События

Арчаның яшь талантларына Гариф Ахунов премиясе тапшырылды 23.11.2018

Арчаның яшь талантларына Гариф Ахунов премиясе тапшырылды

Арчаның сәнгать, әдәбият тормышы тарихына тагын бер гүзәл вакыйга өстәлде — балалар сәнгать мәктәбендә районыбызның яшь талантларына 10нчы тапкыр Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру бәйрәме узды. Билгеле булганча, премия 30 яшькә кадәр яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге якташыбызның күркәм эшен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан уздырыла.

Әлеге бәйгедә катнашып, тәүге тапкыр туган җирендә җиңү тәмен татыган, шул җиңүе биек үрләр яуларга этәргән иҗатчы райондашларыбызның кайберләре бүгенге көндә республикага таныш: “Казан утлары” журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, журналистлар Фәнзилә Мостафина, Динә Шәкүрова, Ләйсән Фәйзуллина. Бәйрәмгә Рөстәм Галиуллин үзе дә кайткан иде. Үзе генә дә түгел, каләмдәшләре — ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Гариф Ахуновның кызы Найлә Ахунова һәм тагын бер якташыбыз — Вакыйф Нуриев белән.

Арча җирендә илһам чишмәсе челтерәп ага. Әледән-әле районда яңа исемнәр калкып чыга. Зиннур Тимергалиев шундыйларның берсе. Әле күптән түгел генә язучы дәрәҗәсенә ия булып, Язучылар берлегенә кабул ителгән райондашыбызга Данил Салихов шушы бәйрәмдә таныклык тапшырды.

Әдәби премия алу өчен быел 11 кеше һәм 3 иҗат коллективы дәгъва кылган. Җиңүче исеменә ия булганнар исә бәйрәмдә тантаналы рәвештә бүләкләнеп, бүләкне язучылар кулыннан алу бәхетенә иреште. Менә ул бәхетлеләр:

“Публицистика” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат — Зилә Сабитова, 2 урында Алия Сабирова, 3 урында Рүзәл Шәрипов һәм Динә Нәҗметдинова. Кызыксындыру премиясе Зөләйха Зәбировага тапшырылды. Язучының драматургия жанрын дәвам итүче Наласа кызы Камилә Нәҗметдинова 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Гариф абый рәссам дә булган. Аның белән аралашып яшәгән замандашларының һәммәсе язучының оста рәссам булуы турында әйткән. Ул күңеленә рәхәтлек бирә торган табигать күренешләрен сурәтләгән, портретлар язу белән мавыккан. Язучының рәсемнәре музей экспонатларын тулыландыра. “Казан арты” музеенда да урын алган ул сурәтләр. Конкурста “Сәнгать” номинациясендә фотография юнәлеше буенча  Рушан Бәйрәмов – 2нче, Назлыгөл Нәкыйпова 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Әлеге номинациядә сәхнә осталары да бүләкләнде. “Балкашык”  фольклор инструменталь ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов) һәм Ашытбаш мәктәбенең “Яшь йолдызлар” театр коллективы – 2нче,  “Курайчылар” триосы (җитәкчесе Рәдис Харисов) 3нче дәрәҗә лауреат булды.

Тамашачыларга “Яшь йолдызлар” Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлары”ннан өзек тә күрсәтте. Алар инде чаларган, Кәрим Тинчурин театрында олпат артистлар каршында уйнап бәяләнеп кайткан укучылар!

Найлә Ахунова әтисенең исемен мәңгеләштерүдә башкарган эшләре өчен арчаларга рәхмәтле. Бу турыда ул мөмкинлек чыккан саен әйтә. Киләчәктә конкурсның киңлекләре тагын да киңәю ихтималы бар — аны Казан артында урнашкан районнарда яшәүче талантларны берләштереп уздырырга ниятлиләр.

Найлә ханым үзе дә бүләк белән кайткан иде — конкурсантларга ул яңа табадан төшкән шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Аның тышлыгында Кечкенә Өчиледә урнашкан Ахун чишмәсенең сурәте. Бу китапны ул район Үзәк китапханәсенә дә бүләк иткән.

Розалия Зиннәтова

Fatal error: Theme at http://arskmedia.ru/wp-content/plugins/image-gallery-reloaded/themes/classic/galleria.theme.min.js could not load, check theme path.




http://arskmedia.ru/2018/11/22/archanyi-yash-talantlaryina-garif-ahunov-premiyase-tapshyiryildyi-vid...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение