События

Алар Россиянең иң яхшы мәктәпләре рәтендә 19.12.2018

Алар Россиянең иң яхшы мәктәпләре рәтендә

Шушмабаш мәктәбе турында еш язылса да аптырый торган түгел, коллектив моңа лаек. Чөнки үзләрен һәр яктан да үрнәк итеп куеп була: эшләсәләр, җиренә җиткереп эшлиләр, хезмәтләрен бәяләтә дә беләләр. Район мәктәпләре арасында әлеге мәктәп республика, Россия күләмендә иң күп грант отучылар рәтендә, мәктәп кенә түгел, укытучылар да шул рәтнең алдынгы сафында. Алар төрле проектларда катнаша һәм һәммәсеннән диярлек уңыш елмая үзләренә.

Мактану булса да, әйтмичә булмый. Мәктәпнең ел саен бер укучысы химия-биология буенча югары уку йортына кереп, максатчан программа буенча әйбәт кенә стипендия алып укый һәм укып бетергәч районыбыз мәктәпләренә эшкә кайта. Район мәктәпләренә химия укытучылары әзерләүдә дә Шушмабаш мәктәбе күп көч куя дисәң дә арттыру булмас. Чыннан да, мәктәптә химия-биология фәне укыту көчле. Аларга укучыларда шулкадәр мәхәббәт уяна ки, ел саен берничә укучы киләчәген шул юнәлешләрдә бәйләргә теләп, я авыл хуҗалыгы, я медицина өлкәсе буенча укуларын дәвам итә. Коллективта укучы-укытучыларны рухландырып, нәтиҗәле эшләргә өндәүче бер кеше булу кирәк. Аларны рухландыручы — мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова.

Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы 155 укучыга 28 укытучы белем бирә. Күп районнарда зур авылларда да укырга керүче балалар юк дип зарланган заманда, гади авыл мәктәбендә шулкадәр укучы булу шатлык ул. Шушы көннәрдә алар район күләмендә узган “Тату сыйныф серләре” бәйгесендә татарча чыгыш ясап 3нче урынга лаек булды. Күптән игътибар итә идем, әлеге мәктәп укучылары ана телендә дә, русча да әйбәт аралаша. Татар мәктәбе булса да, рус теле укытучылары ныклы белем бирә, димәк. Мәктәптә өч рус теле укытучысы эшли икән. Һәммәсе төрле бәйге җиңүчеләре. Гомумән, биредә һәр укытучының хезмәт юлын барласаң, төрле район, республикакүләм уңышларга ирешмәгәннәре юк. “Әгәр укытучы өйрәтмәсә, кызыксындырмаса, укучының күңеленә юл табып, үз фәненә мәхәббәт уята алмый”, — ди алар.

Балаларга белем биреп кенә калмый, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп белемнәрен арттырырга да ярдәм итәләр. Мәктәптә эшләп килүче театр түгәрәген генә атау да җитәдер бу очракта. Ел саен республикада узучы “Сәйяр” фестивалендә катнашып дипломант булып кайталар, шушы көннәрдә махсус чакыру белән башлангыч сыйныф укучыларыннан торган коллектив Саба районына зона ярышына барып кайтты. Түгәрәкләр күп: шашка, шахмат, көрәш (алар буенча да уңышлары күп), робототехника…

Барлык уңышларның нигезедер — быел мәктәп “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исеменә ия булды. Татарстан күләмендә мондый дәрәҗәле исемлеккә мәктәп берничә ел элек кергән иде инде. Бу исем артында еллар дәвамында башкарылган хезмәт тора. “Команда белән эшләгән эшнең нәтиҗәсе”, — ди директор.

Рәзилә Габделнур кызы күптән инде мәктәп өчен девиз итеп алган гыйбарә буенча эшли — “Тик яткан таш астында су акмый”. Каядыр бармасалар, катнашмасалар, мәктәп тормышына нидер җитми сыман тоела башлый икән. Белем бирү белән бергә укытучылар үзләре дә гел эзләнүдә, камилләшүдә. Декабрь аенда укытучылар коллективы бергәләп Казанда укып кайткан. Район күләмендә бу мәктәп грант проектларында иң күп катнашучылар рәтендә. Шул исәптән укытучылар да.

Укытучыларның көне мәктәптә уза. Иртәдән кичкә кадәр. Уңышларга ирешү, үзләренә лаеклы алмаш тәрбияләү, ныклы белем бирү өчен вакыт белән исәпләшеп булмый. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнне күрү ничек күңелле бит.

Розалия Зиннәтова

http://arskmedia.ru/2018/12/14/alar-rossiyane-i-yahshyi-maktaplare-ratenda/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение