События

Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина лаеклы ялга китте 29.12.2018

Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина лаеклы ялга китте

29 декабрьдә  өченче чакырылыш Арча район Советының  чираттан тыш 29 утырышы булды. Аны  муниципаль район башлыгы, Арча район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Утырышта Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, Арча район Советы рәисе урынбасары, Арча район Советы депутаты Л.М.Осинаның вәкаләтләрен срогыннан алда туктату турында гаризасы каралды. Район башлыгы Илшат Нуриев Любовь Осинаның озак еллар районның җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте.

“Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе, район Советы  депутаты Шәйдулла Сәлахов, Апаз авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Ренат Садыйков үзләренең чыгышларында Любовь Михайловнага район оешмалары, җирле үзидарәләр белән тыгыз элемтәдә торып, аңлашып эшләве өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Саубуллашу сүзендә Любовь Михайловна барлык җитәкчеләргә, депутатларга  озак еллар кулга-кул тотышып район мәнфәгатьләрен кайгыртып нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен  рәхмәт әйтте, киләчәктә дә халык арасында булып, райондашларыбызның көндәлек тормышын кайгыртып   эшләргә киңәш итте.

    

http://arskmedia.ru/2018/12/29/archa-rayonyi-bashlyigyi-uryinbasaryi-lyubov-osina-laeklyi-yalga-kitte/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение