![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арчада бөтендөнья сыйфат көне узачак
12 ноябрь — бөтендөнья сыйфат көне. Әлеге көннең төп максаты — киң җәмагатьчелекнең игътибарын тәкъдим ителә торган продукция һәм күрсәтелүче хезмәткә игътибар юнәлдерү. 1995 елдан һәр ел саен Европа сыйфат атналыгы үткәрелә.
Бу көннәрдә ТРның дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органнары хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар базарында товар, хезмәтләр сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәреләчәк. Һәр кешенең бу чарада актив катнашуы сорала.
Чыганак: http://trkarcha.ru/archada-b-tend-nya-syiyfat-k-ne-uzachak