Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча мәчетендә җыелыш узды
11 ноябрь көнне Арча Үзәк мәчетендә район мәчетләрендә дини укулар алып баручы укытучылар семинары булды. Ошбу чарага “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм Диния нәзарәтеннән фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллиннар килгән иде. Шулай ук ошбу чарада күрше Саба районыннан килгән кунаклар да катнашты.
Семинар Коръән укып дога кылганнан соң Айдар Карибуллиның чыгышы белән башланды. Ул ошбу җаваплы хезмәтләре өчен мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде.
Камил хәзрәт Вәлиуллин бүгенге чарада “Фирак әл-Исламия” ягъни Исламдагы агымнар һәм төркемнәр темасына дәрес алып барды.
Семинарның икенче өлеше практик дәрескә багышланган иде. Районыбызның мәшһүр мөгаллимәсе Рая Ахунова гарәп хәрефләрен җайлы ысул белән өйрәтү турында ачык дәрес бирде. Яңа Кишет авылыннан килгән Резеда абыстай үзенең тәҗрибәләре белән уртаклашты. Уздырылган бүгенге чарадан һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат туплады шуның белән бүгенге семинар тәмамланды.
Чыганак: http://trkarcha.ru/archa-m-chetend-yielyish-uzdyi/