События

Авылым минем – Күпербашым 03.12.2018

Авылым минем – Күпербашым

Фәрит абый Хәбибуллин озак еллар район хәзерләүләр конторасында әзерләүче булып эшләде. Күпербаш авылының иң актив кешеләренең берсе иде ул. Сәламәтлеге какшагач та авыл тарихын язу турында хыялланды. “Мин сөйләрмен, син язарсың”, – дигән иде ул миңа. Ул шулай эшләгән дә, Фәрит абый сөйләгәннәрне хатыны Дания апа язып барган.

Бәлки киләчәктә Күпербаш тарихын китап итеп чыгарырга алынучылар да табылыр. Газета укучыларга без шул тарихның кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.

Күпербаш авылы район үзәгеннән – 4, Казан шәһәреннән 70 километр ераклыкта урнашкан. Тау кочагында ул, әйтерсең лә, Җир-Ана аны үз кочагына алган да, ачы җилләрдән, кышкы суыклардан, бураннардан саклый.

Буыннан-буынга тапшырылып килгән риваять буенча, безнең авылга Наласа авылыннан өч кеше нигез сала: Габдрахман, Мустай, Рәим. Явыз Иван татарларны чукындыра башлаган еллар була бу. Алар үзләре белән эш кораллары алып юлга чыгалар. Башта Наласадан Зур Бирәзәгә киләләр, аннан Арчага менеп көнчыгышка таба баралар. Булачак авылның тау башына килеп җитәләр. Бөтен җирне урман каплаган була, урманга кереп үзәнгә хәтле төшәләр, каршыда киң булмаган елга очрый. Янәшәдәге агачларны кисеп күпер салалар, көн кичкә авыша, арыйлар да, күпернең башында куна калалар. Иртән торгач  бераз барып шалаш коралар, йортлар салу хәстәренә керешәләр. Яшәр урыннары әзер булгач, гаиләләрен алып килергә дип Наласага кайталар. “Йортыгызны кая салдыгыз?” – дип сорыйлар алардан. “Күпер башына”, – дип җавап бирәләр. Авыл шуннан Күпербаш дип атала башлаган.

Без үзебез Габдрахман нәселенә керәбез. Бу нәселгә тагын Габдулла, Ихсан, Насыйбулла, Шәмсетдин, Шәфигулла, Шәмгун, Фәхретдин, Нәбиулла, Дәүләтша, Хәбибулла, Нурулла исемле кешеләр керүе билгеле.

Мостай дигән кеше тау асты ягынарак урнаша, чишмә казый, бу чишмә әле дә бар. Бу нәселгә Әскар абый кергән.

Рәим нәселенә Салих абый керүен беләм. Аның йорты шул урам башында.

1770 еллар тирәсендә Күпербашта агач мәчет төзиләр. Беренче мулласы Мөнәсип дигән кеше була. Аннан соң Габделхалик, Нәҗметдин, Шәмсетдин, Камали, Минһаҗ, Закир муллалар эшли. Закир мулла 1928 елга тикле тора да, “Алан” колхозына умарталар карарга китә, колхозга керә. 1872 елда Дмитрий дигән кеше авылда су тегермәне төзетә. Ул киткәч Петр дигән кеше килә, аның Анатолий, Жура, Анна исемле балалары да була. Петр сугышта үлә. Тегермәндә Һади дигән кеше кала, аннан соң Арчадан Денисов фамилияле кеше килә, ул тегермәнне болын буена күчерә.

Тора-бара авыл 360 хуҗалыкка җитә. Иген иккәннәр, терлек асраганнар, сату-алу, урман кисү белән шөгыльләнгәннәр. Гыйният Зәйнуллин, Зариф Миннебаев, бертуганнар Закир, Талип, Җамали Әхмәтҗановлар ит белән сәүдә иткәннәр.  Аларның сату итәргә хокуклары булган. Көтүе белән терлек алып кайтып сугымчыларга суйдырып төрле базарларга барып сәүдә иткәннәр, ә сугымчыларга хезмәтләре өчен терлек карыннары, үпкә-бавыр биргәннәр. Бу уңайдан авыл халкы җыр да чыгарган:

Күпербаш зур авыл,

Ашыйлар үпкә-бавыр.

Аз салсаң ашка чыкмый,

Күп салсаң үземә авыр.

Хатын-кызлар җеп эрләп, киндер сукканнар. Сугыш вакытында солдатларга кием теккәннәр.

Июнь аеның икенче ункөнлегендә Күпербаш, Казиле, Казанбаш, Көтек, Иске Төрнәле, Кече Төрнәле халкы бергәләшеп Казан тавы җыены үткәргән.

Революциягә кадәр авыл балалары мулла йортына барып белем алганнар, нигездә дин сабагы укытылган. Революциядән соң балалар Шәймулла Шәйдуллин, Йосыф Ибраһимов йортларында укып йөргәннәр. Курсадан Зәйнәп  Миннулина, Хөсәен Шакирҗанов дигән укытучылар килеп укыткан.

1917 елдан соң авылда совет власте  урнаша. Хәйретдин Абдуллин, Кәрим Шәфыйков, Әмин Галимҗанов, Гыйлембай Гыймадиев дигән кешеләр яңа властьның активистлары була. Авылның беренче коммунисты – Хәйретдин Абдуллин. Ул партия сафларына гражданнар сугышында кергән.

1918 елда Гыйлембай Гыймадиев, Миннехан Шәфыйков, Гариф Сафиуллин, Хуҗа Галимуллин  партия сафларына керәләр. Алар халыктан икмәк җыю командасында була, колхозга да беренчеләрдән булып керәләр.

Яңа тормыш төзү шома гына бармый. 1918 елның октябрендә Арчада булган “Сәнәкчеләр восстаниясе” күтәрелә. Крестьяннар халыктан ашлык җыю сәясәте белән килешмичә баш күтәрә. Анда Күпербаш авылы кешеләре дә катнаша.

Сәнәкчеләр хәрәкәтен оештыруда башлап йөргән кеше “Каенлык” авылының бае Хәким булган дип сөйлиләр. Ул Арча тирәсендәге авылларга йөреп элекке  старосталарга халыкны коралландырып Арчага алып барырга кушкан. Шулай эшләгәндә совет хөкүмәтеннән һәм икмәк бирүдән котылып булачак дип аңлатканнар.

Күпербаш авылында Гыйният Зәйнәтов – староста, Җамали дигән кеше – десятник була. Алар халыкны Казанбашка җыелышка дип алып чыгып китәләр. Тик юлда Казиле, Казанбаш, Көтек авылы кешеләренең килүен күреп туктап калалар. Корал алып Арчага барырга кирәклеген ишеткәч, авылга кире кайталар.  Кайберләре корал алып башка  авылларга кушылып китәләр. Качып калучылар да була. Корайван, Курса авыллары кешеләре кораллар күтәреп Күпербашка киләләр дә: “Нигә торасыз, корал алып Арчага бармыйсыз?” – дип кычкыралар. Качып калырга маташкан берничә кешене табып кыйнап китәләр.

Кулларына иске мылтык, сәнәк, балта, без, пычак, күсәк тоткан кешеләр Арчага юнәлә. Ә Арча башында аларны кораллы гаскәр каршы ала. Түбән Мәтәскә һәм Күпербаш зиратлары артына яшеренгән атлылар халыкны арттан куалый. Арчага килеп җиткәннәрен елгага тутыралар. Аларны шунда бик озак тотканнар, качып китәргә маташканнарын атканнар. Шулай ук старосталарны да аталар. Калганнарыннан сорау  алу башлана: “Сезнең арада байлар кемнәр? Дәүләткә ашлык бирергә кайсыларыгыз каршы? Арагызда русча белүче бармы, шул өскә чыксын”.

Мөндеш авылы кешеләре үз араларыннан Әсхәдулла Баһаветдиновны үгетлиләр, син русча беләсең, чык, аңлат, монда бернинди байлар юк, бездә артык икмәк тә юк, иген уңган елны да ярты елга гына җитә, диләр. Әсхәдулла өскә менеп гаскәр башлыкларына аңлата, монда байлар юк, сезонлы эшләүче шахтерлар, ярлы крестьяннар. Аның җавабы тегеләргә ошамый, каты кыйнап, атылачаклар янына бастыралар үзен.

Елгага тутырылган кешеләргә аз-азлап менәргә кушалар. Астагылар атылудан куркып өскә менми. Солдатлар аска төшеп кыйный-кыйный алып менәләр. Өскә чыкканнарын стройга тезә баралар. Хәзерге “Сельхозтехника” берләшмәсе урнашкан басуда крестьяннарны ату башлана.

Анда күпме кеше атылуы билгеле түгел. Пионер урамы башындагы каберлектә 42 кеше күмелүе билгеле.

Әсхәдулла Баһаветдинов минем әнинең абыйсы иде. Атылган вакытта аңа 27 яшь булган. Өйләнгәненә өч ел, бер баласы калды. Малае әти кайчан кайта дип, озак көтте…

Әнинең сөйләвенә караганда, бу фаҗигадән соң авылга коточкыч хәбәрләр килә, имештер атылган кешеләрнең гаиләләрен дә атачаклар. Шушы хәбәрдән соң әти ике көн сәке янында үлем көтеп утырган. Ишегалдына чыгып: “Әсхәдулла”, “Әсхәдулла” дип йөрүен күреп барысы да елаганнар.

Бу фаҗигадә Мөндеш авылыннан 14 кеше атыла: Гайфулла Гобәйдуллин, Фазылҗан Гайфуллин, Сәләхетдин Нәбиуллин, Гыйззәт Җәләлиев, Әсәт Җәләлиев, Хафиз Гайнуллин, Әсхәт Гыйбадуллин, Әсхәдулла Баһаветдинов, Садри Шиһабиев, Йосыф Дәүләтбаев, Зиннәтулла Гыйбадуллин.

Гайфулла Гобәйдуллинны атарга дип бастыргач 17 яшьлек малае Фазылҗан: “Әти җаным, бәхил бул!”– дип муенына асылына. Залимнар аларның икесен бергә атып үтерәләр.

Казанбаштан – 8, Казиледән  2 кеше, Күпербаштан Шәйхи Дәминов атыла.

Кызыл палачлар үзләренең кара эшләрен халыкка бик белдерергә дә теләмиләр, эзне югалтырга, кайда атсалар шунда күмеп калдырырга тырышалар.

Картлар, карчыклар әлеге урынга килеп дога кылып китәләр. Ә күпләр монда күренергә курка, кара исемлеккә эләгүдән шикләнә. Арча хәзерләүләр конторасы директоры Бәдретдин  Җәләлиевнең әтисе Җәләли абзый да шул каберлектә ята. Улы әтисе яткан урынга тукталгалап китә. Бу турыда райкомның беренче секретаре Александровка җиткерәләр. Ул конференциядә зур итеп сөйли. “Акгвардияче” малае хәзерләүләр конторасы директоры булып оялаган. Андый кешеләрдән арынырга кирәк!” – дип чыгыш ясый.

Озак та үтми  директорны эштән алалар. Ул ун ай чирләп ята, шуннан вафат була.

Әлеге каберлекне ничек юкка чыгару турында күп уйлаганнардыр. Әмәлен табалар, шул җирдән йорт урыны бирәләр, урамның исеме дә Пионер дип атала. Монда каралты төзү өчен чокыр казыганда кеше сөякләре, башлары чыгып, балчык өеме өстендә яттылар. Ул сөякләр бу урында аунап йөргәч, кешегә ихтирам белән карый белүчеләр читкә илтеп, күмделәр. Кемнәрнең сөякләре  булгандыр анда?

Бәлки бу бер гөнаһсызга атылган крестьяннар белән кешечә бәхилләшер вакыт җиткәндер? 42 кешегә чардуган корып, исемнәрен язып куярга иде.

Сәнәкчеләргә багышлап халык “Сәнәк сугышы” бәете дә чыгарган.

Авылда колхоз  1930 елда оештырыла. Ул “Кызыл Ия” дип йөртелә. Колхозлар төзү шома гына бармый. Бервакыт колхоздан кире чыга башлыйлар, 360 хуҗалыкның 7се генә кала. Кабат оештыралар. Гәрәй Шәмсиев дигән абзый иң соңгы кеше булып кергән.

Ул елларда халык хайван  тиреләрен дә дәүләткә тапшырырга тиеш була, әмма бик бирәселәре килми. Йортларга тентү кертеп тире җыялар.

1939 елда Күпербашта җидееллык мәктәп ачыла. Агачын Нократ Аланыннан атлар белән ташыганнар. Барысын кул көче белән шуннан килгән руслар эшләгән. Бик зур, матур, сап-сары бүрәнәдән эшләнгән мәктәп була ул. Аның директоры итеп Җәләй Йосыпов билгеләнә.

Шулай яшәргә тырышып-тырмашып ятканда сугыш башлана. 1941 елда Арчага Украинада яшәүчеләр кайта, аларны барлык авылларга тараталар. Бездә дә яшәгән алар, солдатлар да торган.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2018/11/20/avyilyim-minem-k-perbashyim/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение