События

Арчада яңа йолдызлар кабынды 24.12.2018

Арчада яңа йолдызлар кабынды

Арчаның 1нче балалар бакчасында җыр бәйрәме –“Голосок” район бәйгесе булып үтте.

– Бу бәйге быел бишенче тапкыр оештырыла. Анда районның барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүче җырга сәләте булган балалар катнаша, – диде район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Алинә Мөхәммәтшина. – Гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты буенча бурычыбыз – инициативалы, иҗади яктан сәләтле, мөстәкыйль бала тәрбияләү. Мондый чаралар аның бер нәтиҗәсе.

Бәйге ике өлешкә бүлеп – 3-5, 5-7 яшьлекләр арасында үткәрелде. Барлыгы 38 бала катнашты. Жюри (Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Фатыйхова, педагогика көллияте укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова һәм Алинә Мөхәммәтшина) нәни җырчыларның башкару осталыгына, яшенә туры килүенә, сәхнә культурасына, номерның куелышына, костюмнарга игътибар итте.

3-5 яшьлекләр арасында беренче урыннарны Яңа Кенәрдән Илина Гыйлаҗиева, беренче балалар бакчасыннан Адилә Вәлиева алды. Икенче урын Күпербаш балалар бакчасыннан Эльвина Әхмәтҗанова, өченче һәм дүртенче балалар бакчаларыннан Диләрә Гатина белән Әмирә Сабировага бирелде. Өченче урында Хәсәншәехтан Нариман Галиев, Мөрәледән Амалия Черноярова, Наласадан Назгөл Мөхетдинова, 8нче балалар бакчасыннан Эвелина Сәлимова. Калган җырчы малай һәм кызлар да бүләксез калмады. Аларның чыгышлары төрле номинацияләр буенча (“Оригиналь жанр”, “Җиңүгә омтылыш өчен”, “Иң матур җыр”, “Иң көчле тавыш” һәм башкалар) бәяләнде.

– Яңа Кенәр балалар бакчасы бәйгегә ел саен бик матур җырчылар алып килә. Быел да әзерлекләре яхшы иде, – диде Алинә Мөхәммәтшина. – Гомумән алганда, 3-4 яшьлек балаларның да бик көчле тавышлылары бар. Алар белән эшләүдән туктамаска гына кирәк

5-7 яшьлекләр дә бик матур чыгышлар әзерләгән. Күренеп тора, балалар бакчаларындагы музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр алар белән эшләүгә күп көч куйган. Һәм балалар алар алдында сынатмаска тырышты. Әниләр, әбиләр турында да җырлар, татар халык көйләре дә яңгырады. Нәкъ танылган эстрада җырчылары кебек үзләре белән биючеләр дә алып килгәннәре бар. Шундыйлардан Камилә Маннанова (9нчы балалар бакчасы), Лиана Гыйззәтова (2нче балалар бакчасы) чыгышлары бик кызыклы килеп чыкты. “Күбәләк” (11нче балалар бакчасы) һәм “Без – киләчәктән” (9нчы балалар бакчасы) вокаль ансамбльләре дә үзенчәлекле чыгышлар әзерләгән. Алар ансамбльләр арасында беренче һәм икенче урыннарны яуладылар.

Ә аерым җырчылар арасында беренче урында Лиана Гыйззәтова (икенче балалар бакчасы), Үрнәк балалар бакчасыннан яшь солдат Ирек Мәгъсүмов, икенче урында Иске Төрнәледән Иркә Абдуллина, 5нче балалар бакчасыннан Азалия Муллагалиева, 9нчы балалар бакчасыннан Камилә Маннанова, өченче урында – Мөндештән Ләлә Зиннәтуллина.

– 3-5 яшьлекләр арасында җырчылар көчлерәк иде, – диде соңыннан Диләрә Хәйдәрҗанова. – Монысында ансамбльләр өстенлек итә. Алар бик үзенчәлекле чыгышлар әзерләгән.

– Җырлагыз, тырышыгыз, сәнгать мәктәбенә йөрегез. Музыка җитәкчеләренә киңәшем шул – бала җырлый икән, аны үстерергә, бөтен сәләтен җырда күрсәтергә кирәк, – диде Альбина Фатыйхова. – Киләчәктә “Созвездие-Йолдызлык” та җиңеп чыгарлык балалар сәхнә йолдызчыклары тудырыгыз.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2018/12/21/archada-ya-a-yoldyizlar-kabyindyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение