәби суд” проекты алты ел элек башланып китте һәм ул елга ике тапкыр үткәрелә. Бу чарага быел Арча да кушылды. Алдагыларыннан аермалы буларак монысына әдәбият сөючеләр дә килгән. Аңа уен итеп тә, чөнки ул әдәби тәнкыйть, шул ук вакытта артык чын итеп тә карамагыз, –  диде “Идел” журналы мөхәррире Радик Сабиров һәм катнашучылар белән таныштырды.

Әдәби суд диелсә дә, ул нәкъ чын суд кебек үтте, казый да (язучы Камил Кәримов), гаепләүче дә (тел белгече, галим Әлфәт Закирҗанов), аның шаһиты да (язучы Ландыш Әбүдәрова), яклаучы да (тел белгече, галим, язучы Рифә Рахман), аның шаһиты да (язучы Вакыйф Нуриев) та бар иде. Ә гаепләнүче урынында, билгеле инде, Зиннур Тимергалиев. Беренче булып сүз гаепләүчегә бирелде. Көчле чыгыш ясады ул. Күренеп тора, әсәрнең һәр сүзен, һәр җөмләсен бөртекләп тикшергән.





http://arskmedia.ru/2018/11/15/zinnurnyi-akladyilar-fotoreportazh/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение