События

Без- табигать дуслары! 29.11.2018

Без- табигать дуслары!

Табигать һәм Ана! Бу сүзләр арасындагы уртаклык – икесе дә җир өстенә тереклек   китерүче илаһи серлелеккә ия изгелек чыганагы булу. Табигать анабыз безгә җир йөзендәге барлык табигый матурлыкны тудырса, газиз әнкәйләребез безне бу дөньяга тудырган , яшәешебезгә үзенең барлык көчен кызганмаган иң газиз кешеләребез.

Шушы ике уртаклыкны бәйләп, без үзебезнең “Гомуми белем бирү төрендәге 11 нче  номерлы балалар бакчасы”нда өлкәннәр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре  Ситдикова М.Ә., Вәлиева З.З., музыка тәрбиячесе Кашшапова А.М.) “ Без — табигать дуслары!” дигән экологик кичә оештырдык.  Белгәнебезчә, көзнең соңгы атнасы безгә бик матур бәйрәм – “Әниләр көне”н алып килә. Бу көннәрдә йөрәкләр әниләргә карата изге, җылы хисләр белән тула. Шул хисләрне түкми, чәчми иң кадерле кешеләребезгә тапшыру максатыннан үткәрелә дә инде ул мондый бәйрәмнәр. Кичәгә балалар бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Көлеп торган йөзләр, янып торган күзләр, үзеннән-үзе биер­гә дип, тыпырдап торган аяк­лар, сыгылмалы, уйнап торган гәүдәләр — болар барысы да катнашучыларның нык әзерлеге турында сөйли. Төрле җәнлекләр булып киенеп, аларның холык-фигыльләрен хәрәкәтләр белән күрсәтү, уеннарда катнашу, җырлар башкару,  табигатьне саклауга карата булган сорауларга дөрес җаваплар бирә белү — болар барысы да балаларның чын табигать дуслары булуын күрсәтте. Әниләр дә  бу кичәдә  табигать турында сорауларга җаваплар бирделәр,биремнәр аша белемнәрен сынадылар.  Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр. Кичәгә ямь өстенә ямь өстәп ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль округының 1 нче категорияле белгече Латыш Фирдәүсә Камил кызы һәм ТР  “Ашыт” Дәүләт табигый комплексының биологик ресурслар белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы кунакта булдылар. Алар бу кичәгә үзләренең уңай бәяләрен бирделәр. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әниләрне һәрдаим оештырылып торган экологик бәйгеләрдә актив катнашырга чакырдылар.Табигатьне чын күңелдән яраткан,  аны аңлаган , аны сакларга кече яшьтән өйрәнеп үскән баланың чын кеше булып үсәчәген ассызыклап уздылар.Әниләребезгә,шул исәптән яшәү чыганагы булган табигый  байлыкларыбызга  кадер-хөрмәт кимемәсен дигән теләктә кичәгә йомгак ясалды.  Ә без үз чиратыбызда мондый кичәләрне ешрак оештыру отышлы да файдалы да икән дигән нәтиҗәгә килдек.

Өлкән тәрбияче Абдуллина Дилә Вансит кызы

 


http://arskmedia.ru/2018/11/29/bez-tabigat-duslaryi/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение