События

Алар мине, мин аларны яраттым. 21.11.2018

Алар мине, мин аларны яраттым.

Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышырга Әтнә районыннан  еш киләләр. Быел җәйнең кояшлы матур бер көнендә РОНО хезмәткәрләре  килде. Минем экскурсия ахырында еш кына кунакларга сорау бирә торган гадәтем бар: “Сезнең арада язучы турында истәлекләр белүче юкмы?”

Чираттагы кунакларыма бирелгән сорауга җавап гади генә булды:”Безнең арада истәлек сөйләрлек кеше юк. Ләкин  Әтнәдә Рәйсә апа Садыйкова бар. Ул Мөхәммәт абый заманында Арча педучилищесында белем алган кеше. Белсә , ул сөйләргә мөмкин. Улы Маратның телефон номерын биреп калдырабыз, шалтыратып белешегез”. Миңа шул җитә калды, икенче көнне үк Марат абыйга шалтыратып, Рәйсә апа янына килергә рөхсәт сорадым. Ул рәхәтләнеп ризалашты. Хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин белән Әтнә якларына чыгып киттем. Марат абый безне капка төбенә чыгып ук каршы алды. Өйгә үттек. Анда кечкенә генә гәүдәле , ачык-мөлаем йөзле апа каршы алды. Рәйсә апа үзе икән. Без килгәнгә бик шат иде ул.

-Рәйсә апа, сез Арча педучилищесында язучы Мөхәммәт Мәһдиев укыган чорда белем алгансыз икән. Аны хәтерлисезме?

-Әйе шул. Укыдык. Ул заманда педучилище Үрнәк совхозында иде. Мин үзем Җогып авылы кызы. Җиде класс укыгач, авыл советы балаларны ФЗУга җибәрә иде, миңа да шунда барырга диделәр. Кенәргә комиссия үтәргә баргач, абый мине кире алып кайтып китте. Шуннан уйлаштык инде, кая да булса урнашырга – эшләргә яки укырга керергә. Иптәш кызым Рәхимәнең апасы Рәшидә апа укытучы иде. Шул безне Арча педучилищесына керерсез дип Арчага алып китте. Анда көнгә ике тапкыр бушка ашарга бирәләр икән дигән хәбәр дә кызыктырды. Ул вакытта бит ашау ягы бик такыр. Сугыш вакыты, 1942 нче ел бу.  Педучилище Үрнәктә. Без шунда барып урнаштык һәм укый башладык.  Кызлар белән малайларның тулай тораклары икесе ике җирдә иде. Менә шунда торганда безнең бүлмәгә Мөхәммәтләр кереп йөргәнен хәтерлим. Ул вакытта бүлмәләрдә утырырга урындык та юк. Кергәч, басып торалар иде . Көлешеп сөйләшер идек һәм алар чыгып китәрләр иде. Буш вакытларда малайларны урманга җыеп алып китәләр иде. Биналарга ягар өчен алар урманнан утын алып кайталар , аны кисәләр, яралар, өеп куялар. Мичкә ягуның аерым җаваплы кешесе бар иде. Малайлар шул кеше  җитәкчелегендә эшлиләр иде . Укыган вакытта берәү дә дәрес калдырмый, тәртипсезләнеп йөрми. Һәр дәрес үз вакытында үтә иде. Укытучы юк дип, буш утырмадык, икенче фәнне укый идек. Безнең авыл ерак булгач, атна саен ялларда өйгә кайта алмый идек. Кайтканда 50-60 чакрымны җәяү үттек. Ул вакытта машина юк, хәтта ат та юк, җәяү йөрү иде. Кышын чана тартып өйдән бераз бәрәңге алып килә идек. Өйгә кайтмый калган ялларда безне ашханәдә ашаталар иде. Безне ач итмәделәр.  Ә Мөхәммәтнең авылы Үрнәктән ерак түгел . Ул атна саен өенә кайтып йөргәнен беләм.

— Укырга китаплар бар идеме соң, нинди кәгазьләргә яза идегез?

-Китаплар бар , ләкин аз иде, кулга бирелмәде. Ул училищеның үзенеке булгандыр инде . Без кулланып кына тордык. Ә кәгазьгә килсәк, ниндидер китап битенең буш урыннарына язганымны хәтерлим. Сары кәгазьләрне кискәләп, шуңа да яза идек. Буш вакыт булса, Рәхимә белән гел шәл бәйли торган идек. Мөхәммәтләр керсә дә бәйли идек. Ул зур язучы булгач, истәлекләр бастырып чыгарды. Менә шунда  укыган вакытларны язган һәм ике кыз гел шәл бәйлиләр иде дигән истәлеге дә бар . Шәл бәйләүче ике кызның берсе -мин , икенчесе — иптәш кызым Рәхимә.

-Ә укытучыларны хәтерлисезме?

— Рәмзия апа Вәлитованы яхшы хәтерлим. Ул татар теле, әдәбиятны бик яхшы укытты. Сугыш чоры бит ул, сеңелем, укытучылар алмашып та торды. Сугышка алганнардыр инде.

— Рәйсә апа, Мөхәммәт абый яза: “Чыгарылыш имтиханына Казаннан зур комиссия килде. Рус теленнән инша яздырдылар. Бер өтер яки нокта дөрес куелмаган аркасында бик күпләргә диплом алу бәхете эләкмәде”,-дип .Ә сез бетергәндә  ничек булды?

-Ай, җаным, бездә дә шул ук хәл булды. Казаннан килгән комиссия каршында рус теленнән яздык. Һәрберебезне аерым парталарга утырттылар.  Бер өтер хатасы бар дип, комиссия безне уздырмады. Һәм мин дә дипломсыз калдым. Бер ел эшләгәч, Казанга барып имтихан тапшырдым. Дипломны шуннан  соң гына алдым.

— Укыган вакыттагы кайбер хатирәләрне искә төшерә аласызмы, Рәйсә апа?

— Беренче тапкыр дәрес биреп караганымны хәтерлим. Пошалым авылы мәктәбендә булды ул. Кайсы Пошалым икәнен хәтерләмим. Методист ир кеше иде. Укытучы белән икесе мине дәрес беткәч бик мактадылар, шул хәтергә уелган:”Карагыз, кечкенә генә кыз никадәр баланы авызына каратып дәрес бирде”.-дигәннәре миңа киләчәк өчен эшләргә канат куйды сыман. Соңгы практиканы үземнең туган авыл мәктәбендә үттем. Әни, абый, җиңги минем белән бик горурланып яшәделәр. Мин хезмәт хакы алып кайткач, өйдәгеләр бик шатланалар иде.

1945-1946 нчы уку елында мин беренче тапкыр Зур Бәрәскә авылы мәктәбенә эшкә бардым. Дүртенче классны бирделәр. Класста кырык бала. Параллель дүрт класс бар, һәрберсендә кырыгар бала. Анда ике ел укыткач, мине Күңгәр мәктәбенә күчерделәр. РОНО мөдире минем авылдашым иде, мөгаен, ул мине еракка йөреп укытмасын, бераз якынрак булыр дип күчергәндер, дип уйлыйм. Өлкән укытучылар яшь коллегаларына һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Миңа Гарифә апа зур ярдәм күрсәтте. Чөнки кайбер вакытта укучылар артыгы белән шаулашырга яраталар иде. Шулвакытта өлкән укытучы керсә, укучылар да тына иделәр.

Күңгәр мәктәбендә зур конференция үткәнен хәтерлим. Шунда инспектор Галимҗан абый мине бик  мактап сөйләде. Ул вакытта укытучыга бик күп эш йөкләтелгән иде : агитатор, кичке укуларны алып бару, докладлар уку, төрле чаралар үткәрү һ.б. Мин барысында да катнаштым. Аннары мин бик матур киенә идем. Укытучы болай да халык арасында күз өстендәге каш кебек, гел күз уңында. Шуңа күрә үз-үзеңне карап йөртү дә сорала иде.

Мине Югары Көек мәктәбенә күчерделәр. Башлангыч класссларны укыттым һәм штаттан тыш пионервожатый булып эшләдем. Шулхәтле яратып эшләдем мин вожатый эшен. Балалар мине, мин аларны яраттым. Бер конференция вакытында миңа пионервожатый эше турында чыгыш ясарга куштылар .Мин сөйләргә оста идем. Бар хезмәтемне чыгышымда яктырттым. Шулвакытта  Күлле-Киме авылында эшләүче детдом директоры Муров тыңлап торган һәм мине икенче уку елында эшкә үзләренә күчерттерде. Балаларны җәй көне гел урманда экскурсияләр оештырып, уеннар белән мавыктыра идем. Уку уртасында детдомны ябып куйдылар. Мине Кече Әтнә мәктәбенә химия-биология укытырга билгеләделәр. Уку елын шунда тәмамладым. Әтнәдә пионерлар йорты төзегәннәр иде, мине шунда директор итеп куйдылар. Анда да яратып эшләдем, намус белән. Ул вакыттагы РОНО мөдире Әхмәт абый Әтнә мәктәбенә директор булып урнашты һәм мине үзеннән калдырмады, шул мәктәпкә пионервожатый итеп күчерде.Элек бу хезмәтнең  дәрәҗәсе зур иде. Пенсиягә чыкканчы мин шунда эшләдем. Мәктәбебезнең оркестры бар иде. Бәйрәмнәрдә быргы, барабаннар, оркестр белән Әтнә урамнары буйлап үтә идек, бөтен халык капка төбенә чыгып , сокланып калалар иде. Аны оештырып кеше алдына чыгару өчен зур хезмәт башкарыла иде. Шундый күңелле вакытлар. Эшемне бик яратып башкардым. Шуның нәтиҗәсе булып никадәр медаль, грамоталар, мактау кәгазьләре бар. Бер истәлек инде алар.

-Арча педучилищесында алган белем,димәк, бик көчле булган .

— Әйе. Көчле булды. Безгә ныклы белем биргәннәр. Шуңа күрә анда белем алучылар арасыннан зур шәхесләр дә үсеп чыкты. Шулардан менә Мөхәммәт. Үзе белән очрашу гына насыйп булмады. Әйтергә онытып торам икән, язучы Гөлчәчәк Галиева белән бер группада  укыдым мин. Укып бетергәч тә аның белән күп еллар хат алышып тордык. Арча педучилищесында очрашуларда бергә булдык. Гөлчәчәгебез дә бу дөньядан китеп барган икән инде. Кызганыч, безнең буын бик аз калды. Мин бүгенге көндә бик бәхетле әни, әби булып яшим. Өч улым бар. Маратым белән киленем тәрбиясендә торам.Калган улларым көн саен килеп хәлемне белеп торалар. Яшь олыгайды.

Яшь барса да, Рәйсә апа бик матур сөйләшә, йомшак күңелле икәнлеге әллә каян күренеп тора. Кешеләрне яратуы йөзенә чыккан. Туксан яшьлек юбилеегыз котлы булсын, Ходай биргән гомерне таза-сау үтәргә язсын әле, Рәйсә апа!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее мөдире,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

http://arskmedia.ru/2018/11/20/alar-mine-min-alarnyi-yarattyim/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение