События

Арча сәнгать мәктәбе укытучылары бүләкләнде 06.12.2018

Арча сәнгать мәктәбе укытучылары бүләкләнде

Арча районының социаль-икътисадын һәм мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше, район халкы алдындагы хезмәтләре өчен Арча балалар сәнгать мәктәбенең  музыка бүлеге укытучысы Гайнетдинов Альберт Сәләх улы “Арча муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәте, яшь буынны сәнгать-эстетик, рухи-әхлакый тәрбияләүгә керткән өлеше өчен һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе оешуга 55 ел  тулу уңаеннан музыка бүлеге укытучысы Харисов Рәдис Рафис улы  район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәтләре, яшь буынны сәнгать-эстетик, рухи-әхлакый тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе оешуга 55 ел  тулу уңаеннан сәнгать бүлеге укытучысы Миннемуллин Нияз Рәшит улы, музыка бүлеге укытучысы Минһаҗева Ләйлә Мухан кызы, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Асанова Венера Мәхмүд кызы, мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен һәм 50 яшьләре тулу уңаеннан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова Рузилә Котдус кызы, Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләева Әнисә Мөхәммәт кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

http://arskmedia.ru/2018/12/06/archa-sangat-maktabe-ukyituchyilaryi-b-laklande/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение