События

Арчада район башлыгының чыршы бәйрәме узды 27.12.2018

Арчада район башлыгының чыршы бәйрәме узды

Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм башта чыршы янында  барса, соныннан сәхнәдә дәвам итте. “Яңа ел тамашалары” дигән сәхнәләштерелгән күренештә төп рольләрдә Арча кызы Аделина Фәйзрахманова белән Казан дәүләт мәдәният институтында бергә укыган булачак артистлар булса, биючеләр, җырчылар үзебезнең яшь сәхнә йолдызларыбыз иде. 

Илһамия Гыйлаҗиева үзе генә дә йөздән артык бала (“Сөембикә гөлләре”) алып килгән. Алар нәкъ бөтерчек кебек иде, нинди генә образларга кереп бетмәделәр. Моннан тыш сәнгать мәктәбеннән “Ариэль” бию төркеме (җитәкчесе Эльза Камалова), “Гүзәлкәй” вокаль ансамбле (Гүзәл Минхаерова), мәдәният йорты каршындагы “Аллегро” (Алсу Гарипова) һәм педагогика көллиятенең “Талисман” (Лилия Маликова) бию коллективлары да чыгыш ясады. Сәхнә дә гөрләп торды, тамашачыларны да тик тотмадылар. Искиткеч (чыннан да бик матур) чыгыш, әйтеп бетергесез зур хезмәт. Балаларга истә калырлык чын Яңа ел бүләге булды ул.




http://arskmedia.ru/2018/12/26/archa-madaniyat-yortyinda-rayon-bashlyigyi-chyirshyi-bayrame/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение