События

Арчабызны матурлау өчен тотылачак бит ул акча 19.11.2018

Арчабызны матурлау өчен тотылачак бит ул акча

Арчаның сәнгать мәктәбендә урнашкан 941нче участокта гражданнарның үзара салым кертү буенча референдумы уңышлы гына башланып китте. Мин үзем иртәнге 8гә килдем. Бәйрәм төсен биреп урамда ук музыка яңгырый. Халыкны елмаеп каршы алалар. Тыныч атмосфера хөкем сөрә. Әле референдумда катнашучылар саны буенча процентларда әйтү иртәрәктер. Әмма бу вакытка хәйран кеше гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде инде.

  • Иң беренче булып Нурия Мифтахова килде. Аңа бүләк тапшырдык, — диде Гөлнара Сабирова.
  • Үз тавышларын биреп чыкканнарның да фикерләре белән кызыксындым. Алар бу референдумга нәрсәгә өмет итеп килгәннәр? Уй-теләкләре нәрсәдә?
  • Без Почта урамында яшибез. Бер яклы гына урам. Икенче ягында елга. Юл начар, дип зарлана да, яхшы дип мактана да алмыйм. Киләсе җәйгә урамга асфальт җәймәсләр микән, дип өметләнәм. Хәзер һәр кешедә машина. Кереп-чыгып йөрүләре җайсыз, — диде Рәзинә Абдуллина.
  • Мин Подгорная (Тау асты) урамыннан. Быел урамга таш җәйделәр, анысы. Асфальт булса, тагын да яхшырак булыр иде. Аннан Вахитов урамыннан безгә чишмә суы агып төшә. Шуңа торба салып калдырдылар. Тик ул биек булган, машиналарның аслары тия. Рәтләсәләр рәхмәтле булыр идек, — диде Әлфия Хәйруллина. — Ә референдумга теләп килдем. Үзебезнең Арчабызны матурлау өчен тотылачак бит ул акча. Торган җиребез күркәм булса, үзебезгә дә күңелле.
http://arskmedia.ru/2018/11/18/archabyiznyi-maturlau-chen-totyilachak-bit-ul-akcha/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение