События

Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады 09.01.2019

Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады

Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә 1 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

2012-2010 нчы елгы кызлар арасында район чемпионы- Кәче мәктәбеннән Кристина Ефимова . Икенче урында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Ралина Гәрәева, 3 нче урынга Арчаның 2 нче мәктәбеннән Наилә Хәнәфиева лаек булды. Малайлар арасында 1 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шакиров яулады. Икенче призлы урында Арчаның 2 нче мәктәбеннән Камил Сәләхов. Кәче мәктәбеннән килгән Азалия Усманова 3 нче урында. 2009-2007 нчы елларда туган кызлар арасында иң көчлесе- Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова. 2 нче, 3 нче урыннарда Шушмабаш мәктәбеннән Иркә Сәмигуллина һәм Яңа Кишет мәктәбеннән Зөмәрә
Әхмәтшиналар.

Малайлар арасында Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады. 2 нче урында Шушмабаш мәктәбеннән Кәрим Йосыпов. Арчаның 1 нче мәктәбеннән Әмир Сәйфетдинов 3 нче урынны яулады. 2006-2004 нче елгы кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Ләйлә Моратова. Шушмабаш мәктәбеннән Айгөл Фәттахова һәм Кәче мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева 2 нче, 3 нче призерлар булдылар. Егетләр арасында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Динияр Моратов җиңеп чыкты. Арчаның 2 нче мәктәбеннән Илфат Гилазов 2 нче урында. Кәче мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин 3 нче булды.

2003-2001 нче елларда туган кызлар арасында беренче баскычта Кәче мәктәбеннән килгән Эльвира Хазикаева. Яңа Кырлай мәктәбеннән Фирүзә Минҗанова 2 нче урынны яулады. Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар- Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шигапов һәм Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Әмир Нуретдиновлар. Команда беренчелеге төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.

Раушания Зәйнуллина


http://arskmedia.ru/2019/01/08/kache-maktabennan-ilyar-mortazinga-ti-nar-bulmadyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение