События

Кырлайдагы Кыш Бабай иң исендә калган хат турында сөйләде 07.01.2019

Кырлайдагы Кыш Бабай иң исендә калган хат турында сөйләде

Кыш Бабай резиденциясенә быел балалардан 2 меңнән артык хат килгән.

Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә быел 2 меңнән артык хат килгән. Татарстанның төп Кыш Бабае «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең иң исендә калган хат турында сөйләде.

«Бер кыз хат язган. Бер кыз йөри алмый торган, коляскада гына хәрәкәтләнгән бертуган апасының киләчәктә йөри алуын сораганУл хат минем аеруча исемдә калды», — диде Кыш бабай.

Быел резиденциягә 2 меңнән артык хат килгән.» Татарстан һәм чит төбәкләр генә түгел, чит илләрдән дә хатлар килә. Япония, Беларус, Литвадан язалар», — диде ул.

Ул кунакларның күп булуын әйтте. «Элекке елларда да бик күп була иде. Быел Яңа елга бик күп кунаклар килә. Мин кунакларны бик яратам «, — диде ул.

Кыш бабай резиденциянең Кырлайда булуын оптималь дип саный. «Казаннан 80 чакрым — шәһәрдән дә ерак түгел, авыл тормышына да якын. Ә бу өйдә Тукай рухы яши», — дип аңлатты ул.

Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясе Г.Тукай музее бинасында урнашкан. Туристлар арасындагы популярлыгы буенча ул Великий Устюгтагы Дед Мороз резиденциясеннән кала икенче урында.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/31/178114/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение