События

Арча үзешчәннәре – Таҗдарова башкарган рольләрдә 20.12.2018

Арча үзешчәннәре – Таҗдарова башкарган рольләрдә

Таҗдарованың 130 еллгы уңаеннан Арча районында аның образларын иң яхшы иҗат итүчегә бәйге игълан ителгән иде. Артистканың туган авылы Утар Атыда шуның финалы булды. Бәйгедә барлык мәдәният йортлары һәм авыл клублары катнашты, финалга иң яхшы дип табылган 10 коллектив килгән иде. Искиткеч матур чыгышлар булды ул. Таҗдарова да ошаткан булыр иде. Беренче урынны Шушмабаштан Манижа Худайдодова, икенче урынны Наласадан Алия Шаһиева, өченче урынны Иске Ашыттан Фоадия Чубаева алды. Калган Таҗдарова образларын иҗат итүчеләрне дә уңай яктан гына билгеләп үттеләр.

Нәгыймә Әхмәдулла кызы Әхмәдуллина 1888 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Утар-Аты авылында туган. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе. Уфа дәүләт татар-башкорт күрсәтмә театры, Камал театры артисты. ТАССР халык (1939), РСФСР атказанган (1940) артисты. 

1914 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. Ватандашлар сугышы елларында (1918-1919) Беренче армия һәм Төркистан армиясе сәяси бүлекләре каршындагы фронт театр бригадаларында чыгышлар ясый. 

 1922–1926 елларда — Уфа дәүләт Татар-башкорт күрсәтмә театрында (хәзерге М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры). 1926 елның көзеннән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында.




http://arskmedia.ru/2018/12/20/archa-zeshchannare-ta-darova-bashkargan-rollarda-fotoreportazh/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение