События

Татулык гомерне озайта 25.11.2018

Татулык гомерне озайта

“Сәламәт тормыш рәвеше” рубрикасын дәвам итәбез. Без бүген сезгә Яңа Кишеттә тигезлек белән гомер итүче Руза апа белән Рәиф абый Әхмәтшиннарның киңәшләрен җиткерәбез.

Күптән түгел алар безнең редакциядә булдылар. Киләселәрен белгәч: “Рәиф абый, скрипкаңны калдырма яме”, – дип әйттек. Коллектив белән җыелып, Рәиф абыйның скрипкада уйнавын тыңладык. Моңлы көйләр башкарды ветеран. Аннан бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Рәиф абый белән Руза апа – икесе дә Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган белгечләр. Рәиф абый заманында Казахстанда зур совхоз директоры, Арчада колхоз рәисе, авыл Советы җитәкчесе булып эшләгән кеше. Бүген алар, балалар тормышына куанып, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, һәр туган көннән ямь, тәм табып яшиләр.

Рәиф абый көн дә диярлек редакциягә шалтыратып, безнең хәлләрне сорашып, сөйләшеп ала. Каләмдәшебез Ильяс Фәттахов белән күбрәк умартачылык турында  сөйләшергә яраталар. Ә безнең белән тормыш хәлләре, сәламәт тормыш рәвеше турында… Без бүген Рәиф абый белән ничек итеп авыртмыйча, сәламәт яшәп булуы хакында сөйләшербез.

– Кешенең үзеннән тора, – дип сөйләде 84 яшьлек Рәиф абый Әхмәтшин. – Авыртмыйча яшәүнең факторлары күп. Аларның барысы турында сөйләп  бетереп тә булмас. Кешенең иң беренче чиратта психик халәте сәламәт булырга тиеш. Ул нормаль булса, кеше бервакытта да авырмый. Гаиләдә тынычлык хөкем сөрсә, ир белән хатын бер-берсен аңлап яшәсә яхшы. Иң зур бәхетем – минем хатыным. 55 ел бергә гомер иткән чорда иртәнге сәгать 5тә аяк өстендә булсам да, Руза миңа иртәнге ризыкны әзерләп эшкә озатты. 90га кадәр яшәгән Черчилль, төшке ашка бервакытта да соңга калмагыз, дигәнме? Билгеле бер вакытта ашау бик тә әһәмиятле. Гаиләдә түземлек, бер-береңне ихтирам итеп яшәү бик тә кирәк. Туганнар белән аралашып, аңлашып яшәү мөһим. Халык рухи яктан бик нык бозылды. Дин аз гына тәртипкә китерә башлады. Намуслы булырга кирәк. Дөрес туклану шулай ук әһәмиятле. Үзебезнең җирлектә үскән ризыкны, яшелчә, җиләк-җимешне, бөртекне ашарга кирәк. Хәзер бөтен нәрсә бар. Чамасын белеп ашарга гына кирәк. Безнең милләт яшелчә, җиләк-җимеш ашау буенча иң артта калган халык. Ә яшелчә ашауны гадәткә кертергә иде. Без  көн дә винегрет ашыйбыз.  Барысы да үзебезнең бакчада үскән чөгендер, кишер, бәрәңге, кыяр, кәбестә, суганнан ясала. Яшел борчак, аз гына кукуруз кушабыз.  Бодай шыттырып, аны сарымсак белән иттарткыч аша чыгарып, котлетын пешерәбез. Итсез генә. 10 минут табада кыздырып алабыз. Бик тәмле ризык. Шыттырылган бодайны шулпага, боткага, салатларга кушарга да була. Бодайның шытымнары күренә башлауга (1 мм) әзер була ул. Витаминнарга бик бай. Аерата организмга кирәкле РР витамины бар анда. Солыны кайнатып эчсәң, бик шифалы. 3 сәгать талгын утта кайнатасың, суынгач, сөзеп, суыткычка куясың. Әстерхан чикләвеге кулланабыз. Көн саен бер стакан кишер, чөгендер, алма суы эчәбез. Аз гына лимон суы да тамызабыз. Боткалар пешерәбез. Топинамбур (җир грушасы) куллансаң яхшы. Ул инсулинны бирә торган ризык.

Без Рәиф абыйга акыллы киңәшләре өчен бик зур рәхмәт әйтәбез. Сөйләгәннәрен тормышта кулланып, һәркайсыбызга шифасы тисен иде. “Сәламәт тормыш рәвеше” рубрикасында башкаларның да киңәшләрен ишетәсе килә. Хатлар һәм шалтыратулар көтәбез!

Румия Надршина


http://arskmedia.ru/2018/11/24/tatulyik-gomerne-ozayta/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение