Чаңгыда кемнәр көчле?

Чаңгыда кемнәр көчле?

Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышлар кызлар командалары һәм егетләр командалары арасында узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Урта Курса, Курса-Почмак, Арчаның 2 нче, 6 нчы мәктәпләре катнашты. Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә.

Кызлар арасында 1 нче урында Иске Кырлай мәктәбе, 2 нче урында Ашытбаш мәктәбе, 3 нче урында Арчанын 2 нче мәктәбе командалары.

Егетләр арасында пьедесталның беренче баскычына Ашытбаш мәктәбе командасы күтәрелде. 2 нче урында Курса-Почмак мәктәбе, 3 нче урында Арчанын 6 нчы мәктәбе командалары. Җиңүчеләр “Арча” спорт мәктәбеннән медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.





http://arskmedia.ru/2019/01/06/cha-gyida-kemnar-k-chle/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение
 
 
Фотогалерея.jpg





Афиша.jpg