События

Гөлчирәнең “Кәнфит тавы” 11.12.2018

Гөлчирәнең “Кәнфит тавы”

Наласа мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Гөлчирә Нәҗметдинованың “Кәнфит тавы” исемле яңа гына басылып чыккан балалар өчен шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Ул көнне Гөлчирә ханым чәчәкләргә күмелде. Бу – аның иҗатын яратучыларның, үзен хөрмәт итүчеләрнең ихтирамы билгесе иде.

Гөлчирә ханым белән иҗат кичәсеннән соң очрашып бик озак сөйләшеп утырдык. Шул бүләк ителгән чәчәкләре арасында фотога да төшердем әле үзен.

– Чәчәкләр бик яратам мин. Алгы бакчамда бары чәчәкләр генә үстерәм. Интернет аша төрле җиләк-җимеш агачлары яздырып алдым. Хәзер җимешләрен җыябыз. Балалар, оныклар (ире Гөмәр белән ике кыз үстергәннәр, дүрт оныклары бар) рәхәтләнәләр генә. Шулай ук интернет аша яздырып алып сирәк очрый торган дару үләннәре үстерәм, – диде Гөлчирә ханым. – Мин шуннан ямь табам, илһам алам.

Гөлчирә Нәҗметдинова Наласа кызы. Әти-әнисе колхозчылар. Үзләрен сөендереп гаиләдә ике кызлары үсә. Урта белемне Гөлчирә Арчаның өченче мәктәбендә ала. Белорусь таркторы, “КамАЗ” машинасы арбаларына утырып йөргәннәрен, дәрескә соңга калуларын, интернатта торуларын гомер онытмый.

– Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бик ярата идем.  Инша язу минем өчен бәйрәмгә тиң була иде. “Әдәби сүз” газетасы чыгардым. Авыл мәктәбендә бишкә генә укысам да, бу фәннәрдән нигәдер миңа дүртле чыкты. Ә Арча мәктәбендә бишкә генә бардым. Китапханәдәге бөтен китапны укып чыктым. Хәтерлим әле, өйдә эш күп, әни укыттырмый, әби ачулана иде. Кая, ерактан 27шәр көянтә су ташырга туры килде. Бервакыт бер почмакка кереп посып, татар халык әкиятләре дигән китапны тулысынча укып чыктым. Мине эзләгәннәр, дус кызларыма кадәр барып килгәннәр. Ахырдан эләкте үземә, тик эш узган, китап укылган иде инде, – дип балачагының, укыган елларының күңелле мизгелләрен искә төшерде ул. – Аннан урам тутырып уйнаганны һич истән чыгара алмыйм. 30-40 бала җыела идек.  Хәзер авылда балалар аз. Ул вакытта бер сыйныфта булса, хәзер дүрт сыйныфка 27 бала.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң журналистикага барырга хыяллана кыз. Тик әтиләре вафат булу сәбәпле, хыялы тормышка ашмый кала. Хисапчы булып колхоз бухгалтериясенә эшкә керә. Шул елларда район газетасында шигырьләре басылып чыга, Радик Фәизов җитәкчелегендәге “Тукай якташы” әдәби берләшмәсенә йөри. Комсомол оешмасы, алдынгы комсомоллар турында мәкаләләр яза.

– Хисапчы һөнәрен яхшы үзләштерсәм дә, бик тә китапханәдә эшлисем килде. Авыр дисәләр дә, анысына да өйрәндем. Читтән торып Алабуга мәдәният техникумында укыдым. Сценарийлар яза идем. Минем сценарий буенча чара оештырып, бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә кадәр яуладылар. Шуңа да күңелем була. Үзем дә китапханәдә төрле чаралар үткәрдем. Котлауларны шигырь юллары белән генә тезәм. Заказга да. Заказ дигәч, сату өчен түгел, бушка инде. Дусларга, танышларга. Утызар куплет яза идем бит, – ди Гөлчирә Нәҗметдинова.

Шигырьләр язуын беркайчан да ташламый ул. Моңайса да, шатланса да, күңеленә шигъри юллар килә. Шуларны туплап “Бәхетләрне язмыш кисмәсен” дигән китабы басылып чыга. “Авылым  чишмәләре”, “Шигъри тәлгәшләр” җыентыкларында шигырьләре урын ала. “Каурый каләм”не җитәкләргә дә тәкъдим итәләр аңа. Тик кая… авылдан килеп йөрисе бар бит, каршы килә.

– Берзаман шигырьләремнең рус теленә тәрҗемә ителгәннәре “Эхо веков”, “Невский проспект”, “Новый век” журналларында басылып чыкты. Тәрҗемәчесенең кем икәнен дә белмим, Лилия Насыйбуллина исемле, – диде Гөлчирә ханым. – Гадәттә мин мәхәббәт, табигать турында иҗат иттем. Балалар тормышын бик белмәдем дә. Китапханәдә эшләгәндә балаларның сөйләшүләренә игътибар итә башладым. Кайберләрен “Чаян” журналына мәзәк итеп язып та җибәрдем әле. Шигырьләрем дә шулай туды.

Ә китапның басылу тарихы тагын да кызыклырак. Гөлчирә Нәҗметдинова начар чирләрдән үләннәр белән дәвалаучы буларак та күпләргә таныш. Аның турында республика газеталарында күп язып чыктылар инде. Үзендә әнисен дәвалаган Нурзидә Нотфуллина язучы һәм “Мәгариф” нәшриятында эшләүче булып чыга. Шуның тәкъдиме, ярдәме белән (рәсемнәрен Нурзидәнең кызы ясаган) үз исәбенә балалар өчен шигырьләрне туплаган китап бастырырга була. “Кәнфит тавы” шигырьләр җыентыгы шулай дөнья күрә.

Начар чирләрдән коткаручы исемен дә ул очраклы рәвештә ала. Бервакыт китапханәгә бер сәеррәк хатын килеп керә. Ишетеп килдем, өч хәрефле авырудан дару кирәк. Бирмичә китмим, ди. Ярты елга җитәрлек дару бирми котыла алмый Гөлчирә. Үзе курка. “Берзаман килде бу. Китапханәгә керде дә, өстәлгә китереп сукты. Куркуымнан тамакларым ук кипте. “Рәхмәт. Файдасы тиде. Тагын кирәк”, – ди. Шуннан соң гына эчкә җылы керде. Аннан китте инде. Шалтыраталар, журналистлар килеп, интервью ала. Иң кызыгы, онколог җибәрде, дип киләләр. Әнә шулай дәвалаучы исемем таралды. Кешеләр килә башлады. Минем бит ясаган даруым юк. Күбесен кире борам”.

Шундый күпкырлы шәхес ул Гөлчирә. Үзе әйткәнчә, хыялый. Иҗат итүчеләр шундый буладыр да инде. Иҗат уңышлары телибез сиңа, Гөлчирә. Илһам чишмәң беркайчан да саекмасын.

Гөлсинә Зәкиева          

http://arskmedia.ru/2018/12/11/g-lchirane-kanfit-tavyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение