События

Авылның киләчәге яшьләр кулында 11.11.2015

Авылның киләчәге яшьләр кулында

Авылларыбызның киләчәген уйлап борчылмаган кеше аздыр. Аларны саклап калу өчен бүген нәрсә эшләп була? Бу сорауны районыбыз җитәкчесе Илшат Нуриев төрле очрашуларда еш бирә.

4 ноябрьдә ул югары уку йортларын тәмамлап районыбызда эшләүче яшь белгечләр белән очрашты.

— Без бүген сезнең уй фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне ишетергә телибез, — диде ул. — Эш дәверендә сезгә нинди проблемалар белән очрашырга туры килде? Шулар турында үзегездән ишетәсе килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Любовь Гайнетдинова яшь белгечләргә дәүләт билгеләгән кызыксындыру чаралары турында сөйләде.

— Югары уку йорты- ның көндезге бүлеген тәмамлаган яшь белгеч хуҗалыкка килеп эшли башлагач аңа — 100 мең, махсус урта уку йортын тәмамлаучыга 50 мең сум акча бирелә, — диде ул. — Аларның хезмәт хакына бер ел буе ай саен 5 мең сум өстәп түләнә. Башта, билгеле, килешү төзелә, аның нигезендә белгеч 3 ел шул урында эшләргә тиеш.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары Сания Гатауллина яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары белән таныштырды.

— Кемнәр үзләренең хезмәт хакларыннан риза, кулларыгызны күтәрегез, — диде район җитәкчесе.

Тулы залда нибары унлап кул күтәрелде.

— Ә торак шартларыннан кемнәр канәгать?

Бу юлы күтәрелгән куллар күбрәк иде.

Яшь белгечләр үзләре дә сүз алды. “Акчишмә” ширкәте баш хисапчысы Ания Хафизова югары уку йортын тәмамлагач Казанда калган булган.

— Менә 6 ел инде “Акчишмә”дә эшлим, — диде ул. — Авылга кайтканыма үкенмим, миңа монда ошый. Яшьләр аз калуы борчый, акча аз диләр, тырыш кеше күбрәк ала, сыер савучыларның айга 30 мең сум алганы да булды. Акчишмә белән Ашытбаш арасында юл начар.

— 44 авылда юл начар, — диде Илшат Габделфәртович. — Киләсе елда тагын 5 авыл юллы булачак, Акчишмә белән Ашытбаш арасына да чират җитәчәк.

“Кырлай” ширкәтенең яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабиров күп телләр белүнең файдалы икәнлеген үз мисалында төшендерергә тырышты. Ул чит илләрдә еш була, андагы тәҗрибәне үз эшендә куллана.

— Белгечләрне транспорт белән тәэмин итү дә мөһим, — диде ул. — Мин елга 130 мең километрлап узам.

“Ватан” ширкәте баш икътисадчысы Ранил Рәхимов, “Северный” ширкәте баш зоотехнигы Ирек Сәләхов, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте икътисадчысы Илшат Хисаметдинов та кызыклы фикерләре белән уртак- лаштылар.

Сораулар да булды. Аларга район җитәкчесе тулы җавап биреп барды.

— Авылда йорт төзергә теләүчеләргә без беренче чиратта булышачакбыз, — диде ул. — Бүгенге очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне без хуҗалыклар җитәкчеләренә дә җиткерәчәкбез. Сездән кызыклы идеяләр, тәкъдимнәр көтеп калабыз.

Ильяс Фәттахов

"Арча хәбәрләре"


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение