События

Яңа Кенәр балалары республика конкурсында катнашып җиңү белән кайтты 05.12.2018

Яңа Кенәр балалары республика конкурсында катнашып җиңү белән кайтты

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары арасында “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән IV Республика яшь сәхнә осталары конкурсы оештырды. Әлеге бәйге Кәрим Тинчуринның тууыны 131 ел тулуга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышлап уздырылды.

Укучылар арасында үткән конкурста Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты укучылары да чыгыш ясадылар һәм 30 ноябрьдә театр сәхнәсендә узган котлау тантанасына чакырылдылар. Шушмабаш мәктәбеннән Хабибрахманова Айгөл — 2 урынга, Фаттахова Айгөл, Низамов Раил, Худойдудова Манижа – дипломант исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре – Вилданова Г.Ш. Яңа Кенәр мәктәбеннән Вәлиев Фирдүс – дипломант дәрәҗәсен алды. Җитәкчесе – Заһидуллина Г.В.

Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты түгәрәкләрендә шөгыльләнүче әлеге укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, укытучыларына иҗат чишмәләренең саекмавын телибез.

http://arskmedia.ru/2018/12/03/ya-a-kenar-balalaryi-respublika-konkursyinda-katnashyip-i-belan-kaytt...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение