События

Иске Кишеттәге музейга Россия Герое килде 10.12.2018

Иске Кишеттәге музейга Россия Герое килде

7 декабрьдә Россия Геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Россия Герое Дмитрий Сафин белән очрашу булды.Очрашуда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов, Кораллы Көчләр ветераннары оешмасының район комитеты әгъзалары — отставкады хәрбиләр,Таттелеком хезмәткәрләре,авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,Яңа Кишет мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы Гөлия Сабирҗанова һ.б. катнашты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова җыелганнарны музей белән таныштырды,Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның тиңдәшсез батырлыгы турында Таттелеком төркеме төшергән фильм күрсәтелде.

Россия Герое Дмитрий Сафинның Г.Сафиуллин музеенда инде моңарчы да очрашуда катнашканы булган иде.Шуңа күрә ул бу килүендә безнең белән бик якын кешедәй күреште.Мәктәп укучылары да аны бик түземсезләнеп, нинди була икән ул чын Россия Герое дип көттеләр.Г.Сафиуллин музеенда Д.Сафин турында да мәгълүмат бар.Укучылар Геройны көткән арада шул мәгълүмат белән таныша тордылар.

Очрашуны хәрби комиссар Алмаз Борһанов ачып җибәрде һәм сүзне Россия Герое Д.Сафинга бирде.Геройның укучылар белән аралашуы бик матур,гади әңгәмә рәвешендә барды.Бу тормышта батырлыкка һәрдаим урын бар диде ул.Сез тырышып укыйсыз икән бу да үзенә күрә батырлык.Авыл хуҗалыгында зур уңыш аласыз икән бу да зур батырлык.Д.Сафин укучылардан үскәч кем булырга телисез дип тә сорады.Төрле бала төрлечә җавап бирде.Сез бик бәхетле,менә сезнең җирлектә Ватаныбызның Герой улын онытмаганнар,аңа музей ачканнар.Бу музейны оештыручыларга,кадерләп саклаучыларга рәхмәт диде ул.Сталинград сугышы барган урыннардан казып алынган сугыш кораллары калдыклары  куелган ачык киштәгә карап ул укучыларга мөрәҗәгать итте:нишләп менә боларны монда куйдылар икән дип уйлыйсыз? Укучылар җитдиләнеп калдылар,сораулы карашларын Геройга төбәделәр.Менә сезнең кебек яшь үсеп килүче буын сугышның нинди куркыныч нәрсә икәнен онытмасын өчен диде ул.Очрашуда катнашучы хәрби ветераннар,авыл җирлеге башлыгы Тәбрис абый Арсланов та укучыларга үзләренең изге теләкләрен,киңәшләрен җиткерделәр.Очрашуның икенче өлешендә һәйкәлгә тере чәчәкләр салынды.Бик тә кирәкле,матур,җылы очрашу булды бу.

Авыл китапханәсе мөдире Габитова Гөлфия.




http://arskmedia.ru/2018/12/10/iske-kishettage-muzeyga-rossiya-geroe-kilde/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение