События

Якташыбызның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде 01.12.2018

Якташыбызның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Якташыбыз  — Түбән Атыда туып үскән, бүгенге көндә Казанда гомер итүче Хай Хак Йосыфиның (Гаптелхәй Гаптелхак улы Йосыпов) «Тукай узган урамда» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Гаптелхәй Йосыпов 1950 елның 9 июнендә дөньяга килә. 1965 елда Наласа мәктәбен, 1968 елда Казан кооператив техникумын, соңрак Совет сәүдә техникумын, кичке Марксизм-Ленинизм университетын тәмамлый. Хәзерге вакытта ул Россия Кораллы көчләренең отставкадагы өлкән офицер-майоры.

Гаптелхәй әфәнде кулына каләмне 46 яшендә, каты авырудан әнисе вафат булгач ала. «Әниемә» дигән шигырен язып әтисенә, туганнарына тапшыра. Соңрак аның шигырьләре Хай Хак Йосыфи тәхәллүсе белән Татарстан матбугатында даими рәвештә басыла башлый.

Аның шигырьләре төрле темаларны үз эченә ала: мәхәббәт, юмор-сатира, бәет һ.б.

Казанда яши, гаиләле, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Дуслар! Сезгә авторның шигырен тәкъдим итәбез.

Начар реклама

Көн саен зәңгәр экранда

Күрсәтәләр реклама:

Сагыз, сыра, папирос…

Күрәсез, чынлап, дөрес.

Киноларда үтерүләр,

Көчләү белән талаулар…

Боевик кинолар карап

Үсә илдә балалар.

Пәйда була рекитерлар,

Урамнарда аталар,

Акча урлап, кеше талап,

Чит илләргә качалар.

Онытмыйк без Коръәнне,

Яхшы белән яманны.

Тик яхшыга өндәп барыйк

Тудырган сабыйларны.

Ходай биргән гомерне

Яшәргә бар да хаклы.

Дөрес юлга кайчан басар

Җир шарыбызның халкы.

Бала туа яшәр өчен,

Җир шары кеше өчен.

Бездәге начар реклама

Кем өчен, нәрсә өчен?


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение