События

“Ак чәчәкләр” кебек ак күңелле ханым 23.12.2018

“Ак чәчәкләр” кебек ак күңелле ханым

Беркөн Арча үзәк китапханәсендә Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Кеше турында фикереңне белү өчен, гадәттә, аның белән очрашып сөйләшергә кирәк, диләр. Дөрес икән. Айгөл ханымның әсәрләрен яхшы беләм, кулыма эләккәннәрен башны ташлап укып барам, дип мактанып, газета укучыларны алдыйсым килми. Артык исем китмәде, дип тә әйтә алмыйм. Бу очрашу минем икеләнүле уйларыма нокта куйды, аның турында фикерем кискен үзгәрде. Беренче булып гади, йомшак күңелле, ачык йөзле, бик теләп аралашучан, игътибарлы, үзенә карата таләпчән, үз эшенә гашыйк, бөтен барлыгын биреп иҗат итүче  кеше буларак якын иттем аны.

– Арчага беренче тапкыр килүем булгач, беренче тапкыр кияү куенына кергән кыз кебек каушата, – дип шаярту сүзләре белән башлады ул сүзен, бераздан университетта укыганда Арчага якын бер авылда, Бирәзәбаш булып чыкты ул, бәрәңге алырга килүен искә төшерде.

Аннан Айгөл ханым бик теләп балачак хыялларын искә төшерде. Башта милиционер булам, дип йөри, аннан биюче булырга тели кыз. Башлангыч сыйныфта укыганда шигырьләр, мәкаләләр  яза. Укытучысы Әсма апа аларны газеталарга җибәрә. “Авылым-горурлыгым” дигән мәкаләсе өчен 1 сум 50 тиен гонорар килүе, аңа кургашка төрелгән конфет алып кайтуы турында әле дә хәтерли ул. Менә шул аның хыялларына нокта куя. Хәзер ул прозаик, шагыйрә, драматург буларак китап укучыларга таныш.

– Үземне шагыйрә дия алмыйм, күңел кушканга гына язам. Пьесалар китабым чыгуы – драматургия өлкәсенә беренче адымым. Мин проза әсәрләре иҗат итәм, – диде ул. – Яшүсмерләр өчен дә язам. Чөнки язучылар ул темага бик тукталмый, ә яшьләр сорый. Темаларны тормыштан алам, һәрберсендә кеше язмышы, – диде Айгөл Әхмәтгалиева.

Балалар өчен “Болытта җиләк үсә”, яшүсмерләр тормышын чагылдырган “Мин гашыйк булдым”, әхлакый теманы үз эченә алган “Синең өчен яшим” дигән әсәрләрен китап укучылар чират торып укый, “Таллы күлдә былбыл бар”, “Ак читек” китаплары, “Туташ” романы, Хәния Фәрхи турындагы китабы, “Сагынган  чакларымда” исемле пьесалар җыентыгы да,  һичшиксез, үз укучыларын табачак, драматик әсәрләре сәхнәләрдә куелачак. Орнашбашлар “Сагынган чакларымда” дигән пьесасыннан өзек тә күрсәттеләр ул көнне, быел шул пьесаны сәхнәләштерүләре турында әйттеләр.

Ә, беләсезме, “Синең күзләр” дигән кинофильмга сценарий язучы да, хитка әверелгән “Ак чәчәкләр” җырының авторы да (Вил Усманов көе), Зифа Кадыйрова әсәрләрен редакцияләүче дә Айгөл Әхмәтгалиева. Әнә шул ак чәчәкләре кебек ак күңелле, саф хисле, матур күңелле ханым икән ул үзе дә.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2018/12/21/ak-chachaklar-kebek-ak-k-elle-hanyim-2/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение