События

Ул Тукай белән таныш булган 16.12.2018

Ул Тукай белән таныш булган

12 декабрь көнне район мәгариф һәм мәдәният  идарәләре белән берлектә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре язучы-драматург, мөселман хәрби шурасы рәисе, “Безнең тавыш” газетасы мөхәррире, мөселман революцион штабы рәисе, татар отрядларын оештыручы Габделгазиз Монасыйповның тууына 130 ел тулу уңаеннан Шурабаш мәктәбендә ”Милләтне без тергезик”, ә якташыбызның туган авылы Байкал клубында “Дөньяга үрнәк булырлык эш ясыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль һәм фәнни чаралар үткәрелде.

Якташыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүчеләр: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин һәм “Татар-информ мәгълүмат агентлыгы” корреспонденты Гөлнар Гарифуллина  очрашуларның хөрмәтле кунаклары булдылар.

Ике урында да чыгыш ясап Зөфәр Зәйни улы:”Бүген миннән дә бәхетле кеше юктыр, озак еллар Габделгазиз Монасыйпов иҗатын өйрәнсәм дә, туган авылы Байкалда булганым юк иде. Аның хезмәтләрен 1990 елларга кадәр күрергә теләмәделәр, әмма онытылган шәхесләр тормышта үз урынын алалар, Габделгазиз Монасыйпов  шуның бер мисалы. Шурабаш мәктәбе укучылары шигырьләрен, “Таранчы кызы яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романыннан, “Өзелгән өмид”хикәясеннән өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар, ә укытучылар аның иҗатына тирән анализ ясадылар. 10 ел элек булган очрашудан соң бик күп материаллар табылган. Очрашуда Байкал авылында яшәп, гомере буе механизатор булып эшләгән язучының туганы Әнәс Монасыйпов белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Аның башка туганнары турындагы мәгълүматләрне Гүзәл Фәрдин кызы  өйрәнә. Киләчәк буыннарга үзеннән соң онытылмас эз калдырган авылдашыгыз Габделгазиз белән горурланыгыз, онытырга ирек бирмәгез.”,- дип сөйләде.

“Мин фәнни хезмәт язарга уйлап Зөфәр абыйга мөрәҗәгать иттем, берәр өйрәнелмәгән тема тәкъдим итегез әле дип сорадым һәм ул миңа авылдашыгызны  тәкъдим итте. “Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сүрәте” дигән темага фәнни эш язып, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек булдым. Хәзерге көндә шул теманы өйрәнүне дәвам итәм. Габделгазиз Монасыйповның шигырьләрен, романын, хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен, тәнкыйть мәкаләләрен туплап бетереп киләм, аерым китап итеп чыгарырга уйлыйбыз.

Аның турында яңа материаллар табыла. Габделгазизнең тормыш иптәше Галиәсгар Камалның сеңлесе Зәйнәп Камалова булуы ачыкланды, аны дәлилләүче фотолар бар. Габдулла Тукай музеенда эшләгәнлектән, Гаделгазиз Монасыйповның Тукай белән бәйлелеген өйрәнәм. Аның театрга баргач Г.Тукай белән очрашып күрешүе турындагы материаллар таптым. Алар 1911 елның ахырында Казандагы “Новый клуб”ның иске бинасында танышалар. Димәк, якташ язучылар буларак алар бер-берсен белгәннәр. Габделгазиз Монасыйповның 1913 елда Тукай вафат булгач аңа багышлап язылган “Тукай хатирәсе” исемле мәкаләсе басылып чыга. Бу юнәлештә өйрәнү эшләре дәвам итә. Ә бүген мин аның әсәрләрен кабат укып чыккан кебек булдым Сәхнәдә уйналган спектакльләреннән өзекләрне караганда шатланып та, горурланып та утырдым. Арча мәдәният идарәсе ярдәме белән “Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сүрәте”дип исемләнгән хезмәтем аерым китап булып чыкты, аларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Арча районы  үзләрендә туып-үскән күренекле шәхесләрне онытмый, аларны зурлап искә алып яши”,- дип үз фикерен җиткерде Гүзәл Төхвәтова.

Ленар Гобәйдуллин үзенең чыгышында Габделгазиз Монасыйповның сәяси һәм хәрби эшчәнлеге турында сөйләде, “Безнең мирас” журналында басылып чыккан материаллар белән таныштырды. “Ул чорда безнең якташыбыз Габделгазиз Монасыйпов кебек алдынгы карашлы шәхесләр тырышлык куймаган булса, 1920 елда кабул ителгән,  100 еллыгын билгеләп үтәргә әзерлек барган Республикабыз тарихындагы иң әһәмиятле документ “ТАССР төзелү турындагы декрет” кабул ителмәгән  булыр иде”, — диде.

Мин үземнең чыгышымда Габделгазиз Монасыйповның Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов ясаган портреты, гарәп телендә басылган әсәрләренең күчермәләре һәм башка аның белән бәйле документлар турында сөйләдем. Ул  Иван Мясницкийның “Кечкенә сугыш” әсәрен тәрҗемә иткән, бу спектакль 1916 елның 5 августында Габдулла Кариев җитәкчелегендә “Сәйяр” труппасы тарафыннан куелган. Музейда сакланган  белдерүдән күренгәнчә бу спектакльдә куренекле якташыбыз,  артистка Нәгыймә Таҗдарова да уйнаганы билгеле.

Яңа Кенәр урта мәктәбе театр түгәрәге (җитәкчесе Ләйсән Нигъмәтуллина) “Имчеләр корбаны” драмасыннан өзек тәкъдим итте. Сигезенче сыйныф укучылары Алия Абдрашитова һәм Фәнил Хөсәенов залдагы тамашачыларны уйланырга мәҗбүр иттеләр, көлдереп тә алдылар, елаттылар да. Әсәрнең бүгенге көндә дә үзенең дәрәҗәсен югалтмавын, балалар һәм әниләр арасында аңлашу, бер-берсенә ышаныч белән яшәргә кирәклеген кабат искә төшерделәр.

Байкал авылы клубы мөдире Гүзәл Сәмигуллина оештыру осталыгын күрсәтте, аңа авылдашлары да, күрше авыллардан хезмәттәшләре дә зур булышлык иткән. “Ышанычсыз юлга бер адым” драмасын алар ярдәмендә сәхнәләштергәннәр, аны үз осталыкларын күрсәтеп башкардылар да. Кичә барышында яңгыраган җырлар, мөнәҗәт әйтү, өлкәннәр тарафыннан язучының шигырьләрен уку һәркемне сокландырды. Борынгы заман өе итеп бизәлгән сәхнә Газиз Монасыйповның сәхнә әсәрләрен күз алдына китерергә тулы мөмкинлек тудырды.

Бу кичәләрне оештыруга Зөлфия Хәйруллина җитәкчелегендәге Шурабаш мәктәбе коллективы зур тырышлык куйган. Татар, мари биюләре белән кунакларны каршы алу, зәвык белән бизәлгән күргәзмәне тәкъдим итү, сәхнә бизәлеше, укучыларның киемнәре  барысы да шул заман тормышына туры китереп эшләнгән.

Габделгазиз Габдрахман улы Монасыйпов үзенең сүзләренә тугры калып, милләтебезне, туган телебезне саклауга зур өлеш керткән, киләчәк буыннарга үрнәк булырлык, онытылмаслык эшләр башкарган. Байкал авылында яшәүчеләрнең бердәм булып мәдәният учагына килүләре, актив катнашулары, үз фикерләрен җиткерүләре, авылдашлары белән горурлануларын  раслый.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Ленар Гобәйдуллин фотолары




http://arskmedia.ru/2018/12/13/ul-tukay-belan-tanyish-bulgan/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение