События

Каенсарда Мәүлед бәйрәме узды 24.11.2018

Каенсарда Мәүлед бәйрәме узды

Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмиин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә хайри халькыйһи Мөхәммәдиү вә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгин. Барча мактауларыбыз Аллаһы Раббыбызга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмгә салаватларыбыз, ә сезләргә мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем Аллаһы Тәгәләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булса иде. Әссәләмү гәләйкүм үә рәхмәтуллахи үә бәрәкәтүһ! Бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе — Мәүлед кичәсе. Әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күпләребез мәүлед бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм көн дип аталуын, мәүлед сүзенең мәгънәсен ачык итеп белеп җиткермиләр.

Мәүлед — гарәп сүзе — туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле олугы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмнең дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды.

Хәзрәти Расүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен (кыямәт көнендә яклавын) өмет итеп салаватлар әйтелә.

Мәүлед бәйрәмен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен изге ният белән җыелып мәүлидләр үткәрү, пәйгамбәребезнең сөннәтен, аның нинди зат булганын, ничек яшәгәнен гафләттә булган халкыбызга аңлату, ирештерү тиешле.Аллаһү сүбөхәнә вә Тәгалә барча мөэмин вә мөэминәләргә мәүлед укырга насыйп итеп барчасын Расүлүллаһ шәфәгатенә лаек әйләсә иде.

22 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хөрмәтенә багышланган Мәүлед кичәсе үткәрелде. Кичәне Раил хәзрәт Гыйлаҗев һәм мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая абыстай Фәтхуллина алып барды. Мәүлед кичәбезне Нурфия Шәйхиева “Сәламләү” җыры белән ачып җибәрде, кичәдә кадерле кунакларыбыз бер-бер артлы матур, тәрбияви әһәмиятка ия булган шигырьләр, мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады.

Аларны Гөлшат Гыйниятуллина, Нурания Габдрахманова, Әлфия Рәхимова, Рая Фәтхуллина, Надия Сибгатуллина, Нурхадә Хәнәфиева, Мәрьям Кашапова, Минһаҗ Кашапов башкарды. Рәүис Сафин Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә хижрәте (мәҗбүр булып бер урыннан икенче урынга күчү) турында сөйләде.

Шушындый мөхтәрәм кичәне оештырган имамыбыз Надирга, барлык мөтәвәллият әгъзаларына Яңасала һәм Каенсар авылы халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен.

Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм барча галәмгә Аллаһ Җәнәбел Хак муллык вә сәгадәт тынычлыклар насыйп әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Яңга-Сала авыл китапханәсе мөдире Борһанова Ф.А.

   


http://arskmedia.ru/2018/11/23/kaensarda-ma-led-bayrame-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение