События

Мондый хәлне бабайлар да күрмәгән 13.12.2018

Мондый хәлне бабайлар да күрмәгән

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов: “Авыл халкы өчен куанычлы хәбәр бар, кечкенә фермалар төзү өчен 120 мең сум урынына – 200, 200 мең сум урынына 400 мең сум акча бирә башлыйлар”, – диде.

Гомумән, дәүләтнең соңгы елларда авылларны саклап калу юнәлешендәге иң әйбәт программаларының берсе бу. Безнең районда кечкенә фермалар төзү өчен 138 кеше 20 млн. 780 мең сум акча алган инде.

– Теләүчеләр тагын бар әле, – ди Зөлфәт Зөфәр улы. – Хәзер 200 мең сум алу өчен сыерларны – 3, 400 мең сум алу өчен 5 башка арттырырга кирәк булачак. Кечкенә фермалар төзү буенча Апаз (18), Урта Курса (13), Яңа Кенәр, Иске Кырлай (11әр) авыл җирлекләре аеруча активлык күрсәтә. Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә кергән авылларда да 6 ферма төзелде. Шуларның берсе Айван авылында быел сафка керде.

Айван авылында бик тырыш, заман үзгәрешләре алдында каушап калмаган, тәвәккәл кешеләр яши. Без алар турында язгалап торабыз. Ә менә Таһир Вәлиев хуҗалыгында беренче булуыбыз. Ул безгә яңа төзелгән фермасын күрсәтеп йөрде. Җыйнак, заманча җиһазландырылган торак, терлекләр өчен дә эшләү өчен дә уңай.

– Моңа кадәр кайда эшләдең? – дип сорыйм Таһирдан.

– Сак хезмәтендә идем. Тик бу эшләрне башлап җибәргәч анысын ташларга туры килде. Чөнки сәгате-минуты белән башкарырга кирәкле эшләр бар. Менә минем тракторга тага торган 15 төрле җайланма бар, тиз генә кайтам да, бер-ике минутта икенче агрегат тагып чыгып китәм.

Менә шундый тырыш кешеләрнең тагын берсе белән Мирҗәм авылында очрашып кайттым.

Рафаэль Әсхәдуллин ветеринария институтын тәмамлый. Институтта укыганда комсомол секретаре, староста була (боларын үзе әйтмәгән иде, авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйковтан белдем). Балтач районына эшкә җибәрәләр, аннан туган авылына кайта, бригадир, ферма мөдире булып эшли.

– Бервакыт дөньялар үзгәреп куйды, – ди ул. – 21 гектар пай җирләре алып эшли башладым. Ашлыкка сорау зур, басуга ук килеп алалар. Тора-бара көндәшләр артты, сату авырлашты. Министр Марат Әхмәтов та  бер чыгышында ашлыкны терлек аша  үткәреп кенә файда алып була, диде. Гаилә фермалары турында сүз чыгуга шуңа тотындым, Мансур абый (совхоз директоры) ун нәселле тана бирде. Җитәкчеләребезгә рәхмәт, булышабыз, дип кенә торалар.

Гаилә фермасында хәзер 24 сыер бар. Үгез бозауларны ике ай сөт эчергәч сатып алып бетерәләр, тана бозаулар нәселгә кала.

– Бер сыер тотуы да ансат түгел, ничек өлгерәсез? – дим.

– Хатыным Мәрвәлидә белән бергә эшлибез инде. 25 ел балалар бакчасында эшләп ялга чыкты. Кызыбыз Алия Казанда хисапчы, ял көннәрендә кайта, исәп-хисапны ул алып бара. Улыбыз Айнур техниканы бик яхшы белә, комбайнда да, тракторда да эшли.

Таһир елга ике вагон сөт сату турында хыяллана. “Бер вагонда – 60, икесендә 120 тонна. Була торган эш бу!”

Ильяс Фәттахов




http://arskmedia.ru/2018/12/10/mondyiy-halne-babaylar-da-k-rmagan/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение