События

Арча кызы Камилә «Хәзинә» конкурсында җиңде 26.12.2018

Арча кызы Камилә «Хәзинә» конкурсында җиңде

25 нче декабрь көнне  Казанда “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Хәзинә” әдәби конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгегә Төркиядән, Чувашиядән, Пермьнән һәм башка төбәкләрдән 11 повесть, утыздан артык хикәя, кырыктан артык хикәя һәм шигырь килгән.

Татарстанда нефть чыга башлауга 75 ел тулу уңаеннан бәйгене «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан утлары» журналы «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә уздырды . Районыбызның 6 нчы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Мостафина Камилә 3 урынны алды һәм 8 меңлек премиягә ия булды. Киләчәктә уңышлары уңышларга ялгансын.

http://arskmedia.ru/2018/12/27/archanyi-6-nchyi-maktabe-ukuchyisyi-hazina-konkursyinda-3-uryinga-iya...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение