События

Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык 08.12.2018

Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык

Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.

– Зөлфәт Зөфәрович, бүгенге көндә  районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше нинди?

– Хәзерге вакытта районда 1400 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Аларның еллык әйләнеше 3,5 млрд. сумнан артып китә. Бу бөтен җитештерелгән продукциянең 29,6 процентын тәшкил итә.

Районда 3 сәнәгать мәйданчыгы бар, аларда 19 резидент эшли.

– Дәүләт ярдәме сизелерлекме?

– Халыкта “Ашаган белми, тураган белә” дигән мәкаль бар. Районда 62 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларга кагылышлы “Башлаучы фермер” һәм “Гаилә фермасы” программалары гамәлдә. 2012 елдан эшли башлады алар һәм шул чорда “Башлаучы фермер” программасы буенча 14 кеше 25,8 млн. сумлык грант отты. 15 гаилә фермасы 43,9 млн. сумлык грант алды.

– Әлеге программаларда катнашу шартларын искә төшереп үтсәгез иде.

– “Башлангыч фермер” конкурсында катнашу өчен теркәлү чоры 24 айдан артмаска тиеш. Сөтчелек белән шөгыльләнүчеләргә грант суммасы – 3 млн., мөгезле эре терлек һ.б. юнәлешләргә –1,5 млн. сум.

“Гаилә фермасы” конкурсында катнашу өчен кимендә 2 ел эшләгән булу кирәк. Сөтчелек юнәлешендә эшләүчеләр 5 млн. сум грант ота ала.

– Соңгы вакытта авылларда кооперативлар төзү мөһим бурычларның берсе, дип куела.

– Бу юнәлештә районда зур эш алып барыла. Быел 10 кооператив төзелде, аңа кадәр 4әү бар иде. Болар – башлаучы кооперативлар. Алар өчен аерым программа ачылды, шул программа буенча 5 млн.сум грант отып була. 4 кооператив быел конкурста катнаша, аларга уңышлар теләп  торыйк.

– Нинди юнәлештә эшли инде алар?

– Сөт, ит, яшелчәчелек буенча. Ике елдан артык эшләгән кооперативларга аерым программа бар, 30 млн. сумга кадәр грант алып була.

Тагын “Лизинг-грант” дигән программа да бар әле. Аның буенча төрле җиһазлар һәм техника алырга мөмкин. Суммасы – 1 млн. сумнан 3 млн. сумга кадәр.

– Монысында кемнәр катнаша ала?

– Эшмәкәрләрнең барысы да. Быел 5 кеше катнашты, 10 млн. сумнан артык грант оттылар.

– Тагын нинди игътибарга лаеклы программалар бар?

– Республика Икътисад министрлыгы линиясе буенча аз процентлы  кредитлар алып була. Бүгенге көндә ул – 7,5 процент. 100 мең сумнан 3 млн. сумга кадәр бирәләр. Срогы 3 айдан 36 айга кадәр. Дөрес, 1 млн. сумнан артса, залог салырга кирәк була.

Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары һәм идарәче компанияләр өчен алган кредит процентларын кире кайтара торган программа бар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кечкенә ферма төзүчеләргә субсидия бирү программасы бик популяр. 120–200 мең сумлык субсидияләрне 138 кеше алды инде.

Нәселле тана сатып алсаң – 20, гадиен алсаң 15 мең сумны кире кайтаралар. Чеби, бәбкәләр алучыларга да субсидия түләнә. Сыер, кәҗә, бия асраучыларга да ярдәм бар.

– Эшмәкәрлеккә нәрсә комачаулый?

– Без әлеге сорау белән эшмәкәрләрнең үзләренә, халыкка мөрәҗәгать иттек. Тәкъдимнәр, фикерләрне 3-06-44 номерына шалтыратып әйтсеннәр, econarsk@mail.ru  электрон почтасына, социаль челтәрдәге economic_arsk инстаграм акаунтына, https://vk.com/arsk_enterprise_club группасына язсыннар иде. Бу безгә киләчәктә эшмәкәрлекне үстерү юлындагы киртәләрне алып ташларга, хәлне тулырак күз алдына китерергә ярдәм итәчәк.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/2018/12/06/archa-rayonyinda-eshmakarlarga-yullar-achyik/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение